Туган көннәр
  • 31 Май Миркасыйм Госманов (1934-2010)
  • 31 Май Денис Куляш
  • 01 Июнь Камил Фәткуллин
  • 01 Июнь Виталий Агапов
  • 01 Июнь Минсәгыйть Шакиров
  • 01 Июнь Леонид Толчинский
  • 01 Июнь Фарсель Зыятдинов
  • 01 Июнь Айдар Шакиров
  • 01 Июнь Эльвира Мозаффарова
  • 01 Июнь Резидә Ахиярова
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
  • Минская 30 урамында 1 бүлмәле квартира сдавать ителә! Кап. Ремонттан соң,бөтен әйбер яңа! 13000+ квартплата! Собственник. 89274346231
  • Магистральная 16А урамында урнашкан (Азино)ботен унайлыклары булган 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 15 мең (бәягә коммуналь түләүләр кергән). Телефон: 89874072187 Фотоларны whatsap аша жибэрермен.
  • Минская урамында 1булмэле фатыйр сдавать итэм.Ремонты,мебеллэре хэм техникалары барда яна.89274317587
 

 
Архив
 

               

23.07.2010 Җәмгыять

ТЕЛ ЯЗМЫШЫ – СӨЙЛӘМДӘ

(Илдар Низамов. "ВТ" 23 апрель, 75-76 санда чыккан язмага кайтаваз)

Язманың Интернет-версиясен күзәтүдә утызлап интернетчы катнашты. Кайтавазны бу юлы язма авторы әзерләргә алынды. Чөнки әңгәмәдә катнашучыларның берничәсе кайбер сорауларны ачыклауны үтенеп, авторның шәхси үзенә исем, фамилиясен атап мөрәҗәгать итте. Икенчедән, сорау, тәкъдимнәрнең кайберләре нәкъ менә шушы автор белгечлегенә, аның хезмәтләренә мөнәсәбәтле.

 

Язманың үзәк фикере шул: тел һәм сөйләм төшенчәләре мөстәкыйль мәгънәле фәнни төшенчәләр; аларны бутарга да, синоним итеп кулланырга да ярамый. Тел – кешеләрнең аралашуы максатында сөйләм оештыру өчен иҗтимагый корал-чара. Тел төзелешен (грамматиканы) тәэсирле сөйләм барлыкка китерү өчен өйрәнәбез, хәтердә тотабыз. Сөйләм оештыруның үз фәнни тәртипләре, кагыйдәләре. Аларны да мәктәптә үк үзләштерергә, хәтердә тотарга, көндәлек үтәргә кирәк.

 

Бу язмада сөйләм барлыкка китерү нечкәлекләренең кайбер якларын ачыклау максат итеп куелды. Әлбәттә, ул фәнни күзәтү, анализлау нәтиҗәләре буларак, фәнни-публицистик стильдә язылган. Шундук укып чыгуы, тиз генә аңлавы җиңел дә түгелдер, һәр төр сөйләмнең үз максаты, димәк ки, үз асылы, үз хасияте; барысын бер калыпка салырга ярамый.

 

Кызганыч ки, бу юлы да әңгәмәгә шушы хакыйкатьне төшенмәгән, мәсьәлә белән ихлас кызыксынмыйча, гадәттәгечә, үзен күрсәтү өчен генә килеп кысылган кешеләр булды. Андыйлар бүтәннәр сүзенә дикъкать белән колак салып, белем эстәп утырасы урынга, кыбырсый башлый, ризасызлык белдергән булып, укыйсы килмәүләрен яисә сай йөзүләрен автордан, бүтәннәрдән күреп, теләсә нәрсә әйтеп, әңгәмәне төп юлдан читкә борырга маташа, вакытны, урынны исраф итеп, бүтәннәргә комачаулый.

 

Язмабызның үзендә дә бүгенге татар Интернеты сөйләменең җитди кимчелекләре, аларга сәбәпче булган менә шушындый "интернетчы"лар турында сүз булган иде; туры әйткән туганына ярамаган, ошап бетмәгән, күрәсең. Андыйлар хакында фикер белдерүне "Кайтаваз"ның Интернет-версиясендә дәвам иттерербез әле. Бу юлы темага җитди караган, эшлекле тәкъдим әйткән ике авторыбызның фикеренә генә, барыбызга да кирәкле һәм файдалы булганга, тукталып китүне зарур дип санадык.

