поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.05.2020 Җәмгыять

«Коронавирус аркасында түбә ябарга дигән акчаны ашый башлыйсы була»

Коронавирустан куркам, дигән сүзне соңгы арада еш ишетергә туры килә. Телефоныбызга да атна буе шушылай дип шалтыратып торалар, «Нишлим?» – дигән сорау бирәләр. Журналист кына түгел, психолог та без хәзер. Күңел төшенкелегенә бирелмәскә, сабыр булырга киңәш итәбез, ә иң мөһиме – сакланырга һәм өйдә утырырга.

АЗ БУЛСА ДА, ҖИТКӘН
 
Узган атнада исә Арча районының Иске Ашыт авылыннан 50 яшьлек Фәния ханым Фәйзуллина шалтыратты. Аңа «өйдә утырыгыз», дию урынсыз булыр иде – болай да өйдә утыра, пандемия аркасында эшсез калган. Хәзер менә балаларын ашатырга да акчасы калмаган.
 
Фәния ханым – 4 бала анасы. 26 яшьлек олы кызы инде кияүдә, икенче улы – 25 яшендә, икенче төркем инвалид. Йөрәге белән бәйле проблемалары бар, күп операцияләр кичереп кенә исән калган. 15 яшьлек тагын бер улы – Арча көллиятендә укый. Әле тагын 7 яшьлек кызы бар, быел беренче сыйныфка барачак.
 
Гаиләнең тормышы җитеш дип әйтеп булмый. Бу балаларны Фәния ханым ялгызы тәрбияли, ире юк. Үзе әйтүенчә, эшне «кара»га, «ак»ка бүлеп тормый, кая алалар – шунда бара. Менә март аена кадәр пекарняда идән юучы булып эшләгән. Хезмәт хакын югары дип булмый – аена 7 мең сум гына алган. Тик инвалид улына килгән 12 мең сум пенсия белән бергә кушкач, тормышны алып барырга җитәрлек булган әле. Хәзер шушы аз хезмәт хакыннан да колак каккан көне.
 
– Коронавирус аркасында инде барысы да. Март аенда башта: «Өеңдә торып тор, килеп йөрмә», – дигәннәр иде. Минәйтәм, өйдә яткан өчен акча бирмиләр бит, эш көннәрен азайтыгыз, тик кумагыз инде… «Эшкә башка килеп йөрмә», – дип смс кына җибәрде җитәкчем. Хәзер өйдә утырам. Балаларның бөтенесе үзем янында, өйдә. Тик хәзер аларга ашатыр өчен акчам юк. Ни кием ала алмыйм, ни азык-төлек. Ипи алырга да акчам юк, бер тиенсез мин. Дөрес, түбә ябарга дип тамчылап еллар буе җыйган 40 мең сумым бар да бит, тик аны бер тота башласаң, тотылып бетә инде ул. Аннан тагын иске түбә белән яшисе була, – дип сөйли Фәния Фәйзуллина.
 
АНА КАПИТАЛЫННАН ФАЙДА ЮК…
 
Фәния ханымның балалары белән бергә яшәгән өе 1957нче елда ук салынган. 63 яшьлек ызба. Кем әйтмешли, кайберәүләр ул яшькә кадәр яшәми дә әле. Өйнең халәте ничек соң, дип кызыксынам. Үзизоляция режимын сакларга кирәк булгач, районнарга бик чыгып йөрмибез бит хәзер, үз күзебез белән күрә алмыйбыз – күбрәк телефоннан гына эшлибез.
 
– Утым кергән, газым кергән, тик өйгә су үткәрелмәгән, суны чиләкләп ташыйбыз. Түбәсе калай белән ябылган иде, череп беткән инде ул хәзер. Шуның аркасында өйгә су үтә. Баштарак буйый торган идем, биш елга бер булса да. Хәзер буяулары да бик кыйммәт, ул түбәгә яраклы буяу да таба алмыйм мин. Әз генә яңгыр явып үттеме – тезә башлыйм инде табакларны. Тегендә табак, монда чиләк куеп, төн буе йокламый чыккан чаклар да була. Шуңа күрә җыя башлаган идем теге акчаны. Түбәне ашыгыч рәвештә алыштырырга кирәк безнең. Өем тышланмаган, ямьсез, аны тышлыйсы бар. Аннан соң, өйгә җиһазлар алырга да мөмкинлегем юк. Кер юу машинасы да юк бездә, диваннар да – кызым белән икебез идәндә йоклыйбыз. Тик ул идән дә череп килә, аны да сипләтәсе бар. Мин кешедән теләнеп йөри торганнардан түгел, үз көчем белән барысын да эшлисе идем дә, менә, эштән китәргә туры килде шул. Чыгымнар бит эштән китеп кенә азаймады – ашауга артыграк та тота башладык, әле җитмәсә, балаларны өйдә укытасы булгач, Wi-Fi уздырырга туры килде, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
 
