|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.05.2020 Матбугат
ТНВның элеккеге алып баручысы Ләйсән Сабирова әни булганТНВның элекке «Новости Татарстана» тапшыруы алып баручысы, «Татарстан хәбәрләре» тапшыруы хәбәрчесе Ләйсән Сабирова әни булган. Сөенечле хәбәр белән Ләйсәннең апасы, "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова уртаклаша. Моннан ике ел элек "Матбугат.ру"да Ләйсәннең Кукмара районы егете Илнар Хафизов белән гөрләтеп туй итүләре турында язган идек. Яшьләр Зәйдә яши, чөнки кияүнең эш урыны шунда. Никах Аксубай районының Яңа Дума авылында узган иде. Ләйсән белән Илнарны сабыйлары туу шатлыгы белән котлыйбыз, сәламәтлек, мул тормыш һәм гаилә бәхете телибез!
--- |
Иң күп укылган
|