поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.07.2010 Мәдәният

ТАТАРНЫКЫ ТҮГЕЛ. КЕМНЕКЕ?

Башкалабызның үзәгендә – Ирек мәйданында искиткеч мәһабәт бер бина тора – герой-шагыйребез, милли горурлыгыбыз Муса Җәлил исемен йөрткән Татар дәүләт опера һәм балет академия театры ул. Әйе, әйе, Федор Шаляпин исемендәге опера фестивале һәм «канатлы татар» Рудольф Нуриев исемендәге балет фестиваленең «бишеге» булган театр. Хәер, «театр» сүзенә «безнеке» булуын аңлаткан «ыбыз» кушымчасын куштым кушуын да… Ул театрның безнеке булуы… бераз шикләндерә. Дөрес, ул безнеке иде.

«1933 елның 4 ноябрендә Мәскәү консерваториясе каршында, булачак театрга кадрлар әзерләү өчен, Татар опера студиясен булдыру турында карар чыга. Студияне 1934 елның 2 февралендә ачалар. Дүрт ел буе биредә Казаннан килгән талант ияләре – дирижерлар, композиторлар һәм җырчылар белем ала. Студияне тәмамлаган белгечләр 1938 елда Казанга кайта һәм 1939 елда Н.Җиһановның «Качкын» операсы белән театрны ачып җибәрә. М.Рахманколова, Г.Кайбицкая, А.Измайлова, С.Садыйкова, З.Бәйрәшова, М.Булатова, У.Әлмиев, Ф.Насретдинов кебек якты талант ияләре милли театр традицияләренә нигез сала.

 

1956 елның 28 сентябрендә «Алтынчәч» спектакле белән театрның хәзерге бинасы ачылды. СССР Югары Советы Президиумы карары белән театрга герой-шагыйрь Муса Җәлил (1939-41 елларда ул биредә әдәби бүлекне җитәкләгән) исеме бирелде».

 

Татарстан архивында сакланган бер документта – театр директорының 88нче номерлы приказында (23 май, 1939 ел) әдәби бүлек мөдире М.Җәлиловка (шагыйрь Муса Җәлил) татар әдәби теленең чисталыгын, җырда тел культурасы булуын күзәтү функциясе йөкләнүе турында язылган («борьба за чистоту ... татарского языка в данном ответственном этапе формирования оперного театра заслуженно считается активной борьбой за создание национальной оперы»).

 

Болары тарихи чыганаклардан алынган мәгълүмат булды. Күрәсез, илебезнең иң авыр елларында да милли республикаларда опера сәнгате турында кайгыртылган һәм автоном республикалар өчен Мәскәүдә милли кадрлар әзерләнгән. Безнең Опера һәм балет театры фәкать татар театры буларак барлыкка килгән.

 

Шул чордан соң 70 елдан артыграк вакыт үтте. Нинди үзгәрешләр кичереп, нинди уңышларга иреште дә, кая таба бара ул хәзер? Әйдәгез, театрның 2009 елгы Европа гастрольләре өчен чыгарылган буклетына күз салыйк. Үткән сезон башында театр Пуччининың «Мадам Баттерфляй» операсын куйган иде. Опера сөючеләргә премьера тәкъдим иткәннән соң, театр Европа гастрольләренә юл тотты. Казаннан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры чыгып китсә дә, Европага… «STAATSOPERA VAN TATARSTAN» килеп төшә һәм ай дәвамында уңышлы гастрольләрдә йөреп кайта.

 

Мин театрыбызның Европага танылуына бик сөенәм. Җәлил исемен ияртеп йөрмәвенең дә берәр сере бардыр дип уйлыйк. Безнең кебек менеджмент серен аңламаганнарга анысы – караңгы. Шулаен шулайдыр да, ә бит татар драма театрларына халыкара фестивальләргә катнашырга да, гастрольләргә йөрергә дә исемнәре комачауламый. Алар Камал, Тинчурин, Кариев исемнәрен горурлык белән йөртәләр. Исем – аларның бренды.

 

Инде исеменнән театрның җисеменә күчик. 145 миллион еллык бюджетына өстәп, соңгы елларда 23 әр миллион Татарстан Президенты гранты да алып барган театр елга ике фестиваль уздыра (алар – театрның «визит карточкасы»), уртача ике премьера (гадәттә, бер опера һәм бер балет) чыгара, сезонга утызлап спектакль күрсәтә. Калган вакытында театр бинасы, нигездә, гастролёрлар өчен арена хезмәтен үти.