Бу өй түбәсен ничек яптырырга мөмкин булуы турында шактый уйланган Фәния ханым Фәйзуллина. Кече кызына ана капиталы алып, шул акчага сипләтеп булмасмы, дип тә фикер йөрткән. Тик бездә ана капиталын өйне төзекләндерү өчен бирмиләр шул, йә яңа торак сатып алсаң, йә берәр янкорма төзетергә уйласаң гына…
 
– Миңа яңа өй нәрсәгә – өем бар минем. Түбәсе генә черегән. Кыскасы, коронавиусның йогынтысы безнең гаиләгә менә шундый булды. Каян эш табарга, кая барырга белмим. Колхозга барам икән – колхоз да, эш юк, дип, борып кына кайтара инде. Авыл хуҗалыгы оешмаларында да эш юк хәтта. Эшсез калганнар күп, безнең оешмада табак-савыт юучылар арасында да бар. Ичмасам, бу коронавирус тизрәк бетсен дә, эшли башласак иде, – ди әлеге уңайдан ана.
 
ХӘЙРИЯ МАРАФОНЫННАН ӨЛЕШ ЧЫКТЫ
 
Әлеге мәсьәләгә без битараф кала алмадык. Беренче чиратта, Арча районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев белән сөйләштек.
 
– Әйе, ана капиталы белән бу мәсьәләне хәл итеп булмый, чөнки аның үз законнары бар, ул законнарны бозып булмый. Ләкин без бу мәсьәләне болай гына калдырмабыз, нинди дә булса башка төрле чараларын табарбыз. 40 мең сум акча белән барыбер түбәсен яба алмас иде инде ул. Ул сумма җитмәс иде. Изге Рамазан аена кердек, изгелек эшләргә кирәк, уйлашырбыз моны, – дип җавап бирде җитәкче.
 
Шул ук вакытта, ананың балаларымны ашатырга акчам юк, дигән сүзләре дә берничә көн буе колагымда чыңлап торды. Ул арада, 23нче апрель көнне «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Казанның Сәлимҗанов урамындагы йорты тирәли хәйрия марафоны уздырды.
 
Марафонга чыгуының төп сәбәбе – ураза аенда мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә һәм сугыш чоры балаларына ярдәм җыю.
 
– Рамазан ае кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итү ае булып тора. Шуңа күрә әлеге марафонга чыктым һәм кулымнан килгәнчә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә теләдем. Коронавирус вакытында урамда йөгерергә ярамау сәбәпле, йортым тирәсендә генә йөгердем. 132 әйләнеш ясадым, 4 сәгать 58 минут вакыт китте, барлыгы 42 чакрым йөгердем. Мине бу адымга коронавируслы балаларга ярдәм итүгә үз өе тирәли 540 әйләнеш ясап акча җыйган украиналы спортчы Таня Гринева рухландырды, – дип аңлата Наил.
 
Марафон ахырына махсус хисап счетына 31 мең 200 сум акча җыелган. Ярдәм килүен дәвам итә. Наил әйтүенчә, әлеге акчага Татарстандагы мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек пакетлары таратылачак.
 
Бу уңайдан, Наилгә шалтыратып, Арча районының Иске Ашыт авылында яшәүче Фәния ханым Фәйзуллина хакында сөйләдем. Наил әлеге гаиләгә 2 мең сум акча җибәрде. Шулай итеп, хәйрия марафоныннан Фәйзуллиннарга да өлеш чыкты.
 
Сүз уңаеннан, Наил Нәбиуллинның өе тирәли йөгерүе турында Төркия матбугаты да язып чыкты. «Зур рәхмәтләр сиңа, Наил», – дип тәмамланган язмалар дөнья күрде.
 
Илдә чыпчык үлми, диләр. Проблемаларыгыз бар икән, без сезне тыңларга гына түгел, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә дә һәрчак әзер. Телефоннарыбызны беләсез, шалтыратыгыз!
 
Айгөл ЗАКИРОВА, Чыганак

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.05.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»