|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2020 Язмыш
Фитыр сәдакасы күләме ничек билгеләнгән?Фитыр сәдакасы Ураза бәйрәме белән бәйле рәвештә бирелә. Пәйгамбәребез фитыр сәдакасын барлык ир-ат һәм хатын-кызларга, кечесенә һәм өлкәненә, Рамазан аенда бирергә кушкан. "Матбугат.ру"га Татарстанның Диния нәзарәтендә аңлатып үтүләренчә, сәдаканың күләмен Пәйгамбәребез билгеләгән, бу - бер сагъ (якынча тугыз кадак ясмык сыярлык савыт) тулысынча хөрмә, яки арпа, яки йөзем, яки ярты сагъ бодай (яисә он).
Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фәкыйрьләргә моны, бодай урынына, аның акчалата нисбәтендә бирергә мөмкин дип исәплиләр, чөнки фәкыйрьләрнең мохтаҗлыгы бер ризык кына булмаска мөмкин.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|