|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2020 Мәдәният
Камал театры спектакльләре рус һәм инглиз телләренә субтитрлар белән күрсәтелә башлыйКамал театры онлайн спектакльләр карау мөмкинлеге тудырган өчен, бик күп рәхмәт хатлары ала. Тамашачылар арасында субтитрларны инглиз теленә күчерү, яки аларны бөтенләй сүндереп куюны сораучылар да булды. Ниһаять, бу мәсьәлә хәл ителде! Хәзер спектакльләр рус һәм инглиз телләренә субтитрлар белән күрсәтеләчәк. Кемгәдер субтитрлар комачаулый икән, аны сүндереп кую мөмкинлеге дә каралган. Әлеге функция татар, рус һәм инглиз телле тамашачыларыбызның мәнфәгатен кайгыртып эшләнде. "Без көн дә дөньяның төрле почмакларында яшәүче тамашачыларыбыздан хатлар алабыз. Проектларыбыз үсеше өчен бу бик мөһим. Тамашачылар фикере безгә көчле һәм көчсез якларыбызны күрергә ярдәм итә. Спектакльләр трансляциясен камилләштерүдә дә аларның йогынтысы зур булды. Без бер урында туктап калырга теләмибез, тамашачыларыбыз фикеренә колак салып, тагын да камилләшергә омтылабыз", - диде Камал театры директоры Илфир Якупов.
Камал театры спектакльләрен онлай www.kamalteatr.ru сайтында карага мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|