• 20.01 "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте". Кариев театры, 13:00
  • 21.01 "Хикмәт әкиятләре". Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Беренче музыкаль ТМТВ балалар премиясе. Уникс. 18:30
  • 23.01 "Озын-озак балачак". Кариев театры, 18:00
  • 28.01-31.01 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 28.01 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 13:00
  • 30.01 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:00
  • 12.02-18.02 Мунча ташы. Уникс. 20:00
  • 18.03 Айдар Галимов. Ленин клубы. 18:30
Туган көннәр
  • 20 Гыйнвар Минтимер Шәймиев
    20 Гыйнвар дәүләт эшлеклесе
  • 20 Гыйнвар Фердинанд Хафизов
    20 Гыйнвар актер
  • 20 Гыйнвар Җәмилә Низаметдин
    20 Гыйнвар җырчы
  • 20 Гыйнвар Азат Зыятдинов (1939 — 2017)
    20 Гыйнвар галим
  • 21 Гыйнвар Фирзәр Мортазин
    21 Гыйнвар җырчы
  • 21 Гыйнвар Эльнара Нурмөхәммәтова
    21 Гыйнвар җырчы
  • 21 Гыйнвар Иван Егоров
    21 Гыйнвар дәүләт эшлеклесе
  • 21 Гыйнвар Наил Мөхәррәмов
    21 Гыйнвар галим
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
    23 Гыйнвар язучы
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
    23 Гыйнвар журналист
  • 18.01.21 Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • 17.01.21 Бик яхшы сыйфатлы, үзебезнең умарталыктан бал сатам. 3л -110 сум, кәрәзле бал - 700 сум, чикләвекле бал(550 мл) - 500 сум. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге бар. Күпләп алучыларга яхшы скидкалар. 89625497103
  • 16.01.21 натяжной потолокка диаметры 4см.янып чыккан лампа кирэк иде.булмэдэ артык якты-буш тормасын очен. Казан 89 393 75 70 48
  • 15.01.21 Кварталның Ф.Әмирхан урамында бер бүлмәле фатир снимать итәргә начар гадәтләре булмаган бер татар кызы эзлим. Барлык уңайлыклар бар. Айлык туләү - 13000 (6.500 сум). Тел.: 89393079089, 89179068047.
  • 15.01.21 Биектауда 1 булмле фатир арендага бирелэ Юбилейная урамы, барлык унайлыкларда бар. 89655953070
  • 14.01.21 1 булмэле фатир Академика Глушко урамында тэртипле (моселман) гаилэгэ арендага бирелэ. Мебель бар. 13 мен+ коммуналка+залог. Собственник. 8-98-69-17-51-15
  • 14.01.21 Минская урамында 2 булмэле квартира арендага бирелэ. Собственник 8-98-72-976-453
  • 12.01.21 Лада калина машинасы сатыла.2016 елгы. 89274740656
  • 12.01.21 Казанда Новоселья урамында оч булмэнен берсе буш. кызлар керэсегез килмиме . 89277896680
  • 11.01.21 Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.

 
 

 
Архив
 

               

04.05.2020 Җәмгыять

“Тән сызлауга көчкә түздем”

Казанның бер хастаханәсендә эшләүче Илсөяр Габбасова (шәхси сәбәпләр аркасында исеме үзгәртелде) коронавирус белән авырткан. Табиб булгач, әлеге чир турында сораштырыйм дип кенә шалтыраткан идем. Баксаң ул, бер ай авырган. Башкаларга гыйбрәт булсын дип, ул үз кичергәннәрен сөйләде.

 – Вирус юк бит ул, гадәти грипп инде дип сөйләүчеләр теңкәмә тиде. Ничек булмасын соң?, – ди Илсөяр. – Мартның 20ләре иде. Иртән йокыдан торыйм дисәм, аякка басып булмый. Бөтен тәнем сызлый. Кыйнап ташлаганнар мени. Табиб булсам да, вирус эләккәндер дип уйлап та карамыйм. Югыйсә, безне коронавируска күптән әзерләгәннәр иде. Алдагы көнне катырак эшләп ташлаганмын дип күңелне юатам. Борыннан да ага, күзләр дә яшьләнә. Күңел яхшыга юрый. Димәк, коронавирус түгел.

 
Илсөярнең борыны биш көн юешләнеп тора. Ә аннары бөтен тамагы яна, сулыш алу кыенлаша. Ул урынга егыла. Тән температурасы күтәрелә. Табиблар килеп укол ясап китә, дарулар язалар. Аны өйдә дәваланырга калдыралар.
 
– Бөтен гәүдәм калтырады. Яшәү белән үлем арасында идем. Ярый ла, дарулардан соң сулыш алуым җайланды. Ә менә ике көн күзгә әллә ниләр күренеп саташтым. Тән сызлавына түзеп булмады. Ә ул ютәлне әйтеп-аңлатып булмый. Бертуктаусыз йөткердем бит. Күзем чыгамы дип торам. Авыруны кемнән эләккәнен дә белмим дә. Бер дустым Мәскәүдән кайткан иде. Аны да тикшерделәр. Аның анализлары начар чыкмады. Шуңа да кемнә эләккәндер, белмәдем, – ди ул.
 
Илсөяр табиб кушканнарны тыңлый, өйдән чыкмый, балалары белән аралашмый. Организмы озак көрәшә. Берәр атнадан соң тамакта торган корылык бетеп, какрык килә башлый. Ә ютәле бер айга сузыла. Ул чактагы баш авыртуын ул беркайчан да онытмам, ди.
 
