поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.07.2010 Җәмгыять

ЖУРНАЛИСТ КЕМ ӨЧЕН ЯЗА?

2010 ел республикада Укытучылар елы дип игълан ителде. Ниһаять, күп тапкыр сөйли торгач, зарлана-зарлана каләм тутыккач, ишеттеләр, белем бирүчеләргә игътибар бирелә башлады.

Укытучының авыр да, җаваплы да хезмәт башкаруын үз әниемнән үк беләм. Шуңа күрә бу яңалыкка чын күңелемнән сөендем. Аннан соң укытучыларга игътибарсызлык проблемасын без – журналистлар пропагандалап, киңкырлы мәйданга чыгаручылар түгелме соң?! Журналистларга рәхмәт сүзләре ишетелмәсә дә, анысы өчен дә сөендем. Димәк, еллар буе мөгаллимнәрнең эш хаклары азлыкны да, укыту процессында тиешле әсбап, күрсәтмә материалларның камил түгеллеген һәм шуның ише башка проблемалар хакында язуыбыз да бушка китмәгән.

 

Ләкин бүген язылачак материалым укытучыларга кагылмый. Бүген минем журналист дигән һөнәрне сайлап, бу хезмәткә авыруларча берегеп, беркемнән дә мактау да, танылуны да көтмичә, шелтәләнеп, нервысын бозып, күреп алган проблемасын яктырту өчен күпчелек төннәрен йокысыз үткәрүче кешеләрнең проблемаларын түбәнсенеп кенә булса да укучылар игътибарына, бәлки бу язма басылып чыккан газетаны җитәкчеләр дә укыр дигән өмет белән чыгарасым килә. Без башкалар проблемасын яктырта-яктырта, үзебезне онытканбыз түгелме соң? Гомумән, чыннан да, үзебезгә игътибар бармы соң безнең?

 

Мәкаләмне укытучылар турында башлавым юкка түгел. Мин еш кына үзебезнең һөнәрне аларныкы белән чагыштырам. Бүген кайчандыр дүртенче хакимият буларак саналган журналистика өлкәсенең дәрәҗәсе нык түбән. Язмада китереләчәк чагыштыруларым өчен укытучыларыбыз берүк үпкәләмәсен, сүзем алардан өстенлегебезне яисә түбәнлегебезне күрсәтергә түгел, ә бәлки шул мисалда журналистның да авыр һәм җаваплы һөнәр башкаруын исбатлап күрсәтергә теләвем генә.

 

Газета-журналларда эшләүче татар журналистларын чын фидакарьләр дип әйтер идем мин. Чөнки нәкъ менә татар журналистикасына бүген игътибар да, бәяләү дә җитми. Без икеләтә эш башкарабыз һәм хакын да икеләтә аз алабыз. Нинди генә республика чарасына барма, барысы да диярлек рус телендә уздырыла. Татарча язылган матбугат релизы (кайбер фактлар, вакыйгалар язылган аңлатма) белән минем бер генә тапкыр да эш иткәнем булмады. Шуңа күрә чарадан кайткач, иң беренче эш неологизмнар кушылып сөйләнгән русча чыгышны тәрҗемә итүдән башлана. Бөтен җаваплылык бары тик үз җилкәңә генә төшә. Чөнки киңәш сорап шалтыратырга татарча дөрес итеп сөйләшә торган һәм яза белгән матбугат секретарьлары юк дәрәҗәсендә. Әле бит тәрҗемә итүең генә җитми, язманы гади укучы аңларлык итеп яза белергә дә кирәк. Югыйсә икенче көнне, газета чыгуга, редакция телефоннары тынып тормаячак. Берәр кечкенә генә хата китсә дә, редакторга шалтыратып, шелтәләрен белдерәчәкләр. Күзеңне бетерәбетерә төне буе китап укып, дәфтәр тикшереп, план төзеп, балаларга белем бир дә, соңыннан ата-ана килеп, сине ваемсызлыкта гаепләсен әле! Язма басылып чыгып, андагы проблеманы күрәсе урынга, бөтенләй башка ягына басым ясап, тәнкыйть итүләрен ишетү дә нәкъ шуның кебек үк.

 

Журналистика эшен белмәгәннәр нык ялгыша: бу хезмәт каядыр барып кайтып, күргән-ишеткәнне язып бирү генә түгел. Теманы яктыртыр өчен дә, бер битлек кечкенә генә мәгълүмат җиткерү өчен дә журналистка ким дигәндә өч инстанциягә шалтыратырга, бер-бер артлы әллә ничә сайтка кереп, өстәмә материал тупларга туры килә. Әле бит белгән-ишеткәннәрне диктофонга яздырып, материалың әзер булгач, юрист белән киңәшләшүең дә кирәк – журналист һәр нәрсәдә объективлык сакларга, бер якка гына игътибар бирмәскә тиеш. Югыйсә башы суд юлыннан чыкмаячак.

 

Өлкән журналист дигән бәяләмәне ишеткәнем бар-барын. Әмма моның 20-25 ел журналистикага хезмәт иткән һөнәр иясенә нәрсәдер биргәненә дә, ниндидер ташлама ясавына да юлыкканым юк. Укытучылар арасында бу чорны үтүчеләргә “за выслугу лет” өчен күпмедер акча түләнсә, безгә ул дәүләт тарафыннан нишләптер каралмаган.

