поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.07.2010 Җәмгыять

ТАГЫН НӘРСӘНЕ КОРЫТАСЫГЫЗ КАЛДЫ ИКӘН?...

Быелгы корылык турында сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Басу-кырларга чыгам да җаным сызлауга түзә алмыйча ятып җирне тыңлыйм. Ул да сыкрап-әрнеп сулыш ала: көя, яна, тереләй учакта янган кеше кебек. Тирәннән килгән авыр сулышы колакны түгел, йөрәкне яндыра. Ярдәм сорый. Җир-ана, эшләгез инде бер нәрсә, бетәбез бит, нигә шундый авыр чагымда булышмыйсыз, мин бит сезнең туендыручыгыз дип инәлә кебек. Көйгән башак өстенә тамган күз яшьләрем җирне сугара алмый шул.

Сөйләшә белми диләр җирне – юк сүз. Аңлый белмибез, аңларга теләмибез. Яткан җиремнән торып, тезләнеп күк йөзенә күз салам. Нигә китәсез, болытлар?! Инде нәкъ менә сез, безне ташлап китмәссез, җиргә хәл алырга мөмкинлек бирерсез дип өметләнгән идем, шулкадәр якын идегез бит безгә, нигә тагын Киров ягына агыласыз?! Җаным очып чыгып, болытларга асылынып көйгән туган ягым җиреннән өстерәлеп бара кебек. Һәр түмгәккә эләгеп умырыла төсле. Юкса әрнер-сызлар идемени соң шулкадәр!.. Баш берни уйлый алмый, күзләр дә тәмуг кайнарлыгы, аннан ут чәчрәп чыгып корыган-көйгән кырга төшеп, бөтен дөньяны ут итәр төсле. Үзем дә сизмәстән кулларым белән күзләремне каплыйм, әле дә ярый якын-тирәмдә кеше юк, исәрләнгән бу диярләр иде. Нигә шушы көнгә калдык соң әле? Иң бай табигать бездә бит, күлләр, буа-елгалар, чишмәләр, коелар... Җирне ике метр казуга су тибә башлый иде, нигә су астындагы чишмәләр кинәт юлларын үзгәртеп, күлләрне, буаларны су белән туендырудан баш тарталар? Барысына да бары үзебез гаепле, безнең табигатькә карата эшләгән җинаятьләребез, өсте-өстенә эшләгән этлекләребезнең эзсез үтмәячәге билгеле иде. Күз алдымнан мәңге китмәячәк ачыклыктан, авыртудан елап, корсак асларына җиткән тирестә торучы чылбырга бәйләп куелган таналар, сыерлар. Әле күпме генә вакыт узды ул көннәрдән соң – колхозларны максатчан бөлгенлеккә төшереп инвесторга саткан көннәрдән. Генераль директорларны, рәисләрне ике көнгә бер алыштырдылар. Акча, техниканы кем талый ала – шул талады, талый. Малларны тегендә-монда куган булып югалттылар. Шулкадәр шаштылар, хәтта малларга кышка азык кирәген бөтенләй оныттылар. Безнең болынлыклар печәнгә бай, яңгыр вакытында яуган елларда эченә аягүрә кереп китсә кеше күмелә. Шул болыннар "елап кала" иде, печәнен чабучы булмады. Аннан яңа мода чыгардылар – саламны җыймыйча кырга чәчеп калдырдылар. Имеш, ашлама. Күтәрәмгә калган маллар аяктан егылып тилмереп күзгә карап ята башладылар. Бозауларга көчләре җитми, соңгылыкларын сала алмыйлар, бозаулар туа тора, үлә тора иде. Чатнама суыкта тирес чыгаручы транспортер эштән чыгып, ферма сарайлары тирес, сидек белән тулды. Егылган малларның авыз-борыннарына шул шакшы боламык тула иде. Акча түләмәгәнгә мал табиблары, зоотехникар эштән киттеләр. Бу турыда газетага язгач мине "типкәләүләр", гаиләмне кагулар башланды. Мин кагу-сугуларны җитәрлек татыган кеше, төкерәм аның ише вак-төяккә! 