|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2020 Җәмгыять
Татарстанда коронавирустан бер кеше вафат булганБүген Татарстанда коронавирусның 65 яңа очрагы теркәлгән. Кичә 70 яңа очрак теркәлгән иде. 22 апрельдә Татарстан өчен абсолют антирекорд куелды.
6 кешене хастаханәгә алып киткәннәр, 59 кеше җиңел формада авырганлыктан дәвалануны өендә уза.
7 очрак чит илдән кергән, 58 кеше вирусны якыннары белән контактка кереп йоктырган.
18 яшькә кадәрге 8 бала,
18 яшьтән 30га кадәр – 12 кеше,
30дан 50гә - 18,
50дән 60ка – 12,
60тан 70 яшькәчә - 8,
70тән 80 яшькәчә - 4,
80нән 90 яшькәчә - 3 кеше теркәлгән.
Географиясе:
Казан – 21,
Әгерҗе - 1,
Актаныш - 1,
Сарман - 1,
Теләче - 4,
Балтач – 3,
Яр Чаллы – 6,
Чистай – 4,
Арча - 4,
Яшел Үзән - 3,
Чүпрәле - 3,
Әтнә - 6,
Тукай - 1,
Әгерҗе - 1,
Норлат - 1,
Алабугада 5 кеше теркәлгән.
Барлыгы 78 кешене хастаханәдән чыгарганнар (бүген тагын 3 кеше чыккан).
Шул ук вакытта Татарстанда коронавирустан бер кешенең вафат булуы мәгълүм. Ул 1950 елгы ир-ат. Үлем Яр Чаллы хастаханәсендә теркәлә. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз!
--- |
Иң күп укылган
|