 

Әйдәгез, театр эченәрәк күз салыйк: «С 1981 года бессменным директором Татарского академического государственного театра оперы и балета им. М.Джалиля является Рауфаль Мухаметзянов. Впервые в России он создал уникальную художественно-административную модель театра, приближенную к европейской и ввел контрактную систему, позволяющую привлечь к работе над спектаклями наиболее талантливых режиссеров, балетмейстеров, художников, исполнителей». Әлеге өзекне театрның рәсми сайтыннан тәрҗемә итмичә генә китерүемнең сәбәбе – сайтның бары тик урыс һәм инглиз телләрендә генә булуына басым ясау ниятеннән.

 

Менә шундый хәлләр, укучым! «Усман Әлмиев, Фәхри Насретдинов, Азат Аббасов, Мөнирә Булатова кебек якты талант ияләре нигез салган милли театр традицияләре» һәм Җәлилләрнең милли опера турындагы хыяллары һәм тырышып йөрүләре Европага якынайтылган уникаль сәнгати-административ модель басымы астында калып югалган түгелме соң?

 

«Уникаль модель» дигәнебез – барыбызга таныш контракт системасы. Үз җырчыларыбыз белән контрактлар әкренләп өзелеп, спектакльләр чакырылган режиссер, дирижер һәм артистлар белән куела. Шулай итеп һәр спектакль – премьера, һәр спектакль – яңа исем, һәр спектакль – аншлаг. Күреп кайткан дусларым сөйли: Россиянең башка зур шәһәрләрендәге (мәсәлән, Новосибирскида) опера театрлары буш залларда җырлыйлар, ди. Димәк, татар опера карамый, аңламый, яратмый дигән сүз урынсыз. Бу – сәбәп кенә. Башка халыклар да артыгын карамый, алар кадәр генә без дә карыйбыз да, аңлыйбыз да.

 

Шундый премьералар чыгарылгач, фестивальләр үткәрелгәч, үзе Европа буйлап гастрольләрдә йөргәч, сайтында язылганча, зал 93 процентка тулгач, теге «Европаның уникаль моделе» үзен аклый булып чыга түгелме? Тик шунысы бар – театр хәзер милли байлыгыбыз түгел, анда безнең милли хәзинәләребез калмады диярлек, анда безнең милли җырчыларыбыз юк дәрәҗәсендә. Театрга алар кирәкми, ул «наиболее талантлыларны» читтән китерә. Спорттагыча, ягъни мәсәлән. Тик татар командасы булып төрекләр, испаннар һәм тагын әллә кемнәр туп типкәнгә сөенеп, «Ур – ра» кычкырсак та, «Татар дәүләт академия театрында» милли җырчыларны һәм милли әсәрләрне күрәсе килә. Зал 93 процентка тулмаса да…

 

Тел чисталыгын заманында Җәлилләр кайгырткан, милләтебезнең легендар композиторлары, җырчылары бар иткән Татар опера театрының репертуарына һәм труппасына күз салыйк. Хәзер театрда Җәлил эшләсә, ул эшсезлектән тилмерер иде, мөгаен, чөнки репертуарда тел чисталыгын контрольдә тотарлык милли әсәрләр юк. Моннан берничә ел элек куелган «Шагыйрь мәхәббәте» (Р.Ахиярова музыкасы) дә күптән уйналмый. Караган кешеләр хәтерлидер – әлеге операда сәхнә күтәртелә иде, дөрестерме-юктырмы, шул механизм ватылган ди (театрның аны төзәтергә мөмкинлеге юклыгына ышаныргамы?).

 

Ә бит милли операбыз багажында шактый куелган һәм куелмаган татар әсәрләре саклана. Хәтта «Евгений Онегин»ның татарча варианты бар, диләр. Тамашачы «Җәлил» операсы белән патриотизмга, «Алтынчәч» белән якыннарын кадерләргә өйрәнер, «Башмагым»ны карап, татарның ягымлы юморына сокланыр иде. Опера тамаша кылырга килгән татар баласы «Трубадур»ны карап – хыянәткә, «Риголетто»ны карап фахишәлеккә өйрәнә, дисәм, опера сөючеләр мине гафу итсен иде.

 

Труппага килгәндә (сүз опера труппасы турында бара), ул юк дәрәҗәсендә. Ике дистә елга якын театр шулай яши – зур гонорарларга читтән килгән йолдызлар җырлый. Ә үзебезнекеләр – запаста. Дәрәҗәле конкурсларның лауреатлары була торып, мактаулы исемнәр йөртә торып, вак-төяк партияләрне җырлаштыргалап йөриләр. Җырчы бит ул баздагы йөзем шәрабы түгел – озаграк томаланып торган саен бәясе артмый. Җырчы җырлап кына үсә ала. Тик капитализм хөкем сөргән театр артист үстерү максатын куймый. Урыс әйтмешли, ул – «нахлебник», әзерләп биргәнне генә «ашый».

