поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.04.2020 Ана теле

"Чын татар: Әни турында сөйләдем”, димәс": Урысча уйлап татарча сөйләргә күнеккән балалар (кешеләр) турында

Ана теле: Тел кануннарын – сөйләмебезгә. Ялганмалык – телебезнең төп хәсияти билгесе. Аны белеп, төгәл куллану – кануный таләп. Аваздан башлыйк.

Ә бит сөйләмдә татар теленең мәгънә белдерүче төп чара-коралы – ул сүз дип күнегелгән.. Мәгънәне төп бер сүз белән генә белдерүче телләр дә бар (кытай, гарәп һ.б.).  Төрки телләрнең күпчелегендә (шул исәптән татар телендә дә) мәгънә белдерүче сүз өлешләрдән тора. Грамматикада ике кисәктән дип кагыйдәләштерелгән:  төп (тамыр) сүз һәм кушымча. Гәрчә фәндә аларны өйрәнү дәрәҗәсе бертигез булмаса да сөйләм гамәлиятендә аларны куллану дәрәҗәсе бер-берсеннән һич кайтыш түгел.
   
Кушымча аерым торганда конкрет бер мәгънәне дәгъваламаса да, гомуми мәгънә белдерү ягыннан төп сүзләрдән (лексемалардан) һич тә калышмый; -лар/-ләр, -лык/-лек, -чы/-че, -ыш/-еш һ.б. кушымчаларның аерым торганда да мәгълүм мәгънә төсмере белдерүен һәркем сиземли. Кызганыч ки, кушымчаларның грамматик төрләре мәктәптә берникадәр өйрәнелсә дә, аларның мәгънә белдерү ягыннан, ягъни семантик үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре (синонимлык, омонимлык, паронимлык һ.б.), хәлбүки алар бу яклап та төп сүзләрдән һич тә кайтыш булмаса да, сүзләргә чагыштырганда канәгатьләндерерлек өйрәнелмәгән. Өйрәнелгәне кадәре дә мәктәп программаларында чагылыш тапмаган. Шөкер, сөйләмият нәзәриясе һәм гамәлияте аерым аваздан яисә кушаваздан (дифтонг) торган берәмлекләрне (фонема, морфема) таный, аларны куллану үзенчәлекләрен өйрәнә. Безнең берничә язмабыз нәкъ менә шул максатка юнәлтелде дә.
       
Фән таный: сөйләмне тәэсирле,  үтемле итү өчен аваз – беренчел.  Эзләнү, иҗат шуннан башлана, чөнки аваз (язуда – хәреф, иҗек) мөстәкыйль мәгънә, хис төсмере белдерә ала. Фәндә ул, әйткәнебезчә, фонема яисә морфема дип атала, ягъни сүз кебек үк (лексема) семантик эчтәлекле.
 
Димәк, сөйләмдә беренчел мәгънә берәмлеге итеп (хис төсмерләрен белдерүнең дә мөстәкыйльлеккә ия беренчел берәмлеге итеп) авазны танырга күнегергә кирәк.
 
Уйлану-эзләнү, күнегүләр  нинди юнәлешләрдә бара?
   
Авазның үзен генә татарча дөрес әйтмәү куркынычы  юк  түгел, (Хәтта Татарстан, Болгар радиоларыннан да тәэминне тәмин  дип әйтүләренә сискәнеп куйгалыйсың. Тыңлаучылардан  хәтта рәсми гаммәви чараларда да Һ –Х, О (орлык) –О (опера), ЫЙ –ЕЙ авазларының әдәби нормалардан тайпылып әйтелүенә ризасызлык белдерү очраклары булып тора. Димәк ки. күнегүләрне авазларны аерым-аерым дөрес әйтүгә багышлаудан башларга кирәк.
   
