|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2020 Шоу-бизнес
"Балмай продакшн" продюсерлык үзәге заманча онлайн-курс тәкъдим итәЗамананың үз таләпләре. Бу тормышта башкалардан аерылып торыйм, дисәң, үз өстеңдә күп эшләргә, өйрәнергә, укырга кирәк. Шуның өчен, "Балмай" оешмасын булдыручылар, оста алып баручылар, режиссёрлар Рафил Галимуллин һәм Марсель Мәхмүтов үзләренең язылучыларына: "Актерлык һәм сөйләм осталыгын үстерү буенча онлайн-курслар бүгенге көндә актуальме, кирәкле әйберме?", - дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Курс җиде дәрестә тора. Ул берничә ай буе дәвам итәчәк. Онлайн-курска ниләр керә? Кешеләр алдында куркуны ничек җиңү, инстаграмда үз-үзеңне дөрес тәкъдим итү, индивидуаль образны уйлап табу һәм күрсәтә белү серләре, инстаграм челтәре өчен сыйфатлы видео төшерү һәм монтажлау, үз-үзеңдә уңай һәм тискәре сыйфатларны ачыклау, социумда, җәмгыятьтә ничек аралашу, тавыш тембрын кабул итмәүне ничек үзгәртү. Күп темаларны үз эченә алал әлеге вебинар. Курсны тәҗрибәле белгечләр алып барачак, өй эшләре биреләчәк. Бу турыда оештыручылар шушы көннәрдә инстаграм челтәрендә узган туры эфир вакытында сөйләделәр. Рафил Галимуллин һәм Марсель Мәхмүтов - театр училищесын тәмамлаган егетләр. Бу онлайн-курс аларның 4 ел буе туплаган белеменә һәм эш тәҗрибәсенә таянып тудырылган. Әгәр курсны үзегезгә кызыклы дип тапсагыз, "Балмай продакшн" продюсерлык үзәгенең инстаграм битендә директка телефон номерыгызны языгыз. Сезнең белән элемтәгә чыгып, барлык сорауларыгызга да җавап бирерләр.
--- |
Иң күп укылган
|