поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.04.2020 Җәмгыять

Самара кызы Казанда да сынатмый

Соңгы елларда Казан популяр туристик юнәлешкә әверелде. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән кунакларны Казан кирмәне, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Бауман урамы һәм башка истәлекле, тарихи урыннар җәлеп итә. “Кремль территориясендә урнашкан «Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзәгендә шәһәребезнең кунаклары өчен көн саен экскурсияләр уздырыла”, - дип сөйли экскурсовод Азалия Шәрәфетдинова.

Азалия – Самара кызы. Шәһәрнең 90 санлы гомумбелем бирү һәм 4 санлы сәнгать мәктәпләрен бишле билгеләренә генә тәмамлап, Казанның мәдәният институтына укырга кергән. Бүген ул “Сурәтләү сәнгате культурасы” (“Художественная культура изобразительных искусств”) факультетының 2нче курсында белем ала.

- Азалия, ә син ничек экскурсияләр уздыра башладың соң?

- Доцентыбыз, сәнгать белеме кандидаты Ирина Фаикъ кызы Лобашева алып барган “Сәнгать тарихы” курсларын узарга насыйп булды. Мөгаллимәбез тырышлыгымны, яңа белемнәргә омтылышымны күргәндер инде. Студентлар арасыннан «Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзәгенә экскурсияләр уздыручыларны җыюларын ишеткәч, мине тәкъдим иткән. Миңа бәхет елмайды, дип уйлыйм. Гадәттә, анда “Сәнгать белеме” (Искусствоведение) факультетларында уку-чыларны алалар. Менә ярты елдан артык, хезмәт килешүе нигезендә, экскурсовод булып эшлим.

- Яңа юнәлешкә кереп китүе авыр булгандыр?

- Моның өчен сайлап алу туры узарга, “Сәнгать белеме” буенча имтихан тотарга туры килде. Шуннан соң гына мине яңа ачылган «Матисс. Пикассо. Шагал... Эрмитаж җыентыгында 1910 - 1940 еллардагы Көнбатыш Европа сәнгате” күр-гәзмәсенә эксурсовод итеп куйдылар. Бу тема буенча бик күп китаплар укыдым, туристларга кызыклы булырлык экскурсия программасы да төзедем.

- Чит ил туристлары белән ничек аралашасың, Азалия?

- Әлегә «Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзәгендә экскурсияләр рус һәм татар телендә генә алып барыла, чит ил туристлары үзләренең тәрҗемәчеләре белән киләләр.

Әлбәттә, экскурсияләр алып баручылар берничә тел белергә тиеш. Мин дә француз теле (аны мәктәптә өйрәнган идем) курсларына язылдым. Кайбер делегацияләр өчен татарча экскурсияләр уздырырга кирәк, шуңа ана телен дә шомартам. Гомумән, Казанда күп оешмаларда эшкә урнашучыларның татар телен белү дәрәҗәсенә игътибар итәләр.

- Күпләр Эрмитажны Санкт-Петербургта гына бар дип уйлыйлар...

- Казандагы күргәзмә үзәге — Дәүләт Эрмитажының беренче филиалы. Ул 2005 елның августында Казанның 1000 еллыгы кысаларында ачыла. “Эрмитаж-Казан” үзәгендә Петербург коллекциясенең бер өлеше куелган, ә ярты ел саен билгеле бер тематикага багышланган вакытлы күргәзмәләр дә уза.

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә экспозиция заллары, компьютер класслары, лекция һәм конференция заллары бар. Күргәзмәләргә сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, тарихи һәм мәдәни коллекцияләр куела. Көн саен экскурсияләр, нинди дә булса чаралар уздырылып тора. Балалар өчен дә кызыклы программалар каралган.

- Санкт-Петербургтагы Эрмитажда булганың бармы?

- Узган елда анда булдым. Тик бөтен экспонатлар, күргәзмәләр белән танышу өчен бер атна вакыт та җитмәс, мөгаен. Әмма илебезнең Төньяк башкаласында туристлар да күбрәк, бер залда берьюлы берничә төркем өчен экскурсияләр барганын күрдем. Бу музей хезмәткәрләренә дә, килгән кешеләр өчен дә уңайсызлык тудыра. «Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзәгенең заллары бик зур түгел. Минемчә, бу бик җайлы. Экскурсияләр туристлар төркемнәре очрашмаслык итеп төзелгән.

- Бүген музей ишекләре ябыктыр инде?

- Әйе, илдәге санитар-эпидемиологик вазгыяте сәбәпле, күргәзмәләр үзәге әлегә эшләми. Шулай да «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрдә онлайн-экскурсияләр алып барыла. Мин дә әлегә Самарада, әти-әнием янында ял итәм.

- Азалия, киләчәктә рәссаммы әллә экскурсоводмы булырга телисең?

- Әлегә төгәл әйтә алмыйм. Ә менә “Сәнгать белеме” буенча югары белем алу теләге бар. Мөмкинлек булса, бу хыялымны чынга ашырырмын, дип уйлыйм.

«Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзәгенең “Тәкъдимнәр һәм бәяләмәләр китабы”нда минем турыда дистәгә якын мактау сүзләре язылган. Кунакларыбызның канәгать калуы иңнәремә канат куйгандай була, тагын да тырышыбрак эшлисе килә.

Әле менә өйдә булсам да, Казанны, курсташларымны, хезмәттәшләремне сагынам. Аллаһы теләсә, коронавирус пандемиясе узгач, кабат яраткан эшемә кайтып, экскурсияләр уздыра башлаячакмын. Күргәзмәләр үзәгенә самаралыларны да көтеп калам. Рәхим итегез, якташлар!

Әңгәмәдәш - Алия АРСЛАНОВА.


---
Бердәмлек
№ --- | 23.04.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»