Шулай да мондый “кыен” авазларны  сүз эчендә – бүтән авазлар белән кушып әйтү күнегүләре әһәмиятлерәк. (һуш – хуш, һәм – хәм, оят – аят. сөю – сию,  ут– үт, тор – төр, бар – бәр – бур – бүре – бөр – бер, яна – яңа һ.б.); 
    – Аваз ярдәме белән мәгънә төгәллегенә ирешү күнегүләре. Бер авазны аерым берәмлек сыйфатында куллану белү – әһәмиятле. Гадәттә мондый сыйфатка сузык авазлар ия ( И туган тел...; Әй, ялгыш әйттем...; Э-е-е, хәлләр...; У-у-у, бураны...). Монда кайбер кыенлык әйтү белән язу арасында аермага җитәрлек диккать итмәү сәбәпле генә килеп чыга. Сәхнә әсәрләрен, радио, телевидение тапшыруларын әзерләүгә җаваплылык та, тәҗрибә дә   җитеп бетми. Күнегүләрне шул төр сөйләм жанрларына таянып үтәргә тырышыгыз әле.
   –Тартык авазлар белән кыенлыклар, гадәттә, сузыклар белән кушылганда, ягъни иҗек, кушымча рәвешендәге ялганмаларга (морфемаларга) бәйле рәвештә барлыкка килә. Менә кайберләре генә. Татар телендә бер аваз белән сүзнең әйтелеше охшаш калып та мәгънәсе бөтенләй үзгәргән очраклар бар – пароним дип атала (әзерләү – хәзерләү, ошаш – охшаш һ.б.). Аларны хәтердә тоту кирәк: әзерләү (подготовка), хәзерләү (заготовка); ошаш (нравиться), охшаш  (подобие); алыштыру (замена), алмаштыру (перестановка).
 
Урысча уйлап татарча сөйләргә күнеккән балалар (кешеләр) “урысчада аерым аваз да мәгънә белдерә, ә аны татарча әйтеп булмый”, дип көрсенә. “О”, “с”, “и” һ.б. сүзләрен истә тотып. Урыста сүз булгач, алар бирә торган мәгънәгә татарда да сүз кертеп азапланалар. Ә татарга аларның кирәге дә юк, татарның башка чаралары бар. Мәсәлән, авазы, иҗеге. Чын татар: Әни турында сөйләдем”, димәс, әнине сөйләдем, дияр. Туу турында таныклык, димичә, туу таныклыгы, дия ала;
   – Татарның  сөйләмдә исрафлыкка юл куймау чарасы авазларны кыскартудан ук башлана. Язмада иде, әйтмәдә ие; Көндәлек сөйләмдә мөмкин булганда сыйфат формасы урынына исем формасы кулланыла. Кура җиләген еш кына кураҗиләк дию; Җырда: кура җиләк тә җирҗиләк;
 
Бу мөмкинлекне җырда ритм саклау өчен куллансалар (Таң җиленә тәрәз ачтым). алынмаларда ул басым канунын үтәү өчен файдаланыла (гадәттә  соңгы  иҗеккә басым төшмәгәндә а авазы кыскартыла: програм, реклам, газет, реплик һ.б.).  Ә нигә бу канунны көндәлек сөйләмдә активрак кулланмаска.
   – Шул ук вакытта авазны (иҗекне) өстәү мөмкинлеген  дә онытмыйбыз – аеруча алынмаларда сүз башында, азагында пар тартык (протеза) әйтелми, ул “татарчалаштырыла”: өстәл, эшләпә, ыстанса, тырактор, танык, персидател, киоскы, Омски.
   