 

Быел Казанда Россия музыкаль югары уку йортлары чыгарган вокалистларның 38нче фестиваль-смотры үтте. Биредә яшь җырчыларны музыка белгечләре, музыкаль уку йортлары педагоглары тыңлый. Консерватория тәмамлаучыларга эшкә урнашырга, ә театрларга артистлар сайларга мөмкинлек бирә торган бу «Җырчылар ярминкәсе» ел саен Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Ярминкәдә безнең Казан дәүләт консерваториясе студентларына да сорау зур ди. Кызык, дөресрәге, кызганыч, быел 30 елга беренче мәртәбә «Җырчылар ярминкәсе» Казанда, аның гала-концерты Опера һәм балет театры бинасында үткәрелсә дә, театр җитәкчелеге биредә катнашуны кирәк тапмаган. Дөрес, оештыручылар таләп иткәч кенә, директор урынбасары Юрий Ларионов кергән ди. Белүемчә, Ларионов – элеккеге биюче.

 

Былтыр театрга яңа вокалистлар алуны сорагач, театрның элеккеге сәнгать җитәкчесе Гүзәл ханым Хәйбуллина: «Консерваториядә безнең югарылыкка җитәрлек җырчылар юк», – дигән иде. Быел да, әлеге урынны Гүзәл ханым биләмәсә дә, үзгәрешләр сизелмәде.

 

Театрга соңгы җырчы алынганга да дүрт ел вакыт узган икән инде. Татар егете Владимир Васильев иде ул бәхетле җырчы. Быел Владимир, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тәкъдиме белән, «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды. …Бик күп халыкара конкурслар лауреаты булган бу егетебез милли операларыбызда рәхәтләнеп җырлый алыр иде.

 

Күрәсез, киләчәктә академик вокал белән милләтенә хезмәт итәргә хыялланган татар малайларын һәм кызларын якты офыклар һәм матур перспектива көтми. Европаның уникаль моделенә милли кадрларыбыз кирәкми.

 

Театрның опера труппасында ике дөньякүләм танылган җырчы бар – Михаил Казаков һәм Альбина Шаһиморатова. Михаил – Мәскәүдә, Альбина – Хьюстонда. Театр аларны штатта тота икән, димәк, моның хикмәте бар – мөгаен, аларның исеме театр өчен дәрәҗәдер. Шунысы кызык – Альбина белән Михаил үзләре Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солистлары булулары белән горурланалармы икән? Кайлардадыр чыгыш ясаганда алар «татар театрыныкы» булуларын игълан итәләрме икән? Юктыр кебек.

 

«Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры академия 2006 елдан бирле ел саен 23 миллион Татарстан Президенты грантына ия була. Бу еллык бюджетны 20 процентка арттыра», дип язган былтыр «Forbes» журналы. Юк, мин татарның милли драма театрлары «Нәүрүз» фестивале үткәрергә акча табалмыйча азапланганда, опера театрының ике фестиваль уздыра алуын күпсенмим. Театр Голландия агентлыклары белән хезмәттәшлек итеп, алар кубызына биегәндә дә, хәзер дә репертуар сәясәтен Европа ихтыяҗын күздә тотып төзесә дә – безнеке, Татарстанныкы. Әмма 145 миллионлык бюджеты булган театрда безнең милли әсәрләр тыңларга хакыбыз бар, татар егетләренең һәм кызларының шул театрда җырларга хакы бар.

 

Әлбәттә, талантлы татар егетләре-кызлары югалмас. Әнә, татар кызы Альбина Шаһиморатова дөньяга танылды. Алла бирсә, киләчәктә дә Альбиналарыбыз булыр. Бәлки аларга кайлардадыр «исемләнеп» кайтканнан соң үз театрыбызда да җырларга насыйп булыр...

 

Азактан

 

Былтыр, кризиска сылтап, театрның 9 процент чамасы бюджеты киселгән икән. Театр директоры Рәүфәл әфәнде «Forbes» журналы корреспондентларына зарланып: «Финанслардагы теләсә нинди кыскартылулар эшчәнлегебезнең бөтен моделен җимерә», – дигән. Бәлки милли операны юкка чыгарган модельне җимерү өчен театрны азрак грантсыз яшәтеп караргадыр. Сезон буена бер милли әсәр кую түгел, булганын да уйнамаган, еллар дәвамында бер артист үстерә алмаган театр милли республика бүләгенә лаекмы? Грантсыз калып, йолдызлар белән контракт төзи алмаган театр артистсыз ничек яшәр иде икән?

 

…Милли театр бик авыр елларда барлыкка килгән. Ана телен искә төшерү өчен аңа тагын авыр чорлар кирәкме икәнни?..

 


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 7 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»