 

Беренчесе – сөйләмдә кушма сүзләрне куллану мәсьәләсе. Төгәлрәк алганда, андый берәмлекләрне ничек (кушыпмы, аерыпмы) язу. Бер оппонентымның (Динармы, Дамирмы шунда – миңа барыбер; кушаматлы автор – "маска" ул, аны теләсә ничек атарга була, әйтик, монысына "Д" дип тамга сугыйк ди) фикере бүтәннәрнекеннән үзгәрәк тоелды. Болай ди: "... Мәгънәсе өчен генә сүзләрне кушып язу фикере белән килешмим. Ул юлдан киткәндә нәрсәне кушып язасы, ә нәрсәне юк, истә калдырасы буладыр, аның төгәл чиге булмыйдыр. Мин үзем "һичшиксез", "бераз" кебек сүзләрне дә аерып язам. Тамыр яңа сүз башлый, ә кушымча кушылып языла дигән кагыйдә булса бик гади, уңайлы була. Ә "мин дә" дигәндәге "дә"не сызык аша язасыдыр, мин аны сызык аша язарга тырышам, "татарча" дигәндәге "ча"ны да, боларының басымы чөнки яңа тамыр башланган кебек төшә. Болар әле бик күптән түгел генә аерым тамыр булганнардыр бәлки...". Өзекне автор ничек язса, шулай калдырдык, редакцияләмәдек: тәртипсез, буталчык, томанлы сөйләмне барыбер мантыйклы агымга салып булмас иде. Аңлашылганы шул: ул барлык берәмлекләрне дә аерым-аерым яза, ул кушма сүзне, гомумән, танымый. Моны ул тел фәне төшенчәләре белән аңлатырга да маташа – тамыр үзенә, кушымча үзенә аерым, янәсе.

 

Ә бит шулай "кыланучы" бер ул гына түгел, бездә хәзер кушма сүзләрне кем ничек тели шулай яза да. Бәла шунда: мондый башбаштаклыкны тыючы да, тыя торган кагыйдә-кануннар да юк. Барлык телләрдә дә, халыкларда да бу мәсьәлә белән орфография һәм пунктуация кагыйдәләре шөгыльләнә. Тик татар ана теленең асыл кануннарына нигезләнгән орфография кагыйдәләре, тәңгәл алфавитка тарымаганга күрә, элек тә булмады; рәсми расланганы, кулланышка тәкъдим ителгәне дә (1940 елда кабул ителгәне) искереп, сөрсеп бетте. Күпме үзгәртергә, яңартырга омтылып каралса да, рәсми кабул ителгәне юк. Әдәм көлкесе: бер төшенчәне ике-өч төрле әйтергә һәм язарга кайсы халыкта юл куела, йә?!

 

Куркынычы шунда ки: "Д"ның (нең) фикерләре мәгънәсезлек булып кабул ителми, чөнки алар бәхәскә урын калдыра. Чыннан да "бер үк"не аерым да ("бер үк нәрсәне кабатлый да кабатлый"), кушып та язарга кирәк була ("иртәгә берүк килми калма"). Фикерне төгәл, дөрес язу ихтыяҗы килеп туса, сөйләм оештырганда чынлап торып җаваплылык тойса, төпле уйлый калса, "Д" да (дә) "һичшиксез", "бераз" сүзләрен дә урынына, мәгънәсенә карап ике төрле язарга мәҗбүр булыр иде.

 

Татар сөйләмендә мондый очраклар бихисап, һәр очракта дөрес хәл итү зарур. Югыйсә аңлашылмаучылык, буталчыклык, икеле-микелелек килеп чыгачак, хата китәсен көт тә тор. Әйтик, "әлләкем" ("әлләтагы", "ни эшләргә – нишләргә", "килдекитте" һ.б.) мөстәкыйль ике мәгънәле тезмә берәмлек, икенче очракта ул бер мәгънәле бер берәмлек. Болардан еш кына радио, телевидение, сәхнә сөйләмендә, вәгазьчеләр, нотыкчылар чыгышында омоним (дөресрәге, омофон) барлыкка килеп, мәгънә хилафлыгы килә дә чыга.