Әйтмә сөйләмдә хаталы өстәүләр  очрап тора: “Балаларга ярамагын тагын (тагы урынына)”; “Юл төзү планын 110 пронцент үтәдек”.
   – Шул ук вакытта әйтүдә белдерелә торган авазларның күпчелеге язуда белдерелми. Тел тоемлавы көчле булган шагыйрь, артистлар бу “табыш”ны кулдан ычкындырмаска тырыша. Нәфис сүз сәнгате фикерне, аеруча хисне сурәтле итеп күзаллатыр өчен сүзнең семантик эчтәлеге белән белдереп кенә канәгатьләнми, ул сүзнең асылын ачу өчен тагын өстәмә (пара-,экстралингвистик) чаралар да – тавыш, музыканы, ым, ишарә кебек хәрәкәт мөмкинлекләрен дә файдалана. Чын шагыйрь менә шуларны да нечкә тоемлый, нәфис сүз осталыгын үстерүгә үзеннән өлеш кертә. Бер язмама карата фикерләрдә интернетчыбыз Мансур Сәгъдиев Муса Җәлилнең “Шул кадәрле җирдә хаккыгыз” кушавазын “уйлавымча, мөхәррир хатасы”, ди. Ай-һай шулай микән?!  Җырның халыкка бик кирәкле икәнен үтә хисле итеп әйтү теләген ул махсус чара белән – гадәттәге сүз ахырындагы басым кагыйдәсен үзгәртеп, басымны сүз уртасында белдерә, моның өчен каты, көчле яңгырашлы х авазын  кабатлый. Бу –  иҗат табышыдыр. Күпчелек укучы, аеруча тыңлаучы аны шулай кабул итә дә. Шигырь ничәләр тапкыр басылмасын, аны “төзәтергә” җөрьәт итүче юк! Мондый пара,-экстралингвистик чараларны тел тоемлаучы шагыйрь, артистлар оста куллана.  Луиза Батыр-Болгарый белән Марсель Галиевнең “Кайту” җырын Хәйдәр Бигичев “канат кагышлары, кайтып барышлары” дигәндә ышны үзенә бер сагыну, шул ук вакытта өметләнү хисе иңгән аһәңе белән ничек күңелгә ятышлы итә. “Ризидә Гасыймова” иде. Шуннан соң мин      ул имзаны гел шул рәвешле генә күреп киләм. Рәхмәт. Бар әле  ана телебезне  тоемлап, аның кадерен белүчеләр! Тик тоемламаучылар да бар шул әле. Ризидәбезгә “Бәллүр каләм” бүләге бирелгәч, күпчелек матбугат чаралары, шул җөмләдән Матбугат.ру да,  Резеда дип хаталы язды. Моны искәрткәннән соң да каләмдәшебездән гафу үтенүче  булмады.
   
Кушавазны “кыскартып” лексеманың мәгънәсен “зәгыйфьләү”, аһәңен бозу кәсәфәте дә зур кимчелек саналырга тиеш. Уйланыр, күнегүләр өчен  мисаллар: Аллабирде. Аллагул,  Аккул (марида Акул. урыста Акулов), Аппак, Баттал, Биккенә, Биккол, Биллур,   Ваккас, Габбас (Абазов), Газзә, Газиислам, Гаттар, Гаффар, Гаффә (Гафифидән), Гыйззәт, Гыйффәт,  Зарраф, Зиннәт (Зинатов), Зөмәррә, Зөррия, Илләт, Маннур, Маннаф,  Мулланур, Муллаәхмәт, Мөхәммәт (Мухамет, Метшин), Коттус (Кутузов), Ләззәт (лазать), Саттар, Сөббух, Сөннәт,  Хаммат (Хаматова). Фәттах, Шаммас...
   
Бер авазны хаталы әйтү (язу) гадәте  исем-фамилиядә башка  хаталарга да юл ача: Фән Вәлиәхмәтовның кабатланмас якты таланты ... (Безнең гәҗит, 16 апр., 2014); Директор Фоат Мөхәммәтшиннан бу программада ничек катнашып буласын ачыклый (Т.я.,13 май, 2010).    Урысның Бехтерев, Зайцев, Медведев кебек нечкә төрләнә торган исемнәрен дә безнең  каләмдәшләр   Медведевны дип язудан оялмый.
   
Ә бит теләк булганда телебезнең төп кагыйдәләрен, аһәңен бозмаска, сөрсеп беткән орфография кагыйдәләренә колларча буйсынмаска, ничек әйтелсә шулай языла дигән кагыйдәгә таянырга була:  Шәле авылында яшәүче Гәрәевләр гаиләсе турында ... (А.Хәсәнева. В.Т.,14 март, 2014). Бу газет  башкалар  “паспортча” Крганов дип язганда бервакыт саф татарча Кырганов дип тә язган иде. Рәхмәт! Ә бит бүген дә Вәлиевның дип язып яткан газетлар (Т.Я.) бер генә түгел!
   
Менә шушы тискәре мисалларны файдаланып, үзегезнең күзәтүләрне дә анализлап, күнегүләрне дәвам иттерерсез дип өметләнәбез.
                                                    Илдар Низамов,
                                    филология фәннәре докторы
Фото: Соцсети

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 23.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»