поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.04.2020 Җәмгыять

Динә Гарипова: "Әсәрдәге убырлы карчык — ул татар әбие түгел"

"Зөләйха күзләрен ача" сериалында "Ай, былбылым" җырын башкарган Динә Гарипова, бу әдәби әсәр һәм сериал татар халкын тасвирламый, ул аерым бер хатын-кызның авыр язмышы хакында дигән фикердә. Азатлык Динә Гарипова белән әңгәмә корды.

Җырчы Динә Гарипова фикеренчә, "Зөләйха күзләрен ача" китабының да, сериалының да зур бәхәсләр тудыруы нормаль күренеш һәм һәр кеше үз фикерен җиткерергә хаклы. Ул Азатлыкка сериалны төшерүче иҗади төркем белән ни рәвешле эш иткәне, "Ай, былбылым"нан башка нинди җырлар тәкъдим иткәне һәм режиссер аларны ничек сайлаганы, "упыриха" (убырлы карчык) белән аның әбисе арасында нинди бәйләнеш булуы, Александр Градскийның татар җырларын тыңлаганда ни өчен елаганы һәм "изоляция" вакытында "Этно" альбомын яздыруы турында сөйләде.
 
— Динә, "Россия" каналында барган сериалга карата барысы да фикерен әйтеп бетте бугай. Фильм китаптан да резонанслырак булды. Шартлаган бомба эффекты барлыкка килде. Сез бу сериалны карагансыздыр, нинди фикерләр тудырды?
 
— Киноны карадым, әмма комментарларны күзәтмәдем. Миңа калса, фильм тәэсирле. Мин телевизор аша сериаллар аз карыйм, ә бу юлы гаилә белән һәр кич карадык. Сыйфатлы төшерелгән.
 
Гүзәл Яхина җитди материалны җентекле өйрәнеп, туплаган мәгълүматны әсәрендә никадәр оста куллануы ошады. Мин үзем дә таныш-белешләрне кино күңел ача торган булмаячак дип алдан кисәтеп куйдым. Җитди әсәр, күңелне тырный торган урыннар булачак дип әйттем.
 
 
Гаҗәп, әмма Чулпан Хамматова Зөләйха образын бик оста күрсәтте. Беренче серияләрдә ул берни дәшми, тавышы чыкмый, әмма күзләре, мимикасы белән һәр фикерне җиткерә алды. Моны күпләр билгеләде.
 
Фильмны караучылар арасында төрле фикер әйтүчеләр булды, әмма шул ук вакытта күп кешеләр үз гаилә, ата-бабалары тарихлары белән бүлеште. Битараф калучылар аз булды. Сериалда чын хисле тормыш. Бер сериядә ничә кешенең язмышы шаһиты буласың, алар өчен борчылып утырасың. Әнием карый да минем әби-бабайлар ул вакытта ничек яшәгәнен сөйли. Чыннан да михнәтле чорлар.
 
Шул ук вакытта фильмда матурлык, яктылык та бар. Ананың балага карата назлылыгы күренә. Көтеп алынган баласын яклар өчен, төрле авырлыкларны җиңәр өчен анада барлыкка килгән көч киләчәккә ниндидер өмет өсти. Монда уйланырлык шулкадәр күп әйбер бар! Һәр кеше үзенә гыйбрәт алырга мөмкин.
 
— Китабы да ошадымы? Күп тәнкыйтьчеләр, татарлар күрсәтелә, әмма аларның яшәеше, аралашу манерасы, менталитеты, гореф-гадәтләре дөрес шәрехләнмәгән, дип тәнкыйтьләде. Күбесе романдагы, сериалдагы кайнананы күреп үз әбиләре, әниләре белән чагыштырды да, чынбарлыкка туры килми дип әйтте. Сезгә бу әсәрдә нәрсә ошамады һәм нәрсәсе якын булып тоелды? Убырлы карчык образы сезнең әбиләрегезгә туры киләме?
 