 

Аңлашылса кирәк: кәсәфәттән котылуның юлы бер генә: тел белән сөйләмне бутамау. Төшенчәнең мәгънә төгәллеге сөйләмдә генә ачыклана ала. Телдә (мәсәлән, сүзлектә) берәмлекнең (тамырның, кушымчаның, мөнәсәбәтле сүзнең һ.б.) гомуми мәгънә күләме генә тәгаенләнгән, ә иң төгәл төсмере бары кон­крет сөйләмдә генә ачыклана, ягъни ничек әйтелеше һәм язылышы шунда гына тәгаенләнә.

 

Мондый берәмлекләрне сөйләмдә куллану үзенчәлекләре, әлбәттә, канунлаштырылырга, кагыйдә белән рәсмиләштерелергә, үтәлеше катгый күзәтелергә тиеш. Югыйсә аерым сөйләмдә, аерым кешеләр җибәрә торган хата-кимчелекнең хаста-чир булып таралып китүе, гомум телгә зыян салуы да бар. Бер генә мисал. Телнең иң куркыныч, әшәке корткычы – калька менә шундый хаста-чирләргә ябышырга тора да инде. Сугыштан соң сабан туе берәмлеге сабантуй дигән гайре татарча, ягъни урысча уйлап татарча әйтергә азаплану кәсәфәте формасы газет, шагыйрьләр сөйләмендә пәйда булды. Телнең сабан туе рәвешен колорадо коңгызы кебек кимерә-кимерә, аны сабантуй ише койрыксыз бер өтек кисентегә калдырды. Озакламый балатуй, өйтуй дип сөйләшүдән дә тайпынмабыз, ахрысы. Хәлләр шуңа бара. Әнә радиодан татарча әйбәт белә дип даны чыккан зур түрәләребезнең берсе татар тел, урыс тел дип сөйләп азаплана. Ана тел дип (әстәгъфирулла!) сөйләүдән дә җирәнми башларбыз шикелле.

 

Әлеге Интернет әңгәмәдә кузгатылган икенче җитди мәсьәлә – татар сөйләмендә яңа берәмлекләр (неологизмнар) һәм алынмалар мәсьәләсе. Монысы да яңа "төер" түгел, тапталып беткән. Шулай да тормышта бар икән, кешеләрне борчый-уйландыра икән, Интернет әңгәмәгә дә төртеп чыккан, фәнни-гамәли уйлануларга сәбәп булган икән, моңа гамьсез калырга ярамый, фикер уртаклашу файдасыз булмас. Чөнки бу да тел – сөйләм мөнәсәбәтенә бәйле.

 

"МинС" кушаматлы интернетчы (әйдә, М. дип кенә атыйк, "курчакка" барыбердер бит!) болай ди: "... Илдар абый язма теленнән дә (сөйләменнән дип аңлыйк – И.Н.) язма әдәби сөйләм нормаларыннан тайпылышларны (тайпылу дип кабул итәм – И.Н.) очратырга була: "җаваплый алмыйсың" – "җавап бирә алмыйсың" булганда, – "ла" кушымчасы белән яңа фигыль ясау кирәкме? "Нәкъ ноктасына бастыгыз" нәкъ өстенә бастыгыз булса, ни була? В точку попали, чтоли? "Кәсәфәтеннән" монысын, ярар, мин аңладым ди. Ә менә авылда яшәп, газета укучы сеңлем аңлармы икән? Гомумән, бу мәкаләдә татарча вариантлары булган алынма сүзләр күп. Аларны гарәпчә синонимнары белән алыштыру ни өчен кирәк, Илдар абый. Сезне гарәп телендә сөйләшә беләдер дип уйламыйм, димәк, язма сөйләмегезнең "дәрәҗәсен", "сортын" күтәрү өчен генәме? Модага кереп китте бит вә теркәгече кулланып сөйләү. Шуның өчен генә булса, бу, иманым камил, тел иясенә ("сөйләм иясе" дип аңлыйм – И.Н.) бернинди дә дәрәҗә өстәми...".

