|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2020 Мәдәният
Кариев театры “Үлемсез полк” акциясендә катнашаБыел Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Үлемсез полк" акциясе онлайн узачак. Ел саен катнашучылар саны арта барган әлеге акциядән Кариев театры да читтә калмады. Театр тарафыннан Вконтакте челтәрендә “Үлемсез полк” дип исемләнгән яңа төркем булдырылды. Әлеге төркемдә театр артистларның, хезмәткәрләрнең сугышта катнашкан бабаларының тарихы, батырлыклары белән таныштырып барачак. Теләге булган һәр кеше #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хештегы белән пост куеп, онлайн-акциягә кушыла ала. Җиңү бәйрәме, Җиңү шатлыгы барыбыз өчен дә уртак! Сугышта катнашкан бабаларыбызның исемнәрен белергә, аларны горурлык белән искә алырга сез дә төркемгә язылыгыз һәм акциягә кушылыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|