поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.05.2020 Ана теле

Тел кануннарын – сөйләмебезгә. “Тукай сабаклары”

Сөйләмдә тасвир чарасы ул аваздан башлап бөтен бер сурәти манзаралы текстка кадәр. Троптан сурәткә кадәр тасвир юлын да Габдулла Тукай иҗаты мисалында өйрәнергә була. Сурәт чараларын иң гади троп – эпитетлардан башлау мәслихәттер. Бер сүзле троплардан.

Алар Г.Тукай әсәрләрендә бик мулдан: Сала муллалары, мискиннәр, бик дөрестләрләр иде, ләкин баягы бәнарис (ефәк) чапанлы, калын муен, җуан корсак муллалар бөтенләй аяк чалалар (“Сайланма әсәрләр”. Ике томда. 2006 ел. 2нче том. 62 б.).
   
Составы ягыннан берничә берәмлектән торган троп, метафора, телбизәкләрнең дә нигезендә төш булып гади сөйләм элементлары ята: Бу акча әллә ничә миллионлы Әхмәт байга төкерек кенә булса да, кулында сүгенүдән башка сумасы калмаган һәм, карыны ачкач, шәригать, иман сатарга тотынган Сәйдәшкә бик зур байлык!... (20 б.). ...Җилгә каршы төкергән булып күренерсез (22 б.);   “Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр; Мин, байлар йорт эченең матурлыгын, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләр, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур органнарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем...”.  
   
Троп лексикасы составы төрлелеге белән аерылып тора. Алынмалар: Шөкер, мең шөкер булсын ки, мөселманлыкның өстәмә салынган бу рәтсезлек, бу беспорядканы моннан соңра тәхәмме итәргә түземнәре калмаган берничә гайрәтле интеллигентлар вә сәүдәгәрләр чыгып... (99 б.). Махсус кулланыла торган алынма – ул гадәти сүз  төгәл, аңлаешлы булмаган очракта “ярдәмгә” кулланыла; “Мөфти җүбәләе” (юбилейе) (176 б.). Шул ук вакытта “Галиасгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилейсе” (178 б); Шәһәр смрадыннан, завод агуыннан, бозык һавадан качып чыгып, арбадан парахудка, парахудтан поезга күчә-күчә, эштән чыккан мин бичара ахры бер рәхәткә, тынычлыкка барып егылдым (312) б.); Мин моңара жизнерадостный кеше булганга, бөтен гомерен җылап үткәргән Надсонны сөймәдем (329 б.). Табу – эвфемизмнар: Безнең татарларда, иң әүвәл мәртәбә әйткәндә, һәрбер нәрсәгә каршы тору ата-бабадан калган бер гадәттер. Алар, иң әүвәл чыкканда, осуле җәдит берлә укуга да каршы тордылар. Кара тактаның эченнән “тавык аягы” да  (тәре) эзләп маташтылар. Бара торгач белделәр ки кара тактаның эчендә “тавык аягы” түгел, “чебеш аягы” да юк, имеш! (77 б.); Оксюморон: Ә ишаннар мискин сакаллы сабыйларның кулларыннан һәммә тәтиләрен..., һәммә уенчыкларын алдан алып бетерәләр (78 б.). Әгәр безнең сакаллы балалар тәтиләрен бирмәсәләр, ишаннар ул нарасыйларны, алайса, җәһәннәмгә салабыз, сезне җәһәннәмдәге бүкиләргә ашатабыз, дип куркыталар (Шунда ук); Ишәк үзенең ләззәтле тавышы берлә кычкыра, имеш (106 б.); Болакны “Пьяный хап” белән, печән базарын төрле пычрак һәм шакшылар белән нурландырган (163 б.). “Дин-мәгыйшәт” редакциясен төрле айгырлар белән, “Шура” редакциясен төрле салам сыйрак язучылар белән зиннәтләгән... шайтанга ләгънәт (163 б.); Тагы да ачыграк әйткәндә, гыйлем җәүһәрен чүплек башыннан эзләргә мәҗбүр итәләр (206 б.).
     
Инде тезмә тропларга (метафора, метонимия, синекдоха) килсәк, әдип иҗаты тагын да бай. Шул ук милләтче бервакыт, иске татар хәрчәүнәсенә кереп, пәрәмәч кушты (156 б.). Аеруча телбизәк-фразеологизм хәзинәсе мулдан. Нинди генә төрледән-төрле сурәтләр хасил итәргә нигез булмаган алар!   Тел сүзе белән бәйле фразеологизмнар гына күпме, нинди сурәтле! Яман тел (30 б.), озын тел (31 б.), тел озайту (29 б.) һ.б. Көпчәк, куласа кебек гап-гади әйбер-предмет исемнәре башта күчерелмә мәгънәле троп ролен үти, аннары телбизәк сыйфатына килеп, бөтен бер образ-сынландыруга әверелә: “Шулай шул, бәхет көпчәк шикелле әйләнә, берәүне түбән төшерә, берәүне югары менгерә” (14 б.).
     