 

Тел – сөйләм мөнәсәбәтен бутауның, моның зарарлы икәнен күрсәтә торган чын "үрнәк" менә шушы инде ул: Илдар абый сөйләмен конкрет мисаллар белән ("җаваплый", "кәсәфәт" һ.б.) башлап, шуларны урынлымы-юкмы дип фәнни нигездә аңлатып бетерәсе урынга, гомуми тел яссылыгына күчеп китә.

 

Тел – гомуми, ә сөйләм хосусый. Әйтик, телдә "вә" берәмлеге бар. Ә "Илдар абый сөйләме"ндә (аерым алганда, бу текстта) вә бәйлеге бөтенләй дә юк. Шуңа күрә интернетчы монологындагы "мода", "дәрәҗә" кебек төшенчәләр конкрет мәгънәсез, ягъни буш сүз булып кала. Шәхсән минем вә берәмлеген гомумән дә кулланганым юк, шуның бүгенге синонимы саналган һәмне дә бик сирәк кулланам, һәм сүзе саф татар сөйләмендә мәгънә ихтыяҗыннан гомумән кулланылмый, аңа ихтыяҗ да юк; бездә ул фарсы шигырь калыпларын тәрҗемә итәр өчен генә кереп киткән чара. Әйтмә сөйләмдә аны пауза тулысынча алыштыра ала (чын авыл кешесе сөйләменә игътибар итегез), язмада исә аның мәгънә төсмерен белән, берлә, илә, вә мөнәсәбәтле берәмлекләре алыштыра. Өстәвенә әле ике сүзнең берендә һәм, һәм инде дип такылдаган радио дидҗәйләре аны хәм дип, ана телебезнең аһәңлеген бозу "үрнәген" генә ишеттерәләр.

 

"Кәсәфәт" – гарәптән кергән (бәлә, әдәм, сәләм, сүрәт һ.б. кебек үк) татар сүзе. Элекке әдәби әсәрләрдә, вәгазьләрдә еш кулланылып та, берара пассивлашып торса да, Г.Бәширoв, Х.Сарьян әсәрләрендә активлашты. Аларның әсәрләрендә, соңгы елларда чыккан сүзлекләрдә ул лаеклы урынын алган; яшьрәк язучылар да куллана. Чөнки татар аңында нәкъ үз мәгънәсе белән берегү ихтыяҗы бар; берәр эш, га­мәлнең канәгатьсезлек бирә торган, зарарлы булмышын белдерә, ягъни хәзер күпчелек уйлый, әйтә торган сүзнең – начар нәтиҗәнең (результат) синонимы. Татар лексикасы асылында ике мәгънәви төркем тәшкил итә: уңай һәм тискәре мәгънәле. Нәтиҗә – уңай мәгънәле берәмлек. Аның белән оешкан тезмә уңай мәгънәле берәмлекләрдән генә торырга тиеш. Авария нәтиҗәсендә ... кеше үлде; су басу нәтиҗәсендә ... йорт су астында калды" дип әйтү – мәгънәсезлек. Ә "начар нәтиҗә" дип әйтү каршылык төсмере калдыра, өстәвенә татарга хас булмаган күпсүзлелек. Кәсәфәт – бөтен яклап камил берәмлек.

 

"Илдар абый" сөйләмендәге Интернетны тоемлаган "бәхәсле" мисалларны, читкә китмичә, тел яссылыгында гомумиләштермичә, нәкъ менә шушы сөйләмне барлыкка китергән мотивларга таянып, анализлау файдалырак булыр иде.