– Вирустан котылам дип имбир, лимон ашаучылар да шаккаттым. Мин аларны ел буе ашый идем. Тик вирус сукты да екты. Нәрсә ашаганны сорап тормый икән ул. Кулларны моңа кадәр дә юып тора идек. Коронавирусның кая килеп чыгасын белеп булмый икән. Кырык ике яшемә кадәр бер дә авыртканым юк иде. Шушы көннәрдә яңадан беркат тикшерендем. Бар да яхшы. Кешеләргә әйтер сүзем бар – сакланыгыз, бар ул вирус!
 
Гөлгенә ШИҺАПОВА

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.05.2020
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№8 (908370) / 07.05.2020 23:32:47

Бар ул коронавирус.Безгә тв да ялган күрсәтмиләр.
Күп кеше үлә башлагач-статистика башлана--сугыштагы кебек.Минем сүзләр түгел......
Кайсы дуракны кертсеннәр хәзер,приемный покойга.
Кешеләр төрле,акчалысы курыкмый.Акчалы кеше әйтә-акчасызга,әлегә әйтә-ул әле добрый-өеңдә утыр-исән каласың -ди.

Миңа калса-бу спектактаклҗ вакытыннан алда башланды--буш залда бара,тамашачы әле килә генә....
Мәскәү-үз йөзен саклап калыр-үлүчеләр кемнәр?Кемгә кирәк-трупы--исемнәрен әйтүче юк..

Мин баштан китайларны җәлләдем,аннары италия кешеләрен,Мәскәү -ябык.


№7 (908362) / 06.05.2020 18:28:34

Значит болай була инде, йөрисең шулай,бервакыт каяндыр коронавирус килеп төшә. Маска кисәң дә, лимон белән имбир ашасаң да, вирус барыбер эзләп таба. Димәк, теге самоизоляция дигән нәрсәнең файдасы юк булып чыга. Маска кию дә чирдән коткармый. Менә безне 65-яшьтән узганнарны бигрәк кешегә санамадылар инде, өйдән гел чыгарга ярамады. Әйтерсең лә без коронавирус чыганагы. Өстәгеләрнең башы бөтенләй эшләми башлады ахры. Ә интервью биргән бу медикны исем-фамилиясен, кайсы больницада эшләгәндә коронавирус эләктерүен язарга иде. Югыйсә ышандырмый.

№6 (908360) / 05.05.2020 23:21:39

Бу "брач" апа сэйлэгэн симтомнар белэн мин 2017 елнын декаберендэ ук чирлэдем.Эстэгьфирулла,мин короновирус белэн 2 ел алдан чирлэп куйдым микэнни?

№5 (908359) / 05.05.2020 23:21:38

Бу "брач" апа сэйлэгэн симтомнар белэн мин 2017 елнын декаберендэ ук чирлэдем.Эстэгьфирулла,мин короновирус белэн 2 ел алдан чирлэп куйдым микэнни?

№4 (908358) / 05.05.2020 21:32:44

Экият!!!
Врачлар акча очен анасын да сайта хэзер...
Шул хэтле саклану чаралары куреп тэ УЗЕ ВРАЧ БУЛА ТОРЫП ТА чирлэгэч, ОЙДЭ УТЫРУ, МАСКА КИЮ, МАСКА КИМЭГЭН, УРАМГА ЧЫККАН КЕШЕЛЭРНЕ АКЫРТЫП ШТРАФ САЛУ, БОТЕН ЭКОНОМИКА НА ЖИМЕРУ, БАЛАЛРНЫ МЭГЭРИФ СИСТЕМА СЫН ЖИМЕРЕП НАДАН КАЛДЫРУ, МЕДИЦИНА СИСТЕМАСЫН ТАМЫРДАН КОРЫТУ КЕМГЭ КИРЭК???
БУ ТАТАР МАТБУГАТЫ ШУЛ ХЭТЛЕ НАДАН, ДОНЬЯДАН АРТТА КАЛГАН, ТУРЭ АБЗЫЙ НИ КУШСА ШУНЫ ГЫНА ,ЗЫП УТЫРУЧЫ ШЫР ЯЛГАН МАТБУГАТ!!!
ЭЗЕРЭК ЧИТ ИЛНЕН БЭЙСЕЗ ГАЛИМНЭРЕ, ПРОФЕССОРЛАРЫ, ЖУРНАЛИСТЛАРЫ, ДОКТОРЛАРЫ, ДЕПУТАТЛАРЫ СОЙЛЭГЭННЕ ТЭРЖЕМЭ ИТЕП БУЛСА ДА ЯЗАРГА КИРЭК!
СЕЗНЕ УКУЫ КЫЗЫК ТУГЕЛ!
ТАТАР ХАЛКЫН МЫСКЫЛ ГЫНА ИТКЭН КЕБЕК....

№3 (908356) / 04.05.2020 23:48:16

Абау, Ватанымда шундый хаталар булгач инде... Кеше авыртмый, әгъза авырта. Кеше авырый!

№2 (908355) / 04.05.2020 21:24:56

"коронавирус белән авырткан", "кемнә эләккәндер",
"лимон ашаучылар да шаккаттым"
Татарның үрнәк гәзите шулай язгач, "кашыклап" кына тел өйрәнүче татар баласыннан ни көтәргә инде?!

№1 (908354) / 04.05.2020 18:14:06

Шул бер дэ авырмаган кешелэр авырый инде ул. Чонки анын иммунитеты булмый. Безнен кебек ел саен хроник бронхит белэн интексэ, алай ук булмас иде.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar