|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2020 Шоу-бизнес
Венера Ганиева: «Салаватның әтәче мине шулкадәр туйдырды!»21 апрельдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева онлайн концерт бирде. Тамашачыларына ул Салават Фәтхетдинов белән дачада кайчандыр күршеләр булып яшәүләре турында сөйләде. Кызыклы хәлләрне дә искә алды: "Салават белән Ләйсән һәр яз саен йомырка сала торган кырык тавык һәм бер әтәч сатып ала иде. Аларга ничек авырга туры килгәнен күз алдына китерәсезме? «Ни өчен ул тавыклар янына әтәчне дә сатып аласың?» — дип сорый идем. «Әтәч миңа кирәк», — дип җаваплый иде Салават.
Дөресен әйткәндә, Салаватның әтәче мине шулкадәр туйдырды! Көн саен иртәнге өчтә уята иде. Бервакыт хәтта бәреп үтерәсем дә килде, ләкин барып чыкмады. Шуннан соң күченергә булдык!" — ди шаяртып сөйләде җырчы.
Моңа кадәр "Матбугат"та Салават коронавирус аркасында әтәчен күралмас дәрәҗәгә җиткән дип язган идек.
Фото: Казанские ведомости
--- |
Иң күп укылган
|