— Нинди генә әсәр барлыкка килмәсен, китап, фильм, җыр булсынмы ул, аны ошатучылар һәм ошатмаучылар, аны якын итүчеләр дә, яратмаучылар да була. Кемдер тарихка туры килми дип әйтә. Мин тарихчы да, әдәбиятчы да түгел. Әмма миңа китап ошады. Ул җиңел, рәхәт укыла. Яхина үзе дә мөмкин кадәр гади тел белән гаилә тарихын язарга тырышуын сөйләгән иде. Әмма әсәр көчле булып чыкты. Зөләйханың ничек үскәнен күрә алабыз, нечкә күңелле, каршы сүз дәшмәс кыздан үзен, баласын якларлык матур хатынга әверелүен күзәтеп була. Миңа тәэсир итте бу китап һәм авторына рәхмәт, һәрбер китап шулай йөрәккә үтеп керә алмый.
 
"Упыриха" ролендә Роза Хәйруллина
 
Әмма әсәрдәге образлар — барлык татарлар да шундый дип нәтиҗә ясау дөрес түгел. Бу аерым бер гаиләнең тарихы, аерым бер хатынның язмышы. Барысы да шулай яшәгән, бу гадәти татар тормышы дип тә әйтелми. Төрле кешеләр бар, якты күңеллеләр дә, усаллар да була. Әдәби әсәр жанрында уңай һәм тискәре каһарманнар да, алар уза торган киртәләр дә булырга тиеш. Зөләйха өчен кайнанасы бер сынау кебек була.
 
Һәр кешенең үз фикере бар, һәм аны яңгырату да нормаль күренеш. Кемдер – әйе, бу безнең тарихка охшаш, кемдер – юк, ди. Гүзәл Яхина да әзерләнгәндер, укыгандыр, әбисе белән күп сөйләшкәндер. Бу – документ түгел, әдәби әсәр.
 
— Сериалда татар җырлары яңгырый, шуларның берсе – ​ "Ай, былбылым". Бу – ​ борынгы татар җыры һәм бөтен татарлар тарафыннан яратылган җырларның берсе. Аны башкаруда, яздыруда иң авыры нәрсә булды?
 
— Бу җырны балачактан ук беләм. Әнием аны бишек җыры буларак җырлап мине үстерде. Яратам, якын итәм, чөнки ул канга сеңгән. Балачактан ук җырчы булырга хыялланганга күрә, үскәч, үз альбомнарым барлыкка килгәч, концертларым оештырылганда бу җыр, һичшиксез, минем репертуарымда булачак дип хыялланып үстем. Татарлар өчен бу җыр – ​ тарих, бу аның яшәеше, аның мәдәниятенең матур үрнәге. Миндә аны җырлап татар теле, мәдәниятеннән ерак булган кешеләрнең дә күңелләренә үтеп керердәй итеп башкару теләге, максаты бар иде. Иң авыры шул булды.
 
Телне белмәгән килеш тә барысы да аның ни турында икәнен аңласын яки уйлансын иде дигән хыял белән эш иттек. Яңа, үзенчәлекле аранжировка ясалды. Мәскәүдәге концертта беренче тапкыр аны башкаргач, яныма килгән кешеләр җыр сүзләрен аңламадык, әмма җыр йөрәккә үтеп керде, нур белән уратып алды дип хисләре белән уртаклашты. Кешеләрдә матурлык, җылылык хисләре туа, чыннан да, ул ниндидер барысына да якын булган бишек җыры буларак кабул ителде. Радик Сәлимовка, Сергей Крыльцовка рәхмәт, алар халык җырының яңа яңгырашын булдыра алды. Төрле милләт кешеләре яза икән, димәк, ул һәр кешенең күңеленә үтеп керә алган һәм мин шуның белән бәхетле.
 
— Сез бу җырны Чулпан Хамматовага тәкъдим итүегезне сөйләгән идегез матбугатка. Ә башка җырларны тәкъдим иттегезме? Ни өчен режиссер нәкъ менә шушы җырны сайлады дип уйлыйсыз?
 
