|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2020 Мәдәният
Азат Абитов – миллионер!Азат Абитовның чуваш телендә әни турындагы җырын Ваһапов фестиваленең ютуб каналында бер миллион кеше караган! Бу турыда Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итә. Ни өчен чуваш телендә? Чөнки “Минем әни - татар тормышын кабул иткән чуваш кызы”, - дип аңлата моны Азат үзе. “Минем канымда ничек татар каны акса, нәкъ шулай чуваш каны да ага» , - ди ул үзенең ике милләт улы булуына искәртеп.
Ни өчен бу җыр шулкадәр кешене җәлеп иткән? Чөнки Азат бу җырны әнисенә йөрәк түрендә йөрткән бар җылы хисләрен салып башкарды. Алай гына да түгел, җырны башкарганда, Азатның күзләренә яшь тыгылып, ул җырның берникадәр өлешен үзенә кушылып елаган залга карап торырга мәҗбүр булды.
Менә шулай, миллионер булырга теләсәң, бар күңел җылыңны биреп җырларга кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|