|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2020 Шоу-бизнес
Раяз Фасыйхов: «Үзизоляция әллә нинди адымнарга этәрә»Карантинда утырып, һәркем үзендә яңадан-яңа сәләтләр ача башлады. Җырчы Раяз Фасыйхов та үзен аш-су өлкәсендә сынап карага булган: кызы ярдәме белән, эремчекле печенье пешергән. “Мин үземне ашарга пешергә яратам, яхшы пешерәм дип әйтмим, ләкин үзизоляция әллә нинди адымнарга этәрә”, - ди Раяз үзе. Язылучыларына җырчы эремчекле печенье пешереп күрсәтә. Рецептны ул Гөлназ Сәфәрова инстаграмыннан алса, эремчекне Салават Фәтхетдинов үзе күчтәнәч итеп биргән. Менә шулай, вирус килеп чыкмаса, Раяз печенье пешермәс иде әле. Күңелсез вакыйгаларның да уңай ягын табып яшик.
--- |
Иң күп укылган
|