поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.05.2020 Шоу-бизнес

«Барс Медиа Груп» «Яңа йолдыз» – беренче телевизионвокаль проектын башлый

Фабрика 2020 май аенда башланачак. Яңа телевизион сезон башланыр алдыннан «Барс Медиа Груп» Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән татар телендә җырлаучы яшь башкаручылар өчен махсус музыкаль телевизион проект башлый. Әлеге проект татар эстрадасы тарихында моңарчы күрелмәгән зур милли шоу – тамаша.

Безнең ил махсус вокаль белеме булмаган, әмма шулай да музыкаль әсәрләрне башкару осталыгы белән профессиональ җырчылардан бер дә калышмаган, табигый талантларга бай. Проектның максаты – сәләтле башкаручыларны табу, аларның иҗат потенциалын ачу һәм үстерү, татар сәхнәсендә «Яңа йолдыз» кабызу.
 
Проектның бурычы – тамашачыга яңа гына эшли башлаган артистларның чын тормышын күрсәтү; яшь артистлар белән бергә һөнәри уңышка һәм халык мәхәббәтенә илткән сикәлтәле иҗат юлын узу. 
 
Музыкаль проект өч этаптан торачак. Беренче этап (читтән торып) май аенда старт алачак. Проектта катнашу өчен заявкалар Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм бәйгедә катнашырга теләге булган һәркемнән кабул ителә. Җибәрелгән видео һәм үзе турында аз күләмле эссе нигезендә 50 перспектив башкаручы сайлап алыначак. Сайлап алынган башкаручыларны сынау Казанда, июнь ахырында узачак. Беренче тур нәтиҗәсе итеп жюри әгъзалары 15 иң яхшы башкаручыны сайлап алачак.

Икенче этап чын-чынлап телевизион булачак. 2020 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр җомга көннәрендә ТМТВ каналы алып баручылары атна саен тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына финалга үткән 15 катнашучыны күрсәтәчәк. Тамашачы катнашучыларның гаиләләренә һәм йортларына кереп конкурсантларның үзләре һәм аларның гадәти тормышы белән танышачак. Катнашучыларның вокал дәресләрен, сәхнә хәрәкәте һәм актерлык осталыгы мастер-классларын күрәчәк. Яраткан геройларының проект финалына нинди җыр сайлавын һәм аны ничек яздыруын күзәтәчәк.
 
Реалити-шоу 13 декабрьда үтәчәк грандиоз гала-концерт белән тәмамланачак. Биредә, алдагы этапларда сайлап алынган, 15 башкаручы да катнашачак. Аларның чыгышлары һәм жюри бәяләве буенча рейтинг төзеләчәк. Иң югары баллар җыйган 3 катнашучы «Яңа йолдыз» конкурсы финалистлары булачак.
 
Җиңүчене халык билгеләячәк!
 
13 декабрьдә халык тавыш бирүенә старт биреләчәк. Аның нәтиҗәләре «Татар җыры» фестивалендә билгеле булачак. 19 декабрь көнне И.Шакиров исемендәге концертлар залында «Яңа йолдыз» кабыначак! Конкурс нигезләмәсе, кагыйдәләре белән www.tmtv.tatar сайтында
таныша, катнашучы анкетасын шунда тутыра аласыз. 

 


---
Барс-Медиа
№ --- | 03.05.2020
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»