Позитив, юмор, интеллектуальлек һәм "шок контент". Без сезгә яңа
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2020 Мәдәният
"Мүкләнмә". Кариев театрыннан яңа онлайн-проектКариев Театры тамашачыларын һәрдаим яңадан-яңа сәхифәләре, проектлары белән сөендереп тора. Театрдан чираттагы кызыклы проект - "Мүкләнмә". Бу проект башкаларыннан позитивлыгы, юмор һәм интеллектуальлеге, "шок контент" булуы белән аерылып тора. Һәр җомга, театр артистлары алып баручы Альбинаның сорауларына җавап биреп, тапкырлыкта сыналачак. Беренче чыгарылышта ике команда: Караганда - Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар гаиләсе һәм #якынкилмә - Алсу Шакирова һәм Альбина Гайзуллина ярыштылар. Моны һичшиксез күрергә кирәк. Сез кайсы команда өчен җан аттыгыз? Мондый формат ошыймы? Киләсе чыгарылыш өчен үзегезнең сорауларыгызны сез дә язып җибәрә аласыз.
Кариев театрының башка кызыклы сәхифәләре һәм онлайн-спектакльләрнең афишасы белән театрның Вконтакте һәм инстаграм битләрендә таныша аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|