— Сериал төшерә башлагач, мин Чулпанга смс яздым, татар альбомын әзерлим, ул җырлар сезгә дә файдалы булыр, бәлки, кирәге чыгар дип тәкъдим иттем. Берничә җырның демо версияләрен җибәрдем. Режиссер үзе соңрак шалтыратты, "Ай, былбылым" җыры ошады, ничек куллануыбызны әлегә белмим, уйларбыз, диде. Ул вакытта фильм төшерелә генә иде, эш бара гына иде. Әмма мин безнең җырны фильмның төп җыры итеп сайланып, һәр серия башында, ахырында яңгыраячагын күз алдына да китермәгән идем. Белгәч, бик шатландым.
 
Ни өчен сайлаганнарына килгәндә, бәлки, татарга якын булган җырны яңгыратып һәр татарга аңлашылган төшенчәләрне җиткерергә теләгәннәрдер, башкаларга исә татарга хас булган колоритны җиткерәсе килгәндер. Бу җыр Зөләйха образына да туры килә ул. Бер яктан нечкә, хисле, ләкин шул ук вакытта көчле. Җыр да нәкъ шундый. Фильм өчен җыр бераз гына үзгәртелде, бераз кыскартылды.
 
— Динә, татар телле "Этно" альбомына тагын нинди җырлар керде һәм ул кайчан дөнья күрәчәк?
 
— Альбом әле тулылана, яңа җырлар табыла, языла. Без нинди халык җырларын яратасыз, нинди җырларны ишетергә телисез дип сораштыру да ясадык. Кешеләр без белмәгән җырларны да җибәрә. Альбомда татар халык җырлары да, махсус язылган композицияләр дә урын алачак. Безнең зур иҗади такым барлыкка килде. Радик Сәлимов аранжировкалар да ясый, җырлар да яза. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән Данилә Вәлиуллина бик шәп текстлар яза. Гөлнара Тимербулатованың да миңа махсус язылган җыры бар. Волгоград, АКШтан музыкантлар белән эшлибез. Алар берсе дә татар телен, мәдәниятен белми, аларга татар халык җырларын күрсәттем, алар фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерде.
 
Ни өчен чит төбәк, ил кешеләре? Алар без ишетергә күнеккән җырларга яңа аһәң өсти, яңалык алып килә ала. Кызык, әмма алар барысы да татар җырларын колоритлы, үзенчәлекле дип бәялиләр. Бергәләп "Этно" композициясе туды, мин аны беренче тапкыр тыңлагач, сүз дә дәшә алмадым, балачакка кайттым, киң болыннар, далалар күз алдына басты... Матур ул, тизрәк альбом эшләнеп бетсен иде. "Изоляция" режимы, дөньядагы хәлләр аркасында студиядә эшләп булмый, әмма азмы-күпме эш бара. Тизрәк бетсен дә бу карантиннар...
 
— Ә татарча альбом яздыру ни өчен кирәк иде? Бу нәрсәнедер исбат итүме?
 
— Татар җырлары минем туган мәдәниятнең зур өлеше. Мин туган телдә җырларны башкарырга яратам. Концертта мин бер яки ике булсын, татарча җырларга тырышам. Татарстаннан читтә булса да, татар телен белмәгән аудитория каршында да татарча җырларга тырышам. Мин кайтаваз ишетәм, кешеләрнең рәхмәтен тоям, әмма шул ук вакытта кешеләр яңа әйбер көткәнен дә сизәм. Кешеләр татар җырларын ярата, аларга минем җырлаганым якын. Иҗади төркемем белән без танылган җырларны яңача эшли алабыз, үзебезнеке итеп чыгара алабыз. Мине тыңлаучылар һәрвакыт татар җырларын аерып билгели. Александр Градский да концертымнан соң күз яшьләре белән татар җырларында ниндидер тылсым бар, аны сүз белән аңлатып булмый дип әйтте. Татар җырлары, көйләре сиңа бик килешә дип фикерен җиткерде.
 
Татар җырлары яшәргә, үсеш алырга тиеш. Татар мәдәнияте үсешенә минем дә өлешем керсен дип тырышам. Татар җырларының асылын югалтмыйча аларга яңа аһәң өстисе килә. Барысы да уңышлы килеп чыгуына өмет итәм.

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»