|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2020 Криминал
Татарстанда бер ир-егет бала урлап качуда гаепләнә19 апрельдә 17 сәгатьтә «Юбилейный» СНТ юлында полицейскийлар патрульлек итү барышында тикшерү өчен «Лада Приора» автомобилен туктаткан. Руль артында 28 яшьлек ир-ат була. Салонда 9 яшьлек кыз табыла. Тикшерү барышында машина йөртүче һәм баланың таныш булмавы ачыклана. Ир аны ЗЯБ бистәсендә урнашкан «Колизей» РК бинасы янында 16.30 да машинасына утыртып алып китә.
ЗЯБ бистәсендә беркайда да эшләмәүче бу ир-атка карата полиция бүлегендә 20.6.1 статьясы буенча административ беркетмә төзелә (РФ Административ хокук бозулар кодексының «гадәттән тыш хәл вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү»). Аңа 1000 нән 30 000 сумга кадәр штраф яный. Шулай ук тикшерү бүлегендә машина йөртүчегә карата РФ Җинаять кодексының 126нчы маддәсенең 2нче өлеше буенча «балигъ булмаганнарга карата көч кулланып кеше урлау» эше кузгатылган.
--- |
Иң күп укылган
|