поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
22.07.2010 Җәмгыять

80 МИЛЛИОН РОССИЯЛЕ «В КОНТАКТЕ»ДА УТЫРА

Рөстәм, иртән торгач, көн саен бер эшне үтәмичә өйдән чыгып китә алмый. Иртәнге чәен эчкәнче үк ул, компьютерын кушып, «В контакте» сайтына кереп, үзенең интернет сәхифәсен тикшерә. Дусларыннан хатлар, «стена»сындагы яңа хәбәрләр, кичә генә «эленгән» фотосурәтләргә комментарийлар эзли. Виртуаль почмагындагы яңалыклар белән танышкач кына, соңга кала-кала, университетка юл тота. Рөстәм лекцияләрдә дә үзенең кыйммәтле гаджеты аша «В контакте» сайты кулланучыларының сәхифәләре буенча «сәфәр кыла». Кичке якта интернет дөньясына озаккарак кереп китә. Дуслар белән аралашуга бүленгән 30 минут 2-3 сәгатькә кадәр сузыла, ә кайчакта таң атканчыга кадәр дәвам итә...

Рөстәм белән әлеге хәл инде 2006-2007 елларда ук башланды. Көн саен һәр компьютерның, һәр браузерның адрес юлында урын алган «В контакте» сайты нәкъ менә шул вакытта барлыкка килгән иде...

 

Бүген аның кебекләр саны Россиядә дистә миллионнар белән исәпләнә. «В контакте» социаль челтәренең генә 80 миллионнан артык кулланучысы бар. Бу бит Россиядә яшәүчеләр санының яртысыннан күбрәк! Җитмәсә, интернет-аралашучылар рәте мизгел саен диярлек бер кешегә артып тора. Әлбәттә, алар арасында ялган профильләр дә бар, ләкин шулай булса да, бу саннар барыбер уйландыра.

 

 «В контакте» гына түгел, «Facebook», Myspace, «Одноклассники» кебек социаль челтәрләрнең сайтларында беренче биттә үк: «Безнең сайт элекке дусларны, классташларны, бергә эшләгән кешеләрне, туганнарны табарга, һәрчак элемтәдә булырга ярдәм итә», – дип язып куелган. «В контакте» үзе дә элемтәдә дигәнне аңлата бит инде. Бу чыннан да шулай: уку елларын, уку йорты исемен күрсәткәннән соң, танышларыңны табасың. Ләкин интернетта бер-ике сүз алышкач, танышың инде, әлбәттә, онытыла. Шулай да хәзер син аны кирәк вакытта тиз генә «В контакте»да таба аласың. Төп максаты элемтәдә булу икән – нигә соң алайса ул сайтта сәгатьләп вакыт уздыралар? Җавабы гади – сайт хуҗаларына бу яхшы гына акча китерә. «В контакте»да реклама чагыштырмача күп түгел. Ләкин сайтны көн саен  17,5 миллион кеше ачып карый. Шундый җирдә реклама баннерын урнаштыру бәясе... Хәер, үзегез чамалыйсыз нинди. Бу – керемнең беренче чыганагы. Икенчедән, кулланучылар бер-берсенә «бүләк» җибәрә алалар. Бүләк дигәне машина, йөрәк, песи, гитара төшкән гап-гади рәсем инде. Тик анысын да сатып алырга кирәк. Өченчедән, кулланучының үз рейтингы бар. Аны үзең турында күбрәк мәгълүмат тутырып яки СМС аша акча түләп күтәреп була. Ул рейтинг бернәрсә дә бирми сыман, тик барыбер күпләр шуңа ашкына. Шулай ук сайтка акча андагы уеннар һәм түләүле игъланнар аша да керә. Менә хәзер уйлап карагыз, сайтны кулланучыларның вакыты һәм акчасы кая китә?!

 

Күргәнебезчә, сайттан чыкмау өчен анда бар нәрсә дә каралган – «Счастливый фермер», «Мафия» кебек популяр уеннар, тәрҗемә программалары, калькулятор, тематик төркемнәр, фикер алышулар, фотосурәтләр, аудио-видеотасмалар яздыру, башкаларның үзең турындагы фикерләрен белү һ.б. Шуңа күрә халык әлеге социаль челтәр белән мавыга. Әйтеп китмичә булмый, андагы күпчелек кушымталар, программалар, хәтта дизайн да «В контакте»ның халыкара аналогы «Facebook»тан алынган.