Тукай текстында фразеологизмнар сөйләм мотивларына карап, төрлечә деформацияләнә, үзгәрә: Менә бу хикәяттән аңлашыладыр ки, һәр кешенең үз трудасы вә хәлаль кәсебе илә тапкан бер телем икмәге кеше ишегендә йөреп, байларның йөрми торган сукыр тиеннәренә күз йибәреп, юк шәригатьләр чыгарып, фәлән кеше кяфер, фәлән – фасикъ, син генә яхшы дип мактап яхшы булудин артыктыр дип беләмез (37). Йитәр дин исеменнән инсан таламак, йитәр шәригать исеменнән халыкны каралтмак, йитәр болганчык суда балык ауламак! (38 б.); Шул әсәрне иләктән сөзеп чыгарып, яхшысын бер якка, яманын бер якка аерып...(130 б.); Үзләре дә әдәбият галәмендә ат уйнаткан тәҗрибәле адәмнәрдер (132 б.); Шушы яңа ел башында милләт акча бирсә ... башлы-күзле булам дигән була (234 б.);
   
Сөйләме тешкә тимәсен, аһәңле-шигъри булсын өчен әдип синоним фразеологизмнар эзләп табуга ирешә: ...Митингны тамаша итеп торган Шапошниковның довереннный приказчигы да таяк ашады; ...Җырлаудан башка гөнаһы булмаган певчий Голубцев та нагайкадан чибәр үк өлеш алды (53 б.). Кыйнау, кыйналу төшенчәсенә синоним итеп алынган бу тропларны кабатламас өчен автор туры мәгънәле төшенчәләрне дә контекстуаль синоним буларак төрләндерә: төрткәләп, суккалап чыгара башлады; каты-каты сугуларга очрады; бик каты кыйналды; бу кыйналуга...митинг белән эш итмәгән кешеләр дә эләкте; публика күз алдында да кыйнадылар; моның өстенә атылды да кыйнарга тотынды (Шунда ук).
   
Бүген дә һәр каләмчегә фразеологизмны текстка җайлау (деформация) осталыгы җиңел бирелми. Г.Тукайдан өйрәник: Әмма бал кисмәгендә балны каралтканын ярата алмыйм (235 б.). “Ялт-йолт”: Син карт бүрене дә без аерым хәлендә бик яратабыз. Әмма матбугат кисмәгенә кереп, аны үзеңнең керле нәрсәләрең белән каралтуыңны ярата алмыйбыз (Шунда ук).
   
Фразеологизмнарны эчтәлеге ягыннан шартлы рәвештә уңай һәм тискәре сурәтлеләргә бүләргә мөмкин булса, Тукайда тискәре эчтәлекне сурәтләүгә тартымнары ешрак күзаллана: “Ул синең шикелле бер тиенләп ярлыларны да тунап йөрмәгән” (33 б.); 
  
Үткән “сабак”та  Г.Тукайны афоризм остасы сыйфатында тасвирлауга шактый урын бирсәк тә аның  сурәт чарасы – афоризмны куллану нечкәлекләренә тәфсиллерәк тукталасы килә.  Әйтик, төрле автор афоризмнарын җыйган тупламаны алсак, анда кемлеге тәгаен мәгълүм булмаса да, Тукайныкыларны сиземләми калмыйсың: иң үткен, кыска, иң тәэсирле, чын сурәтлеләр!   ...Шәһәремезнең мөәзине илә Фәссах карыйга карап, күзләрен имансыз кешенең җан биргәнендәге шикелле акайтып... (27); Ләкин, тәәссәфкә, һәркемнең белдеке кеби, тук корсак укуга бик йомшак, бик чукрак буладыр (89 б.);   Пожарны читтән тамаша кылып көлеп тормак – ирлек түгелдер (112 б.); Чүп булгач чүп инде. Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да – барыбер чүптер (206 б.); Дөнья яратылганнан бирле ялганнар күбесенчә тотылмый калган. Шушы шәхси тезисын ул конкрет факт белән дәлилли: Бичара Рәшит казый гына, микадо мөселман була дигән булып, һәммә татар галәмен алдый язган иде (З02 б.); Алар минем кәефемне ачарга граммофон боралар иде. Мин исә чыраемны сытып утыра идем. Чөнки алар. миңа шикәр дип, үзләре белмичә, ачуташ каптыралар иде (303 б.); Фәлсәфәгә кердем... язам, язам – кая көлкесе; урман, урман – кая төлкесе (304 б.);
   
...Татар шәкертен кеше ясар өчен, иң элек аның “вәкар”ен бозарга кирәк. Бу өй салганда иң элек нигездән башлау, сүткәндә түбәдән тотыну кеби кагыйдә иде; Минем хәлләрне сорыйсыз. Минем хәлем Ходайга каршы мыгырданырлык түгел (326 б.); Борадәр! Мөмкин кадәр, шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз. Сәнаигы нәфисә (матур сәнгать, әдәбият) аз гына бер хата сәбәпле тупас хезмәтләрдән булып китүе бар (329 б.); Ләкин терелеп нәрсә бар?– дип карыйм каравын. Ач кеше вакытның соң икәнен белсә дә ята: “Торып нәрсә бар?” – ди. (341 б.); Мин аларга: “Без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм дип әйттем”– дидем (342 б.).
   
Мондый әйләнмәләр гадәттә фразеологизм, әйтем, афоризм, мәкаль сыйфатында халык сөйләмендә йөри, шуңа күрә автор аларны сөйләменә “халык әйткәнчә” һ.б. рәвешендә терки. “Мин сезгә бу тугрыда сөйләп сүз аңлата алмам, син аны минем карчыгымнан сөйләт, хатын-кызның күңелендәге сере телендә була, шуның өчен ул сезгә тизрәк һәм яхшырак сөйләр” (14 б.); Уйнаш кыйлуы бик уңай да, бала табуы бик читен, диләр (25 б.). Кем әйтә икәне тәгаенләнми, бәлки әдип үзе уйлап чыгарып, “тыйнаклык” күрсәтәдер.  Бу гыйбарәнең үзенеке булуы аның кабатлануыннан да күренә; янә бер текстта ул: Уйнаш итү күңелле, бала табасы гына читен дигән шикелле... (34 б.) ди.
 
                                                                                                                                                             Илдар Низамов,
                                    филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 03.05.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»