 

Ниһаять, "кайтавыз" язарга этәргән өченче сәбәп – ул менә әле телгә алынган интернетчыларыбыз, ягъни татар теле, татар сөйләме өчен борчылып, аны белергә, кулланырга омтылган милләттәшләребез белән янәшәдә бу хакта сөйләшүне файдасыз, хәтта мәгънәсезлек дип санаган кемсәләрнең дә булуы. Мәсәлән, әңгәмә азагында берәү (Соры корт) болай ди: "Бу су буе, нигездә бернинди мәгънәсе булмаган язмалар, мөгаен, гонорар алу өчен генә языладыр. Филологларның төрле методикалары, төзүчеләрнең бер кочак регламентын хәтерләтә: эштә бер тиенгә кирәге юк, тикшерүче килсә, шунда актарынырга тотына, чөнки башка берни дә белми. (Белсә, әбисенең ыштан бөрмәсеннән бет эзләгәнче, эш белән шөгыльләнер иде...)"

 

Кемсә бу ямьсез күренешне төзүчеләр регламентын тикшерүче мисалында күзалларга маташса да, тел төбендә, әлбәттә инде, татар теле галимнәре, безнең язма. Дөресрәге, аның татар теленә карата мөнәсәбәте менә шушы күзаллавында бик ачык чагыла инде: татар телен ул хөрмәт итми генә түгел, күралмый. Ана теле белән кызыксынучыларга, аларның фикерләренә төкерә генә. Шул мөнәсәбәттә ул үзенең чын йөзен ачып сала. Белегез: татар әбиләрендә беркайчан да, бер җирендә дә бет булмады. Бет үрчергә бөтен шартлар тудырылган коточкыч сугыш елларында да алар көлдән селте суы ясап булса да юындылар, бетне якын җибәрмәделәр. Ә менә "бет эзләү, бет чүпләү" гыйбарәсе халыкта яши бирә. Сөйләмдә юл куелып, аралашуга, аңлашуга комачаулый торган, телнең хәсиятен, аһәңен вата, җимерә, ямьсезли торган кимчелек-хаталарны без дә образлы рәвештә бет белән чагыштырабыз. Килешегез, төрледән-төрле җитди сәбәпләр аркасында татар сөйләмен бүген хата басты, ул телнең үзәгенә, җелегенә үтеп керә бара. Чүпләп, сытып, кортып бетерә бармаганга, бет әрсезләнеп, үҗәтләнеп үрчи бирә. Милләтебез, телебез саклансын, яшәсен, дисәк, алга таба моңа юл куярга ярамый. Шөкер, бу хакта укытучыларыбыз, галимнәребез, халкыбыз кисәтә килә, сак булырга өндәп тора. Без игътибар иткән язмаларның нигезендә шул изге теләк ята. Аларга битараф калырга, "бернинди мәгънәсе булмаган язма" дип тибәрергә чакырган "соры кортлар" белән интернетчылар килешмәскә тиеш иде. Хәер, әле дә соң түгел. Сөйләмебез саф татарча, камил, үтемле, тәэсирле булсын дигән изге максаттан әйтелсә, кирәкле файдалы сүз-киңәш-тәкъдимне кайчан да әйтү фарыздыр.

Илдар НИЗАМОВ
Ватаным Татарстан
№ 148-149 | 23.07.2010
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№14 (50282) / 28.07.2010 19:23:52

Илдар энем, тел белгече икәнсез, "әбинең ыштан бөрмәсеннән бет эзләү" нең юк эш белән шөгелләнүне аңлатканын белергә тиешсездер, чөнки "татар әбиләрендә беркайчан да, бер җирендә дә бет булмады" (урыслар карангы бүлмәдә, анда булмаган кара мәчене юллау ди),шулай булгач, сезнең тел белгече икәнлегегезгә зуууур шигем бар...

№13 (50277) / 28.07.2010 17:27:51

Темадан читтәге сорауларга әзерлегең җитмиме соң? "Узькая списиальность"ме соң үзеңдә,АКУЛА ПЕРА?
Ответь по факту. Значет куркасың,понятно....

№12 (50242) / 28.07.2010 09:52:31

Лозунг-сораулар тема буенча түгел.

Сораулар авторы Нухның татар теленең чисталыгы өчен көрәшү тарихын белми.

Авторның, "чиста" татар телендә аралашу hәм лозунгларын язу мөмкинлеге алу өчен, кире Азатлык сайтына кайтуы сорала.

