поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.04.2020 Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов: "Хәерче хәер бирә алмый"

Татарстанда 55 мең кеше айга ике тапкыр азык-төлек җыелмалары алачак. Мондый ярдәм республика казнасы хисабына башкарыла. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

- 7 яшькә кадәр түләүләр бар. Ә 8-9 яшьлек балаларның  да ашыйсы килә бит. Шуңа да безнең тарафтан шундый ярдәм оештырылды. Медицина хезмәткәрләренә дә ярдәм итәргә кирәк. Бу ярдәм мохтаҗ кешеләргә бирелсен иде һәм мондый гамәлләр кылу берәүгә дә артык булмаячак, - дип белдерде Президент.  
 
Ул “Татнефть” оешмасының Кытайдан җиһазлар һәм битлекләр кайтаруын, “Нэфис” оешмасының антисептиклар җитештереп, ярдәм итүен билгеләп үтте һәм андый гамәлләрне матбугат чараларында күбрәк яктыртырга өндәде.
 
- Гадәттә безнең хәйрия чаралары бер җиргә китә. Без хәзер кайсы катлам кешеләренә күбрәк ярдәм таләп ителүен һәм аларга ничек булышырга мөмкин икәнен карадык. Безнең үзебезнең дә быел казна 12 млрд сумга кимеде. Хәерче хәер бирә алмый. Безгә оешмаларны саклап калырга кирәк. Федераль Хөкүмәт карары буенча, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр дәүләт ярдәменә дәгъва кыла алмый. Без бу юнәлештә дә эшлибез. Ашаган белми, тураган белә. Федераль дәрәҗәдәге хезмәттәшләрне дә тәнкыйтьләргә була, әлбәттә. Кемнедер табып, каты гына сүгү — ул иң җиңеле, - дигән фикерен җиткерде Рөстәм Миңнеханов хакимият вәкилләрен тәнкыйтьләүчеләргә җавап итеп.
 
Республика лидеры хәзерге вакытта иң авыры — коронавирус йоктыручылар саны арту, аларның кемнәр белән контактта булуны ачыклау кыенлашу, ди. Беренче 100-150 кешедә вирус каян ияртелгән икәнен ачыклап булса, хәзер бу эш катлаулана. Чөнки республика районнарында вахта юлы белән эшләүчеләр дә шактый.
 
- Хәзер без башка төбәкләрдән Татарстанга кайтучыларны да карантинда утыруны сорыйбыз. Карантин нәрсә ул? Кеше өенә кайта, ә анда аның гаиләсе. Берәрсе аларга тоз, ипи артыннан да кереп чыкса... Бик тә җиңел хәл түгел, эшне оештыру авыр. Медицина хезмәткәрләре белән килеп чыккан очракны  алсак та, башта авыруда бернинди вирус билгеләре дә күренмәгән, тест тискәре нәтиҗә биргән... һәм бер көнне ул уңай күрсәткән. Вакыйгалар ничек буласын без алдан белә алмыйбыз. Әлбәттә, сакланырга кирәк. Ярар, үзең генә авырсаң, ул бит башкаларга да иярә. Без барыбыз да Ходай кулында. Сабыр булыйк, - диде Рөстәм Миңнеханов.
 
Ул шулай ук халык белән һәрдаим элемтәдә булуын, барлык тәкъдимнәргә дә ачык икәнен искәртте.
 
- Хәзер хәтта авыл җирлекләрендә дә мондый кыенлыклар бар. Җитәкчеләрнең, депутатларның квадрат метрлар белән хәлләр начар түгел. Кечкенә мәйданда яшәүче зур гаиләләр бар. Ярар бала көн озын уйнаса гына, ә кайберләренә укырга, белем алырга да кирәк бит. Без боларның барысын да аңлыйбыз, - диде һәм депутатларга короновирус белән көрәштә ярдәм итәргә өндәде.

---
Шәһри Казан
№ --- | 23.04.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»