поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.05.2020 Мәдәният

Айгөл Бариева гомерендә беренче тапкыр кылган гамәле турында сөйләде

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гомерендә беренче тапкыр мөнәҗәт башкарган. Мөнәҗәт җырлавы авырмы? Җырчы ни өчен мөнәҗәткә мөрәҗәгать иткән? Бу сорауларны Айгөл Бариевага бирдек.

- Айгөл, мөнәҗәтләр белән кызыксынуыңа нәрсә сәбәпче булды?
 
- Күптәннән мөнәҗәтләр белән кызыксына идем. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруында ишеткәнем бар. Балачакта дәү әнинең шәл бәйләгәндә әкрен генә мөнәҗәт көйләвен хәтерлим. Менә шушы балачактагы хатирәләрем бүгенге көндә кабат яңарды.
 
- Мөнәҗәт башкарырга нәрсә этәрде?
 
- Төп этәргеч узган елгы вакыйга булды. Инстаграмдагы аккаунтымда "Сәгать угы кушылганда" җырын иң оста башкаручыга бәйге игълан иткән идем. Бик күп кызлар катнашты. Иң оста биш башкаручы белән очрашу оештырдым, бүләкләр тапшырдым. Бәйге җиңүчесе Лилия Җиһаншина фольклор ансамбленнән булып чыкты. Бик оста җырлый. Инстаграмда аралаша башладык. Былтыр Лилия мине үзе йөри торган мәчеткә ифтарга чакырды. Сүз Курчатов урамында урнашкан "Мәдинә" мәчете турында бара. Агачтан корылган җыйнак кына мәчетне бик ошаттым. Ифтар алдыннан мәчеткә килгән әби-апалар Лилиянең мөнәҗәт җырлавын үтенде. Аның мөнәҗәт җырлавын шаккатып тыңлап утырдым, шулкадәр ошаттым. Лилия миңа "телисезме, сезне дә өйрәтәм", - диде. Ләкин ел дәвамында әле гастрольләрдә йөреп, әле башка мәшәкать белән бу эшкә тотына алмадым. Ә Ураза вакытында күңел үзе тартыла. Лилия миңа мөнәҗәтләрне ноталар белән җибәрә. 
 
- Өйрәнүе кыенмы? Эстрада җырын башкару белән мөнәҗәтне җырлауның аермасы нидә?
 
- Юк, кыен түгел. Эстрада җыры белән аермасы бар. Мөнәҗәтне җырламыйлар, аны көйлиләр. Кайбер якта аны "мөнәҗәт әйтү" диләр. 
 
- Мөнәҗәт көйләгәндә, нәрсә кичерәсең?
- Тавыш үзеннән-үзе чыга. Күңел чистара, пакъләнә. Күзләр яшьләнә. Үземне Аллаһы Тәгаләгә якынайган кебек тоям. Миңа мөнәҗәт көйләү бик ошады. 
 
- Киләчәктә тагын мөнәҗәтләр җырлаячаксыңмы?
 
- Әлбәттә, дәвам итәрмен, Алла теләсә. Күбрәк ул Рамазан аенда башкарылачак. Берничә мөнәҗәтне яттан өйрәнеп, ашларга, мәҗлесләргә йөргәндә көйләргә телим. 
 
- Айгөл, Ураза тотасыңмы, дип сорарга ярамаса да, сорыйсы килә...
 
- Мин балачактан бирле Ураза тотам. Тулаем Ураза тотуыма ун елдан артык. Аллага шөкер, быел бөтен гаиләбез - ирем, кызыбыз һәм улыбыз белән Ураза тотабыз.
 
- Аллаһы Тәгалә кабул итсен!
 
- Амин!
 
Лена Рәхимова

---
Шәһри Казан
№ --- | 01.05.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»