Хэ-хэ.

№11 (50229) / 28.07.2010 06:34:54

Ник татарда гына булган сүзләрне кеше аңламаслык итеп,"урысча" сөйлиләр язалар???
Татар теленең чисталыгын кайчан яклый башлыйсың?
Исем фамилияләребезне дөрес язмыйлар.Нигә чит сүзләрне бозган татарга бәйләнәсең? Татар сүзләрен бозганнарына бәйләнергә куркасыңмы?

Әй Татарым,мескенгә әйләндең.

№10 (50227) / 28.07.2010 00:39:57

Илдар абыйны бик хөрмәт итәм.
Тик Нух белән дә 100 % килешми мөмкин түгел.

№9 (50226) / 28.07.2010 00:31:45

Мәкаләне (мәкәләне))) укып чыгарга туры килде. Башымда бер генә дә тулыклы тел-сөйләм кагыйдәсе калмады. Калды - авторның агрессиясе. Ни теләгәнен үзе дә белми бугай дигән уй.

Соры корт, имеш, татар телен \\\"күралмый\\\", \\\"төкерә\\\", \\\"чын йөзен ачып сала\\\". Ниндидер, теге, Сталин заманындагы сөйләм. Соры кортның татар телен яратканын барыбыз да беләбез, чөнки, яратмаса, бу форумда утырмас иде ул, безне акыллы, төпле фикерләре белән сөендермәс иде. Тел галимнәрен, бәлки, яратмыйдыр да, тик анысы аның эше - хакы бар.

МинСнең дә фикерләре сокланырлык. Бу мәкаләгә комментарие генә дә ни тора!

Динарда тукталсагыз шәп буласы булган икән, без аны сирәк укыйбыз, чөнки татарча язмый. Менә сезгә эш фронты - тикшерегез, өйрәнегез, төзәтегез шуны. Бәлки, сез өйрәтә алырсыз. Әйтим инде, мәкаләгезнең Динарга кагылган өлешен укып та тормадым - алай ук мәгънәсезлеккә чыдый алмый башым.

Ил, бәлки, реформаларны туктатып торыргадыр? \"Мәкалә\"не \"мәкәлә\" дип язаргамы? Ә аннары ничек укырга?))) Урыстан яисә Көнбатыштан кергән сүзләрне дә \"татарчалатырга\"мы? Мәсәлән, \"комплекс\" сүзен \"комплекыс\", \"нефть\" сүзен \"нифет\" дип яза башларгамы? Тыпырчынмагыз әле, зинhар.

И.Н. дигән авторга (\"кемсәгә\" дип әйтмәкче идем - телем әйләнмәде))) алынган гонорарын бәрәкәт белән генә тотуын телим.

№8 (50223) / 27.07.2010 23:02:47

МинС,
о!!!
полный мәвәраәннәһердә сәяхәт!! :)

Песи,
мин менә тел галиме түгелмен.
әмма минемчә, реформа кирәк орфографиягә.
чыннан да
әдәм бәлә сүрәт - логичнее.

ә \"сәләм\" варианты сүзлектә болай да бар инде.

№7 (50214) / 27.07.2010 20:45:41

Илдар НИЗАМОВ - тел галиме түгелме соң ул? Тел галиме була торып, /бәлә, әдәм, сәләм, сүрәт/ дип язамы??? Үзе үк телебезне боза булып чыга түгелме соң?

