поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.04.2020 Ир белән хатын

Ире җәбереннән котылган хатын: «Коронавируска рәхмәт, ул миңа балаларымны кайтарды…»

Миләүшәне бик күп еллар белә идем. Моннан җиде ел элек аның белән элемтә өзелде. Ул телефон номерын алыштырды булса кирәк. Социаль челтәрләрдән дә юкка чыкты. Шушы көннәрдә ватсапка бер хат килеп төште. Миләүшәдән икән! Без аралашып киттек.

– Хәтерлисеңме, теге чакта мин 85 килограмм идем.  Социаль челтәрләрдә егетләр белән танышам, әмма алар кыяфәтемне күргәч, ике-өч көннән юкка чыктылар. Минем бик тә гаилә корасым килде. Үземә максат куйдым һәм  дөрес туклану тренеры табып, ябыга башладым. Спортзалга йөрдем. Бер ел дигәндә 50 килограммга калдым. Күнегүләр ясаганда булачак ирем белән дә таныштым, – дип сөйли Миләүшә.
 
Егет бай гаиләдән булып чыга. Өрмәгән урынга да утыртмый.  Купшы итеп туйлар ясыйлар. Миләүшәдән барлык кеше көнләшә ул чакта. Тик гаилә эчендә ниләр булып ятканын беркем дә белми. Беренче уллары тугач, ире белән икесе арасында зур тавыш чыга. Миләүшә чыгып та китмәкче була, әмма ире каршы төшә. «Бусагадан чыксаң, рәхәт күрсәтмим!», — дип куркыта. Хатын түзә. Этле-мәчеле тормыш дәвам итә. Алтын таулар вәгъдә иткән ир, хатынга кул күтәрергә дә кыенсынмый.
 
– Көндә кыйнады дисәм дә ялган булмас. Йә пешергән ризык ошамый, йә баланың  уйнап йөргәне кәефен төшерә. Миңа бик кыен иде. Әти-әнигә бу хакта сөйли алмадым. Зур урында эшләгәч, сине җир читеннән эзләп табам, дип куркытты. Шулай итеп, тагын ике бала туды. Эт тормышында яшәвем дәвам итте. Өч бала белән, йортны да карау, бар эшкә дә өлгерү авырлашты. Иремә кыйнар өчен сәбәп табылып кына торды, – ди Миләүшә.
 
Мәсхәрәләүләргә чыдар хәле калмагач узган ел ул өеннән чыгып качкан. Балалары  калган. Дөресрәге, ул аларны алып чыгам дигәндә, каенанасы килеп кергән. Миләүшә үзе генә чыгып котыла алган. Ул әти-әнисе янына кайтып кергән. Ярый алар әле  Казаннан ерак яшәми.Озак та үтми, Миләүшәнең банк карталары «эшләми» башлый, тиз арада йорттагы өлешен башка кешегә яздырталар. Ниһаять, аерылышыр көн җитә. Судта Идрис балаларны әниләренә бирмәячәген әйтә.  Миләүшә үзен яклап кая гына бармый, әмма ярдәм итүче табылмый. Балалар әтиләрендә кала.
 
– Август аеннан бирле ут эчендә мин. Сабыйларымны сөясем килә. Төннәр буе аларны уйлап елап чыгам. Аерылып кайткач, тегүчелеккә укыдым. Өйдә заказга киемнәр тегә башладым. Әкренләп акча күрдем. Каенанама күпме генә шалтыртсам да, балалар белән сөйләштермәде. Соңыннан бөтенләй «кара исемлек»кә тыкты, – ди ул. –Ирем чит илгә йөреп эшли иде. Анда берничә фирмасы бар. Март аенда шунда киткән булган. Коронавирус аркасында кайта алмый калган. Узган атнада телефоныма каенанамнан шалтырату булды. «Балаларыңны килеп ал! Мин аларны ашатып ятмыйм! Кирәкләре юк! — ди. Районнан ничек чыгып киткәнемне дә хәтерләмим. Өч көн инде сабыйларым минем янда. Кеше зарланып ятканда, мин бу вируска рәхмәт укыйм. Син бит могҗиза кылдың! Күпме судны җиңә алмаган идем, коронавирус миңа балаларымны кайтарды, — ди Миләүшә.
Фото: zen.yandex.ru

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.04.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»