 

«В контакте» кулланучыларының иң яратканы – дусларның яңалыкларын карап бару. Анда барысын да белеп торасың бит: кем кая бара, кем кем белән дуслашкан, өйләнешкән, талашкан, кем нинди җыр тыңлый һ.б. Күпчелекнең шуның аркасында сайтка бәйлелеге барлыкка килә дә инде. Ләкин гел шуның белән генә кызыксыну кулланучыда аннан башка яшәп килгән бер дөнья иллюзиясен тудыра. Һәм ул, үз чиратында, үзен ялгыз итеп хис итә башлый, чөнки башка эшләргә вакыты калмый. Чын тормышта дуслары белән очрашса, алардан сораштырыр әйбер дә таба алмый, чөнки ул барысын да әлеге сайттан белеп тора.

 

«В контакте» сайты кулланучысының үз рәвеше дә барлыкка килде инде. Бәлки, күпләр монда үзләрен танырлар. Беренчедән, әлеге сайт аның кулланучысы өчен наркотикка әйләнә: ул анда көненә бер тапкыр булса да кереп карамаса,  «ломкасы» башлана,  якындагы интернет-кафега кереп  сәхифәсен тикшерә. Икенчедән, кулланучы иң күп вакытын шунда үткәрә. Төннәр буе башын «В контакте»дан чыгара алмыйча, ул биш секунд саен «яңалыклар» тасмасындагы «яңарту» сылтамасына баскалап утыра  яисә инде аның бармагы «F5» төймәсенә «береккән». Өченчедән, «В контакте» кулланучысының сайтта 500-600ләп «дусты» булырга мөмкин. Әлбәттә, ул аның 3\4 ен чын тормышта белми дә. Калганнары белән йә кайчандыр тәмәке тартып торган, йә футбол уйнаган, йә уртак танышы бар. Ә менә берәр ярдәм кирәк булганда, кайсы «дустыма» мөрәҗәгать итим икән, дип баш вата ул. Дүртенчедән (монысы инде күбрәк кызлар турында), кулланучы сәхифәсенә ачыграк, җиңелчәрәк кием белән төшкән фотосурәт куярга тырыша, чөнки алай күбрәк игътибар итәчәкләр. Аның аватарында (сәхифәдәге төп рәсем), гадәттә, пляжда, диңгездә ярымшәрә килеш төшерелгән фотосурәт урын ала. Шулай ук сайтны кулланучы авызыннан  урамда төшерелгән һәрбер фотодан соң: «О-о-о, шәп чыкты бу, «В контакте»га китәчәк!» – дигән сүз чыкмый калмый. Бишенчедән, әлеге социаль челтәрне кулланучылар, чын тормышта да яңа кеше белән танышкач: «Ә син «В контакте»да бармы соң?» – дип сорап, өенә кайткач, әлеге яңа танышын эзләргә  тотына.

 

Бу сайт, бәлки, чыннан да үз максатын үтидер, дусларга, туганнарга элемтәдә торырга мөмкинлек бирәдер. Ләкин глобаль масштабта караганда, ул тискәре нәтиҗәләргә генә китерә. Яшьләрнең 70-80 проценты буш вакытын  шунда файдасызга уздыра. Сайтта инде студентлар гына түгел, башлангыч сыйныф укучылары да бар. Ә «В контакте» үзен берничек тә әхлаксыз видеотасмалардан, фотосурәтләрдән саклый алмый. Шуңа күрә мәктәп укучылары, дәресләрен уку урынына, рәхәтләнеп шул сурәтләрне карап утыралар.

 

«В контакте», «Facebook» һ.б. социаль челтәрләр бүгенге көндә кеше тормышында аерым бер урын алып торалар.

 

Кайберәүләр инде  әлеге сайтлардан принципиаль рәвештә ваз кичтеләр. Ә күпләр, аеруча яшьләр,  һаман да аларсыз яши алмый.  Тик яшьлекне, гомернең иң гүзәл чагын иҗтимагый челтәрләрдә яртылаш виртуаль рәвештә уздырсаң, киләчәктә искә төшерерлек бернәрсә дә калмас. Интернетка күпме генә  бирелеп бетсәң дә, барыбер монитор экранындагы  виртуаль тормыш чынбарлыктагыдан ямьлерәк, мәгънәлерәк  һәм кызыграк була алмый.

Илдар ГАБИДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы