|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2020 Мәдәният
Кариев театры иң яхшы Live-спектакльләр карарга чакыра
Кариев театры яраткан тамашачыларына зур рәхмәтен җиткереп, репертуарда барган иң яхшы спектакльләрнең видеоверсияләрен тәкъдим итә: “Тапшырыл...ган хатлар” (рус телендә субтитрлар белән), "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Шәй-бу! Шай-бу!","Асылкош җыры". Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң, чөнки Live-спектакльләр шул ук сез яраткан тарих һәм геройлар, бары яңа форматта.
⠀
Театр авыр вакытлар кичерә: барлык спектакльләр дә кичектерелде, сатып алынган билетлар өчен акчалар кайтарылды... Бүгенге заманда болай да милли яшь тамашачы театрлары җиңел яшәми иде, хәзерге вәзгыять исә турыдан-туры безнең матди хәлебезгә тәэсир итәчәк. Спектакльләрне интернеттан сатып алу – ул ниндидер дәрәҗәдә хәйриячелек тә.
⠀
Live-спектакльләргә билет алу бик җиңел:
1. Сылтама буенча регистрация үтеп, түләүне башкарырга. 1 спектакль - 200 сум, берьюлы дүрт спектакль ташлама белән – 600 сум;
2. Электрон адресыгызга килгән сылтама (логин һәм пароль) буенча спектакль карарга!
⠀
Әлеге сылтама 31 майга кадәр актив булачак, ягъни май ахырына кадәр теләгән вакытта кереп, спектакль карарга мөмкин булачак.
⠀
Исегезгә төшерәбез, безнең Youtube-каналдан архив спектакльләрне (билгеле вакытта) бушка карарга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|