поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.04.2020 Шоу-бизнес

Аиша: "Соңгы көннәрдә апатия башланды. Бар да акчасызлыкка килеп терәлә..."

"Кызлы йорт"тагы кызларның берсе, җырчы Аиша кыю һәм туры сүзле булуы белән аерылып тора. Аның Инстаграмдагы аккаунтына керсәгез яки җырларын тыңлап карасагыз, моны аңларсыз. Чибәр, талантлы татар кызының шундый тәвәккәл, куркусыз булуы гаҗәеп. Аиша белән серләшеп утырулары рәхәт, ничек бар шулай ул. Әңгәмәбез дә шундый.

- Аиша, холкыңны яратам. Каян килә сиңа шундый кыюлык?
 
- Холкым үземә дә ошый. Мин - гадел, юмарт. Кыюлык тормыштан бирелгәндер, аннан соң дөнья да өйрәтте. 7-10 ел элек болай ук кыю түгел идем мин. Ояла идем. Тормыш сынаулары кыю булырга өйрәтте. Мин "мин кемнән ким яки кем миннән яхшырак?" дигән фикердә. Кеше ни әйтер дип бөтенләй курыкмыйм. Кемнеңдер акыл өйрәтүе миңа кызык түгел. Минем үз фикерем, карашым, акылым бар. Тәнкыйть әйтәләр икән, күп очракта җавап бирмим. Адекват тәнкыйть булса, колак салам. Шулай да үземчә эшләргә яратам.
 
- Күпләр өчен артист кеше - үрнәк өлгесе, аңа охшатып киенергә, сөйләшергә тырышалар. Социаль челтәрләрдә синең кальян тартканыңны һәм, сирәк кенә булса да, сүгенүеңне дә күрәбез. Иҗатыңны яратучыларга, бигрәк тә яшьләргә начар тәэсир итмәсме бу?
 
- Кемнән үрнәк аласын һәркем үзе сайлый. Мин беркайчан да үземне үрнәк итеп куймыйм. Бөтен кеше дә тарта, эчә, сүгенә. Минем очракта, мин моны яшермим. Кеше үзеннән алиһә ясаганчы, үз-үзе булып калсын. Әгәр кеше тартмый яки сүгенми икән, минем тормыш аңа тәэсир итәргә тиеш түгел. Гадәттә, шуны ук эшләүчеләр бу күренешне тәнкыйтьләп сөйләргә ярата. Дөньяда бер мин генә шундый булсам, аңлар идем. Тик миннән кала, фильмнар, блогерлар, рус эстрадасы бар. Аларның җырларында тоташ сүгенү һәм яшьләр шуны җырлый.
 
- Апаларың сиңа кисәтү ясыймы? Арагызда синең кебек кыюлар бармы?
 
- Рәфинә елына ике тапкыр "алай ук чыгарма инде" дияргә мөмкин. Ләкин мин үз аккаунтымны күңелем кушканча алып барам. Минем белән яшәүче бишенчебез миңа күбрәк охшагандыр. Бер мохиттә яшәгәч, бер-беребезне күбрәк аңлыйбыз. Рәфинә дә безнең кебек, әмма бераз сабыррак.
 
- Аиша, күңелең тулган вакытлар буламы? Ничек бушанасың?
 
- Күңел тулган вакытлар була. Андый чакта мин елыйм. Тик күз яшьләрен беркемгә дә күрсәтмим, хәтта апа-сеңелләремә дә. Ялгыз калып бушанам.
 
- Йөрәгеңне яралаганнары бармы?
 
- Бар. Аралар өзелгәнгә инде бер ел булса да, берәүне яңа гына оныта башладым. Ул кешегә шулкадәр ышандым, аннан мондый кәбахәтлек көтмәгән идем. Мин аны бер кичәдә башка кыз белән күрдем. Ә ул үзен берни булмагандай тотты. "Аиша, безнең киләчәгебез юк", - дип алдан әйтсә, миңа ул кадәр үк авыр да булмас иде. Вакыт төзәтә дисәләр дә, аны оныту бик авыр бирелде һәм бирелә...
 
- Яраларыңа кагылган булсам, гафу ит... Белүемчә, әниегезне чиратлап карыйсыз. Тырышасыз, тәрбиялисез, һәрвакыт үзе белән шөгыльләнәсез. Хәле ничек? Аны тәрбияләүдә иң кыены нәрсә?
 
 Әнинең хәле шулай ук. Иң мөһиме - начар булмасын. Безнең өчен аның хәле тотрыклы булуы - юаныч. Иң якын кешеңнең, ә минем өчен ул әни һәм апа-сеңелләрем, авыр хәлдә күрү - бик авыр. Ул бит әни! Рухи яктан моны кабул итүе бик кыен. Әнинең акылы баланыкы кебек, гәүдәсе генә авыр. Күтәреп мунчага яки ваннага алып кереп юындырабыз. Билләр калмый, әмма анысына түзәрлек. Кайвакыт зур йомышын кая туры килә, шунда башкарырга мөмкин, чөнки үзе сизми кала яки өлгерми. Аны ачуланып та, елап та булмый. "Әни, бар да яхшы, борчылма", - дисәм дә, күңел тула. Мондый аяныч хәлдә калырга дошманыңа да язмасын. Үз башыңа төшмичә аны аңлап булмый, төшә дә күрмәсен.
 
- Син төрле телләрдә бик оста җырлыйсың. Кайсы телдә җырлау аеруча ошый үзеңә?
 
- Татар җырларыннан кала, рус телендә җырлау ошый. Репертуарымда 300ләп русча җыр бар. Инглиз телендә дә җырларга яратам, тик анысын өйрәнергә вакыт кирәк. Минем шундый үзенчәлегем бар: җырны беренче ишетүдән отып калам, шуңа күрә җиңел җырлыйм.
 
- Ресторанда җырчы булып эшлисең. Әмма рестораннар эшләмәү сәбәпле, син хәзер үзизоляция режимында. Ничек яшисең?
 
- Артык исем китә торган кеше булмасам да, соңгы көннәрдә ниндидер апатия  (күңел төшенкелеге) башланды. Бар да акчасызлыкка килеп терәлә. Бер ай өйдә утырабыз, кесәгә суга башлады. Түләүләрдән беркемне дә азат итмиләр.  Бу хәл май аенда да дәвам итәчәк, диләр. Куркыта, кредит та бар, фатир өчен дә түләргә кирәк. Кызганыч, безнең кайберәүләрнеке кебек әти-әни йортына кайту бәхете юк...
 
Лена Рәхимова
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 25.04.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»