№6 (50190) / 27.07.2010 13:29:16

Матбугат.руның ма биһил-ифтихар улган И. әфәнде! Сизә сүземи ошол рәвешле агаз кылуым өчен һич гаҗаиб улмаңыз. Ошбу мәкаләгези укып вә кәндү атыми бакып, мәэюс олдум. Ибгад итми генә, шуны әйтәм, шүриш дәйү аңламасаңыз иде, зинһар:
Бәним сүзләрими мөбтал иткәнсез... Вә ма әшбәһе залик, кальбән әфкярләри дә тәхтыйэә әйләгәнсез. Әфгалләриңизә вә кәлимәләриңизә бакыйынҗа, тәхфифән әйткәндә, тәгаззым теләйсиз шөйлә...
Аныңчүнким, бән үзем мөтәрәддид бәндәмен, мөбахис та, мөганид да дәйил. Мадамелхәят телгә мөкиббән олдум, телимизи сәүдегим үчин бәгъзы сәнәләрдә чук газаплар кәчирдим (дәхи зәхмәтдин калдым!), вәләкин кальбемдә һич заман кимсә берәүгә касд кылу ихтыяҗым олмаз.
Хәйфа ки, бәңа золмән, бихәйр хаһанә куйган көньяңыз һушымны алды...
Вә һакәза.
______________________________

Менә, И.Н. әфәнде (Илдар абый дигәне ошамагач, шулай языйм инде), югарыдагы гарәп сүзләре дә, сез әйткәнчә, Элекке әдәби әсәрләрдә, вәгазьләрдә еш кулланылып та, берара пассивлашып торса да, соңгы елларда чыккан сүзлекләрдә лаеклы урынын алган; кайберләрен яшьрәк язучылар да куллана.торган сүзләр. Аларны да кайтарыйк, һәрберсе бик матур яңгырый бит. Һәрберсенең үз мәгънәсе бар (гарәп сүзләреннән бер генә мәгънә эзләү - ай-һай,мөмкинме?!) КәсАфәтнең "сакау" сә хәрефе белән языла торганы бар, "сәнәк син" хәрефе белән язылганы бар, аңлавымча, икенчесен күз алдында тотасыздыр кебек, ләкин ул зарар, зыян мәгънәсен бирсә дә, "йомгак" (итог) мәгънәсен белдерми һәм нәтиҗә сүзен тулысынча алыштыра алмый, мәсәлән, тикшерү нәтиҗәсе - бу очракта уңай мәгънәме, тискәре мәгънәме? "Нәтиҗә" сүзенең бары уңай мәгънәсен эзләгәнче, аның функциональ-стилистик кулланылышын искә алу дөресрәк булыр иде, чөнки ул - рәсми сөйләм берәмлеге, гомумхалык сөйләмендә бөтенләй кулланылмый. Үзегез үк //Тел – гомуми, ә сөйләм хосусый.// дип язасыз ич. Ай-һай, хәтәр тәгълимат! Сөйләм хосусый булгач, кем ничек тели, шулай сөйләшә дигән фикергә урын кала түгелме?! Билгеле булганча, сөйләмнең гади һәм әдәби төрләре бар. Гади сөйләм, чыннан да, хосусый, 100 % килешәм. Әдәби сөйләм (язмасы да, телдән башкарылганы да) лингвистик яктан хосусый була алмый, чөнки кагыйдәгә буйсынырга тиешле сөйләм (паралингвистик яктан хосусый була алса да). Димәк,сез күрсәткән мисаллар(бәлә, әдәм, сәләм, сүрәт һ.б.)- әдәби тел (һәм әдәби Я З М А сөйләм) нормаларын бозуыгызның (хосусыйлаштыруыгызның) ачык мисалы.
Бер яктан караганда, хосусыйлаштыру заман таләпләренә җавап бирә торган уңай күренеш кебек.(шәхеснең индивидуальлеге аның сөйләмендә чагыла, сүз дә юк). Тик тел һәм сөйләмне бер-берсеннән аерып куеп, беренчесен структурализм чорында өйрәндек - җиттте дип, ә хәзер функционализмга фанатларча бирелү - ай-һай, дөресме икән????

Ярар инде, теге абый әйтмешли, "жираф большой, ему видней".

№5 (50102) / 25.07.2010 16:09:26

№1 Мансур. Оренбур,
узган язмасында ягъни мондагы №2471 дә ул әле аны рәсми орфография белән язган: афәрин, бәрабәр, таләп.

бу темага 13енче июль көнне айсикюда бер кешегә фикеремне әйткән идем:
<<сәлам дип әйтәсе түгел ич инде аны
шулай языла гына ул
тарихи сәбәп...
ялгыш принцип ул гомумән>>
монда мин ялгыш принцип ул диеп гомумән тарихи принципны әйтмәдем, ә бары тик шушы гарәп сүзләрендә "әлиф" хәрефе торган урыннарда гел "а" йазыу принцибы турында әйттем.

менә и.н. та шундый фикергә килгәндер, хәзер үзе дә рәсми орфографияне махсус үтәмәй башлагандыр. ә үзе шуны "бәлә" ди.. әй монда "бәла" дигән икән әле! хм.. гел "ә" йазмаган, димәк, нигәдер... тыючы кануннар булмавы бәла дигән. алла сакласын.

<<Бәла шунда: мондый башбаштаклыкны тыючы да, тыя торган кагыйдә-кануннар да юк. ... Күпме үзгәртергә, яңартырга омтылып каралса да, рәсми кабул ителгәне юк. Әдәм көлкесе: бер төшенчәне ике-өч төрле әйтергә һәм язарга кайсы халыкта юл куела, йә?!>>
"рәсми кабул ителгәне юк" - ничек инде юк??? и.н. официаль галим дә түгелме соң әле ул?? шаккатмалы. мәктәп дәреслекләрен ачып карагыз, ул кагыйдәләр рәсми кабул ителгән булып чыга ич инде мәктәп дәреслегендә булгач.
Ә андый тыя торган кануннар булуыннан алла сакласын. Тел галимнәре кеше сөйләшүен өйрәнеп, ул кагыйдәләрне ачыклап, грамматика китабына яза, киресенчә түгел диергә була. Андый кагыйдәләр булса ул "хәсият" диеп язуыгыз өчен нишләтерләр иде икән сезне? 1000 тәңкә штраф?? ))

№4 (50101) / 25.07.2010 15:45:15

төзәтү: хәзерге татар язмалары

№3 (50100) / 25.07.2010 15:43:54

"Өзекне автор ничек язса, шулай калдырдык, редакцияләмәдек"
төзәткәнсез, бер ничә урында, миңа иң ошамаганы бу бугай:
"нәрсәне юк, истә калдырасы" дигән җирдә өтер куюыгыз.

<<Ә бит шулай "кыланучы" бер ул гына түгел, бездә хәзер кушма сүзләрне кем ничек тели шулай яза да. Бәла шунда: мондый башбаштаклыкны тыючы да, .......... көлкесе: бер төшенчәне ике-өч төрле әйтергә һәм язарга кайсы халыкта юл куела, йә?!>>
килешмәйм, монның кагыйдәләре бар.
мин дә ул кагыйдәләр белән яза беләм. ягъни фәлән очракта аерып язасы, фәлән очракта кушып язасы, кайсы төштә өтер куясы кебек кагыйдәләрне мин беләм.
и.н. ның бу язуыннан имештер хәзер инде кешеләр ул кагыйдәләрне санга сукмый, һәр кеше үзенчә яза булып аңлашыла. моның белән килешмәйм. мисал өчен шушы матбугат.ру дагы барча язмаларны карап чыксагыз да, андый хаталар юк. и.н. татар хәзерге язмалары белән таныш түгел булып чыга.
әмма интернетта "дә"не кушып язу очраштыргалый.

№2 (50097) / 25.07.2010 15:24:38
№1 (50022) / 23.07.2010 18:29:36

Илдар әфәнде!
Язмагызны игътибар белән укырга тырыштым. Үземне телебезгә битарафлар рәтенә кертмәс идем. Тик менә Сезнең татар орфографиясен ирекле куллануыгыз гаҗәпләндерде мине. Әллә күземә күренәме, күзлегем дөрес күрсәтмиме дип, лупа белән караган урыннар да булды. Менә алар:
\"Кәсәфәт\" – гарәптән кергән (бәлә, әдәм, сәләм, сүрәт һ.б. кебек үк) татар сүзе.\"
\"телнең хәсиятен\" - бу мисалларда элегрәк \"а\" хәрефләре дә языла иде кебек. Әллә кагыйдәләр үзгәреп, мин ишетми калдыммы? (мәктәпне тәмамлаганыма 46 ел шул инде!)

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте