|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2020 Мәдәният
Татар филармониясе концертларын онлайн карау буенча Россиядә иң яхшылар унлыгына керәГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сайтларында һәм социаль челтәрләрдә классик музыка концертларының онлайн-трансляцияләрен карау буенча Россиядә иң яхшылар унлыгына керде. Россиянең иң яхшы филармонияләре рейтингын ТурСтат порталы тәкъдим итте. Классик музыка концертлары өчен Россиянең иң яхшы 10 филармониясе арасына Мәскәү филармониясе, Д. Д. Шостакович исемендәге Санкт-Петербург академия филармониясе, Новосибирск дәүләт филармониясе, Мәскәү өлкәсендәге Мәскәү өлкә филармониясе, Екатеринбургтагы Свердловск филармониясе, Казандагы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Уфадагы Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе керә.
Бу исемлектә Түбән Новгородта М. Ростропович исемендәге Түбән Новгород дәүләт академия филармониясе, Самарада Самара дәүләт филармониясе һәм Чабаксарда Чуваш дәүләт филармониясе дә бар.
Рейтинг филармонияләрнең популярлыгын анализлау һәм концертларның филармония сайтларында һәм социаль челтәрләрдә онлайн-трансляцияләре тәкъдимнәре нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.
--- |
Иң күп укылган
|