|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2020 Матбугат
Журналист Алсу Хәсәнованың якты дөньядан китүенә бүген 5 ел булдыКазанда танылган журналист, "Ватаным Татарстан" газетасы хезмәткәре Алсу Хәсәнова 2015 елның 29 апрелелендә яман шеш авыруыннан вафат булды. Ул Татарстан һәм татар дөньясындагы укучыларга милли һәм мәдәни темаларга язган кызыклы язмалары, анда көнүзәк проблемаларны күтәрүе, һөнәри кыюлыгы белән танылды.
2016 елда гомере яшьли өзелгән Алсу Хәсәнова-Булут исемендәге махсус премия дә булдырылды. Бу – хатын-кыз журналист исемен йөрткән беренче премия.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, узган ел әлеге премия Алсу Хәсәнова-Булутның юлын дәвам итүче дип табылган яшь журналист Чулпан Гарифуллинага бирелде.
--- |
Иң күп укылган
|