42 яшемдә башымда сыңар кара чәч калмады, күземә карап үлгән малларны күреп, елап-сызланып, соңгылыгын сала алмыйча эчтән череп үлгән сыерларны кызганып... Шундый көннәрнең берсендә аңым югалган, күземне ачканда башымны күкрәгенә кысып Нурислам елый иде. Барыбер ташлый алмадым ферманы, Нурислам ничек кенә ялварса да. Шул көннән сул ягымны, әледән-әле котчыккыч көзән җыера, тиктомалга хәлем китә. Ул көнне без ипләп кенә үзебез генә кайттык өйгә, табиб чакырмадык. Ун көннән хәлем нык начарланып Мамадышка бардым, шунда гына белдек, миңа теге көнне инсульт булганын, сул ягымны җиңелчә паралич сукканны. Ферма маллары әниемнең гомеренә нокта куйды (аңын җуйган әниемне фермадан носилка белән алып чыктылар, өч ай тора алмый ятып, үлеп китте). Шул фермада капчык күтәреп, Рәҗәп абыемның эчәгесе өзелде, аны шулай ук күтәреп алып чыктылар. 11 операция кичереп, Казан сырхауханәсендә чиксез газапта гомере өзелде. Зөфәр абыем шул ферма малларының отчетын төзегәндә, таң атканда кулындагы ручкасын кысып тоткан көе инфаркттан үлде. Мин аларны мәңге оныта алмаячакмын. Җаным белән бәйләнгән мин малларга, хыянәт итә алмыйм, артык кыйммәт түләде гаиләбез алар хакына. Типкәләгез, төрткәләгез шунда, барыбер шул – Миләүшә булып калачакмын, барыбер яклаячакмын телсез хайваннарны. Кайда эшләвемә карамастан! Җиңел юлга, кырыйга каерылсам, әнием, абыйларым мине мәңге кичермәячәк. Минем артка юлым юк, чигенер мөмкинлегем юк. Мин хәзер дә шабыр тиргә батып елап уянам: шул маллар төшемә керә, төшемдә әниемне, абыйларымны кабат-кабат "күмәм". Алар миңа бер генә көн дә онытылып яшәргә мөмкинлек бирмиләр. Әйе, мин әшәке, кабәхәт, дөрес әйтәсез, эт җан мин, сез хаклы. Сез әйбәт булсагыз, миңа шул җитә. Инде төшләрегезгә керүем дә дөрестер, бәгырьгә үткән нәрсә шулай төшкә керә инде ул. Миңа гына түзәрсез, ачлыктан, сызланулардан тилмереп, мөлдерәп күзегезгә текәлеп, әкрен генә күзләреннән яшәү китеп барган маллар кермәсен сезгә, бар нәрсәгә түзеп була, бары тик хайван күз яшенә генә түзәр чама юк. Менә шушындый коры елда да һаман ялгыш өстенә ялгыш ясыйсыз. Ни ялындым: "Югары Козгынчы буасын аерым кешегә сатмагыз?!" – дип. Йөз кисәттем, тамырына балта чапмагыз, зинһар, бетерәсез буаны дип. Юк бит, сатканнар! Тикшерү юк, булдыра аламы бу кеше, табигать белән ярашып эшли алырмы дигән уй башларына да кереп чыкмый. Һәр буаның, күлнең хуҗасы булырга тиеш дигән сүз каян чыккан нәрсәдер ул, белмим. Табигать һәм халык аның хуҗасы. "Буаны алучы аның суын җибәрде", – диләр авылдашлары. Юк, бүген буа, суын пычрак лайла каплаган. Халык рәхәтәнеп су коена, балык тота торган су иде. Балык сатып кына, тиз генә баемакчы булалар. Җаның табигатьне кабул итми икән, нигә аңа бәреп керергә?          Бу сансызлыкка шаклар катып, районыбызда чыга торган Нократ газетасы мөхәрире Алена Смирнова белән шул эшмәкәргә чылтыратып карадык. Җавабын ишетеп егыла яздык: "Мин аны алмадым, ярты юлда туктадым", – дип тора. Соң, алмагач, документлаштырмаган көе нәрсә дип суын агыздың аның?! Ни җаның белән? Нәрсә караган Олыяз авыл җирлеге башлыгы, буа шул дәрәҗәгә җиткәнче! Моңа карата бит җинаять эше кузгатырга кирәк. Чынаягыңдагы чәең дип белдеңме әллә буаны теләсә нәрсә эшләтергә? Сокланып бетә торган түгел иде бу буаның маурлыгына. Аны шундый кызганыч хәлдә күреп, аягымның егәре китте, булсагыз да булырсыз икән!