 

Ел саен “Бәллүр каләм” конкурсын оештыралар. Ләкин анда яуланган нәтиҗә дә, бирелгән тиешле бүләк тә журналистка киләчәктә әллә ни мөһим үзгәрешләр вәгъдә итми. Эш хакы да артмый, аерым шартлар да тудырылмый. Әнә һәркемнең өенә бушлай килә торган реклама газетасы бер төркем тазаларны ябыктыру буенча конкурс игълан итте. Анда катнашып, шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртучыларга да ахырдан ноутбук бирделәр. Безгә исә халык мәнфәгатен кайгыртсаң да юк, рәхмәтенә караганда, шелтәсен күбрәк күрәсең. Менә ичмасам берәр 100 мең сумлык Гран-при (татар телендәге язмаларга андый бәйгеләрнең гомумән дә оештырылганы юк) оештырсыннар иде. Аңа гадел хөкем ителгәндә, чын журналистның тырышлыгы чын-чынлап бәяләнер иде ичмасам.

 

Татар журналистикасы чын-чынлап дүртенче хакимият булса, аның һәр сүзе игътибарга алынса, журналистның дәрәҗәсе булыр иде. Тик моңа өметләнү бушка. Чөнки бүген журналист күтәргән проблема халыкның үзеннән башка берәүне дә борчымый. Бик авырлык белән генә татарча сөйләшә торган, татарча укый-яза белмәгән җитәкчеләрнең татар газеталарын, гомумән дә, укымавы без әйтергә теләгәнне тиешле даирәгә илткереп җиткерә алмый. Аннан соң күңелеңдә йөрткән уй-фикереңне ачыктан-ачык әйтеп кара син, күзне ачтың, рәхмәт димиләр, бу теманы болгатмасаң, беткән идемени сиңа башка эш, дип синең журналистик сыйфатларыңны кимсетергә үк керешәләр.

 

Бервакыт “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләренең авыру янына килгәч, үзләрен бик дорфа тотып, авыруны карыйсы урынга йорт хуҗасы белән талашып торулары хакында язмам басылып чыкты. Ул чакта редакция телефоны көн-төн шалтырады. Андагы җитәкчеләрнең серкәләре су күтәрмәде. Югыйсә авыруга нинди табиблар начар мөгамәлә күрсәткән, шуларны ачыклап, рәнҗетелгән кешедән гафу үтендерергә кирәк иде бит. Юк, шалтыратып, мине шушы язманы язганлыгым өчен гаепләп калдырдылар. Шулай булгач, газетага язам, дип кемне куркытасың? Безне бит проблеманы төртеп күрсәтүчеләр итеп түгел, ә сенсация артыннан йөгерүчеләр итеп күрсәтергә телиләр. Борын ас­тындагы хәлләргә күзен ачып карыйсы килмәгән җитәкчеләр без “ачыш” ясаган проблеманы чыннан да сенсация итеп кабул итә.

 

Минем торак хуҗалыгына кагылышлы шәхси мисалларны да, суд юлында йөргән чакта хаксызлыкка юлыккан кешеләр хакында да язганым булды. Тик язылганнарга карап кына бер генә шул даирә җитәкчелегенең дә бу хакта укып, күрсәт әле шул геройларыңны, бәлки, ярдәм итә алырмын, дип әйткәне булмады. Дөрес, әле күптән түгел генә ЗАГС учреждениеләрендә татар исем-фамилияләрен дө­рес язмауга карата газета укучыбызның мәкаләсе басылып чыккач, бер җитәкче шалтыратты шалтыратуын. Ләкин ул да проблема булганлыгын танып түгел, ә татар исемен дөрес яза белмәгән хезмәткәрне эштән куып, гаепнең ЗАГС учреждениесендә түгел, ә язманы язган авторның паспортындагы исемнең инде электән үк дөрес язылмаганлыгына басым ясап, акланырга теләп кенә...

 

Әле күптән түгел генә газета укучылар арасында сораштыру үткәреп, кем өчен һәм ни өчен язам инде мин, дигән фикергә килгән коллегам белән бүген мин дә килешергә мәҗбүрмен. Моннан биш еллап элек Казан урамнары, тукталышлары, гомумән, элмә такталарындагы татар сүзләрендәге ачык күренеп торган хаталарга басым ясап, зур итеп мәкалә язган идем. Бу хакта әлеге өлкә өчен җаваплы булган ханым белән дә сөйләшенгән иде. Иң башта, бу белгеч ханымга шалтыраткач, кайда дөрес язылмаган соң, дип сорыйсы урынга, ул мине эт итеп сүгеп, журналист башың белән татар филологиясенә тыкшынырга синең ни хакың бар, дип кимсетергә үк керешкән иде. Бүген автобуска утырып, эшкә барган чакта ул хаталар янә күзгә ташлана: “Совет майданы тукталышы”, “Тоньяк балкышы”...

 

Эшебез дә, борчылуларыбыз да бушка килеп чыга түгелме соң? Университетта белем биргән укытучыларыбызга да тиздән: “Журналист проблеманы, аның чишелеш юлларын күрсәтергә тиеш”, – дип өйрәтәсе урынга: “Журналист проблема хакында дәшмәскә, гомумән, бер нәрсә дә язмаска тиеш, чөнки татар матбугатының ил җитәкчелеге алдында әһәмияте көчсез”, – дип өйрәтергә туры килмәгәе. Безне күрерләр, эшебезне тиешенчә бәяләрләр дип өметләнүләребез дә фидакарьлегебездән генә, эшебезне бирелеп башкаруыбыздан гына...


Алинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 147 | 21.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»