поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.04.2020 Язмыш

Вафат булган 6 бала әнисе турында улы: «Болай иртә әнисез калырбыз дип уйламаган да идек»

Арча районының Штерә авылында яшәүче алты бала әнисез калган. Рәмзия 46 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомган. Олырак балалар әниләренең инде кайтмасын белсә дә, кечкенә өч сабый әле дә әниләрен көтә икән.

– Без бик бәхетле балалар булып үстек. Әти-әниебез безне мәхәббәттә яшәтте. Әниебез безнең өчен бик тырышты, – дип сөйли иң олыулы 23 яшьлек Инсаф. – Болай иртә әнисез калырбыз дип уйламаган да идек. Иң кирәкле чакта яман чир алып китте. Әнинең бик тә яшисе килде. Тик теләктән авыру көчлерәк булып чыкты.

Рәмзия башта мәктәптә укытучы булып эшли. Аннан соң балалар бакчасына эшкә керә. Шул арада балалар туа. Аннары фермада мөдир булып урнаша. Соңгы елларда Казанга йөреп, хастаханәдә җыештыручы булып эшли. Беркайчанда сәламәтлегенә зарланмый. Балалары аның зарланып утырганын хәтерләми. Табында ризык, өй җыештырылган, сабыйлар назга-сөюгә күмелгән була.
 
– Әнием ел башында кинәт авырып китте. Ашказанына зарланды. Табибка күренгәндә соң иде инде. Казанныкылар яман чирнең 4нче стадиясе дигән диагноз куйды. Шуны ишеткәч тә, әни үләм димәде. Яшисе килде аның. Тереләсенә ышанды, – ди Инсаф. – Башта Казанда химия терапиясе алды. Хәле уңайланмады. Соңгы вакытта бик ябыкты. Без аны күтәреп кенә йөрттек.  Соңгы урынга ятуыннан башка тормады инде. Авыртуы көчле булса да, ул безне янына чакырып кочаклый иде. Әтине дә чакырып кулларыннан тотып торды. Мөгаен, үләсен сизенгәндер.
 
Китәсе көнне Рәмзия бик сызлана. Авыртуга түзә алмый. Аптырагач, балалары аңа укол ясый. Шуннан соң бер сәгать тә узмый, ул  күзләрен мәңгелеккә йома.
 
Инсафтан соң туган  Илүзәгә  – 21, Камиләгә  – 18 яшь.  Берсе дә тормыш кормаган. Кечерәк сабыйлар Илзирәгә  – 12,  Данирга  – 6, Зәлиягә 5 яшь тулган.
 
Абыйлары  Илзирә, Данир белән Зәлиянең әниләрен көтүләрен әйтә. Балалар әлегә берни аңламый калганнар. Менә-менә кайтып керер дип уйлыйлар икән.
 
–  Безгә бик авыр. Әни җитми. Әти дә бик кайгыра. Безгә күз яшен күрсәтмәсә дә, үз бүлмәләренә кереп китеп, яту ягын карый. Киләчәктә дә бердәм булып, әниебезнең рухын шатландырып, сеңел-энеләремә терәк булып яшисе иде, – ди ул. – Безгә әниемнең апалары, әтиемнең туганнары ярдәм итеп тора. Авыр чакта кайгыбызны уртаклашкан авылдашларга, якыннарыбызга мең рәхмәт. Мондый авыр хәсрәт башкаларны урап узсын. Ятимлек ачысын күрергә язмасын. Бар теләгебез – сеңелләребезне генә тартып алмасыннар иде.
 
Теләгән кешеләр Мөхәммәдьяровларга ярдәм итә ала. Андыйлар өчен Мөхәммәдьяров Илдус Минҗан улы исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 5469620011978192
 
Хәбәрләшү өчен уллары Инсафның телефон номеры: 89647839875

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.04.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»