|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2010 Җәмгыять
ЗИНА КЫЛГАН ӨЧЕН АЛЛАҺ БЕЗНЕ ДӘ ҖӘЗАЛАМАГАЕКазанда Гаврилов урамындагы комлыкта ике кыз белән бер егет ачыктан-ачык бар кеше алдында җенси мөнәсәбәткә кергәннәр. Ахырзаман җитә диюләре хактыр, күрәсең. Көн саен булып торган һәлакәтләргә, озакка сузылган корылыкка, табигый бәла-казаларга гаҗәпләнәсе дә юк кебек. Ходай Тәгаләнең кешелекне кисәтүедер бу... Сезгә оят түгелме, кызлар?
Урам уртасында егет белән кызның үбешүе инде хәзер гадәти хәлгә кереп бара, көндезләрен телевизордан күрсәтелә торган мәхәббәт уены күренешләренә дә ияләштек кебек. Ә менә бар кеше алдында үсмер кызларның 27 яшьләр тирәсендәге егет белән җенси мөнәсәбәткә керүе башка сыймаслык хәл. Кеше оят, уңайсызлану, әдәп дигән төшенчәләрне онытып, хайвани затка әверелә барамы әллә?
Саимә ханым Латыйфуллина туган ягы – Казанга Магнитогорск шәһәреннән кунакка килгән булган. Иптәшләре белән Казансу елгасы буена ял итәргә чыкканнар. Кинәт якындагы агач төбендә яшьләрнең ямьсез гамәлләрен күреп ул өнсез калган. «Татар милләте, башкалабыз өчен шундый оялдым. Сезгә оят түгелме, дип кызлар яннарына барсам, тегеләрнең исләрендә дә юк икән: «Син бездән көнләшәсең, чөнки ирең канәгатьләндерми, үзең без кичергән хисләрнең нәрсә икәнен дә белмисең», – дип мыскыл итә башлаганнар. Бу сүзләргә түзеп тора алмаган хатын кызларга фахишәләр дип ябырылган. Шуннан киткән аңлашу – ямьсез сүзләр белән дә, йодрыклар белән дә... Саимә ханымның иптәш кызы хәтта ирене каты ярылып хастаханәгә барырга мәҗбүр булган.
Баксаң, Казанда мондый хәлләр еш очрый икән. Узган ел комлыкта кайбер кызларның бюстгалтерсыз йөрүләрен күреп гаҗәпләнгән идем, быел әнә бөтенләй шәрә калганнар. Габишев урамы тирәсендәге урман посадкасында да ике кызның мәхәббәт белән шөгыльләнгәнен күрүчеләр булган. Безнең балаларыбыз нинди заманда яшәр? Ходай үзе сакласын...
Җәза
Көньяк Италиядә Помпей дигән кечкенә генә шәһәрчек урнашкан. Анда туристлар еш килә. Биредә безнең эраның 79 нчы елында юкка чыккан борынгы Помпей шәһәренең хәрабәләре саклана. Якында урнашкан вулкан атып шәһәр 3 метр калынлыктагы көл белән капланган. Археологик казу эшләре барышында тарихчылар шәһәр калдыкларын тапканнар. Ләкин иң хикмәтлесе: мәетләр мең елдан соң да әллә ни үзгәреш кичермәгән. Әллә көл капланган булгангамы, черемичә сакланган. Кешеләрнең кайсы ашаган җирендә үлгән, кемдер эшләгән урыннарында вафат булган. Ләкин археологлар казып чыгарган гәүдәләрнең күбесе төрле позада мәхәббәт белән шөгыльләнгән вакытларында катып калганнар. Парларның күбесе бер җенестән. Араларында яшьләр, балалар да бар. Ул заманда бу шәһәр һәр яклап алга китсә дә, кешеләр рухи яктан бик ярлы булганнар. Бай тормышта яшәгән халыкның күбесе күңел ачу урыннарында, спиртлы эчемлекләр кулланып, ярымшәрә кызлар чыгышларын күзәтеп, җыен тәртипсезлектән ләззәт алып ял итә торган булган. Вулкан атып шәһәрнең көлгә әверелүен дин әһелләре, күп кенә галимнәр дә нәкъ менә азгынлыктан тыелмаган өчен Ходай Тәгаләнең җәзасы булган дип аңлаталар.
Коръәндә әйтелгән Лут кавеме язмышы да Алаһының яман гамәлләрдән курыкмаган өчен кешелеккә биргән җәзасы. Ирләр белән ирләрнең яратышып яшәүләрен кисәтү өчен килгән Лут пәйгамбәрне тыңламаганга күрә бу кала кешеләре көчле җир тетрәү кичерә. Метеорит яңгыры барлык зина кылучыларны юк итә.
1999 елда Төркиядә Измит шәһәрендә булган көчле җир тетрәү дә безгә сабак. Фаҗигадә 10 меңнән артык кеше үлә. Вакыйга булыр алдыннан ярымшәрә кызлар катнашында зур бәйрәм оештырылган була. Шунда Ходайны бар дип белмәгән төрек генералы Коръәнне ертырга тотына һәм биюче кызларның аяклары астына ата. Кинәт көчле шартлау тавышы ишетелә, ут баганасы барлыкка килә, 9 баллы җир тетрәү башлана. Измит шәһәреннән мәчет белән мәдрәсә генә сакланып калган.
Бүген дә тирә-ягыбызга карасак, Ходай Тәгаләнең җәзасына күп калмагандыр кебек. Кызлар ярымшәрә йөрүне бернигә дә санамый, егетләр алдында әдәп саклау дигән нәрсә онытыла бара, авызда тәмәке, кулда сыра, яшьләрнең күбесе төнге клублардан кайтып керә белми, адым саен үтереш, талау, җенси азгынлык чәчәк ата... Әле ярый намаз укып, шөкер итеп, дога кылып яшәүчеләребез дә бар. Җәмгыятьне куркыныч афәтләрдән изге күңелле кешеләр генә саклап калса инде. Йа Аллам, рәхмәтеңнән ташлама!
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|