|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2020 Дин
Иртәнге намазны сәхәр тәмамлангач та укырга ярыймы?Ураза тотучы мөселман кардәшләребез арасында иртәнге намазны ничәдә уку турында аңлашылмаучанлык бар. Берәүләр сәхәр тәмамлангач та укый. Икенчеләр намаз вакытлары таблицасының «мәчетләрдә укыла» дигән графасына туры китереп 20-30 минуттан соң гына укый. Кайсысы дөрес? «Матбугат.ру» дин әһелләре сүзенә таянып аңлатма бирә:
Намаз вакытлары таблицасында «Сәхәр тәмам» яки «таң беленә» графасы иртәнге намазның кергәнен аңлата. Шуның өчен ул вакытка тикле сәхәрне ашап бетергәч, иртәнге намазны укырга ярый. Ә «мәчетләрдә укыла» дигән графа ул, элеккеге гадәт буенча килә. Чөнки намазны азрак соңрак кояш чыкканчы укуда кимчелек юк. Диния Нәзарәте төзегән намаз вакытларын файдаланырга киңәш итәбез.
--- |
Иң күп укылган
|