 

Менә хәзер малларга азык әзерләү артыннан чабабыз. Ярый әле Киров өлкәсендә яңгырлар булды, безнекеләр шуннан болын печәнен чабарга сөйләшеп кайтып, печән алып кайтырга дип бер йодрыкка тупланып чыгып китә алдылар. Оеша беләбез бит авырлык килгәндә. Районда калганнар яфрак, кычыткан себеркесе әзерлиләр. Азык буларак алар әллә кем түгел инде. Яшь малга витамин сыйфатында гына яхшы. Ләкин мондый елны ул да ярый, кадерле, кар астыннан аларын да табып булмас. Безне әле авырлыклар алда көтә, чөнки чишмәләр юлларын үзгәртә. Ташлыяр авылында коелар кипте, Шыя ике ярдан эчкә таба 97 сантиметрга кимеде, чишмәләр саега, иртәме-соңмы, алар безне ташлап китәчәк. Мин 1921 елны белмим, ул елны минем әтигә бер яшь булган. Әбием сөте бетмәсен өчен, су эчкән дә су эчкән, бөерләре эштән чыккан, шешенеп йөри алмас хәлгә килгән, ниндидер могҗиза белән сабыйларын саклап кала алган. Үзе ак балчыкка юкә яфрагы кушып ашаган, ә күз карасы кебек саклаган кәҗәсенең сөтен кашыклап сабыйларына бүлгән. (Ә хәзер бер баланы үстерергә авырсынып тычкан үләксәсен ташлаган кебек теләсә-кая ташлыйлар).

 

Икмәк бик кыйммәтләнсә дә, халыкны күрә торып ачлыкка дучар итмәсләр, анысы, ә гөнаһсыз маллар тагы пычак астына керер микәнни? Шыя елгасын буарга кирәк дип тәкъдим керттем. Язгы ташу алып китәчәк дип кире кагалар. Барысын да исәпләп, сызып, ташу алып китмәслек, нык итеп бу турында язып аңлатып бирдем югыйсә. Нинди яхшы коену урыны, су запасы булыр иде бит! Белгәнебезчә, җыелган су болытларны тарта, димәк, буаланган су яңгырны чакырып торыр иде. Мул су янәшәдә булса, астагы чишмә тамырлары бик сирәк үзгәртә үз юлын. Аннан соң шунда ук каз, үрдәк, фермасы төзергә була. Бездә ялкау халык яшәми бит. Күпме кеше эшле булыр иде. Буадан фермаларга суны иң гади мотор белән кудырып була бит. Булганын бетерә беләбез, берәряңалык кертим дисәң, чәчләре үрә тора, билләһи! Козгынчы, Олыяз авыллары, гомумән, күпме авыл халкы Шыядан су кудырып ничә гектар җирдә печән үстерде! Печән күкрәктән була иде. Кичә шул болын аша уздым, балчыгына кадәр көтү кимергән, танырлык түгел. Эшләгән эш-гамәләребезгә, уйлаган уйларыбызга, сөйләгән сүзләребезгә анализ ясыйк. Табигать бездән үч ала димәс идем, бездән аермалы буларак, ул киң күңелле. Безнең яшәү рәвешенең төптән дөрес түгел икәнен искәртә ул. Бер бәйрәм булса күктә дистәләгән самолет болыт куа, рәхәтме әрнегән җан белән бәйрәм итүе? Акылга килмәсәк, табигатькә ярдәм итмәсәк, кешелекне бетү көтү, монысы әле аның кисәтүе генә, әле ул аерым-аерым төбәккә генә җибәрә сынавын. Телсез хайваннар рәнҗеше төште безгә. Гөрләп үскән печәннәрнең, ашлыкның кадерен бетердек.

 

... Ә буа барыбер кирәк. Төшегезгә генә түгел, әллә кайсы җирләрегезгә керәчәкмен әле, Алла боерса. Ә буаны ала язып калган эшмәкәр аны сафка бастырырга тиеш! Кулы белән эшләгәнен җилкәсе белән күтәрсен, ник авызы белән тутырмый шунда суны! Мин бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтачакмын әле. Их, егетләр, тагын нәрсә сатасыгыз, нәрсәне корытасыгыз калды икән?


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 9 | 20.07.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»