|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2020 Мәдәният
Камал театры кызыклы бәйге игълан итә
Үзизоляция вакытында, нишләргә икән дип, баш ватсагыз, бәйгедә катнашыгыз! Яраткан спектакльләрегез геройлары булып киенегез дә селфи төшегез. Иң оригиналь костюм авторына Камал театры kamalteatr.ru сайтында күрсәтелүче онлайн спектакльләргә ВИП-абонемент бүләк итәбез. Бәйгедә катнашу өчен:
- Камал театры спектакльләреннән яраткан геройларыгыз булып киенергә һәм фотога төшергә. Персонажлар репертуардагы спектакльләрдән дә ("Зәңгәр шәл", "Мәхәббәт ФМ" һ.б) шулай ук, архивтагы спектакльләрдән дә («Әлдермештән Әлмәндәр", "Кара чикмән" һ.б.) булырга мөмкин;
- Фотоны #камалкосплей #камалонлайн хэштэглары белән Инстаграм аккаунтыгызга, яки ВКонтакте сәхифәгезгә урнаштырырга. Аккаунт ачык булырга тиеш;
- Фотода театрны @kamalteatr билгеләргә һәм безнең аккаунтка язылган булырга;
- Әлеге язма астында 3 дустыгызны билгеләргә.
- Бу яңалыкны ВКонтакте битегезгә урнаштырырга яки Инстаграм сторисында булешергә.
Бәйгене үткәрү этаплары:
2-10 май – фотолар элү, заявкалар кабул итү;
10 май – жюри әгъзалары белән иң яхшы 10 образны сайлап алу;
11-15 май – Камал театрының ВКонтакте төркемендә спектакльләр геройларын иң төгәл һәм үзенчәлекле гәүдәләндергән катнашучыларыбыз өчен тавыш бирү;
16 май – җиңүчене игълан итү.
Бәйгенең төп бүләге - Камал театры kamalteatr.ru сайтында май аенда күрсәтеләчәк барлык онлайн спектакльләргә ВИП-абонемент. Барыгызга да уңышлар!
--- |
Иң күп укылган
|