|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2020 Шоу-бизнес
Җырчы Раяз Фасыйхов каен кәүсәсеннән эскәмия ясаган (ФОТО)Үзизоляция артистларның, эстрада йолдызларының башка сәләтләрен дә ачты. Популяр җырчы Раяз Фасыйхов турында да шулай дип әйтергә була. Бу көннәрдә ул инстрагам язылучыларын йә тәмле ризыклар пешерүе белән гаҗәпләндерә, йә әкияттәге сыман эскәмия ясавы белән шаккатыра. “Үзизоляция вакытында ниләр эшләдем сериясен дәвам итәбез. Баҗай Рафаэль белән менә шундый эскәмия ясап куйдык әле. Материалын каен суына барган җирдән алып кайттык, әйбәт кенә килеп чыкты. Эскәмиядә ясый беләбез икән, рәхмәт үзизоляциягә” – дип уртаклаша җырчы үзенең инстаграмында.
Чыннан да, каян кәүсәсеннән үзенчәлекле эскәмия дә ясап була икән бит. Ә эскәмиянең ничек ясалганын Раяз Фасыйховның инстаграм битенә кереп үз күзегез белән күрә аласыз. Бәлки, сездә дә үз кулларыгыз шундый утыргыч ясау теләге уяныр?!
--- |
Иң күп укылган
|