поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ике сәгать буе кешеләрнең гайбәтен сатканнан соң, “ярар, үзләре беләләрдер инде” дип әйтеп куярга онытмагыз.

Бүген кемнәр туган
  • 09 Сентябрь
  • Кәрим Габидуллин (1945-2025) - музыкант
  • Вера Минкина (1918-2011) - актриса
  • Ирек Богуславский - эшмәкәр
  • Зөлфия Шәмсуарова - актриса
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
Архив
 
28.04.2020 Җәмгыять

1 майдан безне нинди үзгәрешләр көтә?

Бәйрәм яллары күп булган, күптән көтелгән май аена якынлашабыз. Быелгы язның соңгы ае безгә нинди яңалыклар әзерләгән соң?

Пенсиягә социаль өстәмәләр яңадан исәпләнелә. Эшләмәүче аз керемле пенсионерларның пенсиясен кәгазьдә генә түгел, бәлки чынбарлыкта  арттыру өчен кирәк бу. Язның соңгы аенда башта аларның пенсиясе (барлык түләүләр белән бергә) яшәү минимумы күләменә җиткереләчәк. Шуннан соң өстәмә индексация ясалачак. Хакимияттә утыручылар планы буенча, социаль түләүләрне яңадан исәпләү узгандагы көн датасы белән, ягъни 2020 елдан башлап автомат рәвештә хәл ителәчәк. Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, Россиядә яшәүче якынча 6,5 миллион кеше пенсия артуны сизәчәк.
 
Бөек Ватан сугышы ветераннарының пенсиясе 15-20 процентка арта. Хәрәкәттәге совет армиясендә хезмәт иткән кешеләр моңа исәп тота ала. Шулай ук разведчикларның, “подполье”да сугышучылар һәм “Ленинградны саклаган өчен” медаленә ия булучыларның да пенсия күләме үзгәрә. Аларның пенсиясе уртача 9,5 мең сумга артачак.
 
Хәзер дәүләттән билгеләнгән барлык түләүләр бердәм түләү системасына – “Мир” карталарына күчереләчәк. Бу түләүләр – эшсезлек буенча, балалар өчен пособиеләр һ.б.  Яңа системага  тулысынча күчү  июль башларында төгәлләнәчәк.
 
Паллиатив ярдәм алу мөмкинлеге арта. Әлеге дәүләт ярдәме дәвалап булмый торган каты чирләрдән интегүчеләрнең бу якты дөньядагы санаулы көннәрен ничек тә җиңелрәк уздыру өчен кирәкле чараларны күздә тота. Мондый ярдәм алу өчен моңарчы яшәп килгән бюрократик киртәләр юкка чыгарыла. Хәзер медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итүнең 7 нче көндә үк (элек – 30нчы көндә) дарулар биреләчәк.  Гомумән, каты чирләрдән интегүче сырхауларның авыртуын басу өчен кирәкле наркотик һәм психотроп препаратлар алу җиңеләячәк.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.04.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы