|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2020 Җәмгыять
"Бу котылгысыз хөкем карары кебек яңгырады": Бәби көтүче Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваны Мәскәүгә алып киткәннәрШагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева, табиблар кисәтүләренә карамастан, бала табарга тели дип язган идек. Куркыныч зур булуга карамастан, табиблар аңа һәрьяклап ярдәм вәгъдә итәләр. Лилия үзе исә туачак сабыйның сәламәт булуы хакында яза: "Сынаулар айлары узды, консилиумнарда безне: "Өзәргә кирәк!" - дип куркыттылар. Бу котылгысыз хөкем карары кебек яңгырады! Мин барысын да аңлыйм, менә хәзер реамобильдә Мәскәүгә барганда да уйлыйм: без тормыш иптәшем белән җиңел юл сайламадык, гәрчә гомер буе җиңел юл сайламасак та. Куркуга карамастан, без тормышны сайладык һәм мин үкенмим, чөнки бу бик яхшы. Хәзерге вакытта бала сәламәт - бу бәхет түгелме!?
Аз гына гына вакыт калып бара, без иншалла, яңа елмаюны күрербез, сабый тавышын ишетербез һәм әти-әни булуның бәхетле минутларын сизәрбез", - дип яза Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева.
Моңа кадәр язган идек: "Табиблар аңлый - бу минем бердәнбер шансым!": Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева бәби көтә (ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|