|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2020 Җәмгыять
Татарстанда бер тәүлектә коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган (КАЙСЫ РАЙОННАР)Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «28 кеше госпитализацияләнгән, 47 кеше өйләрендә дәвалана. Аларда я чирнең җиңел формасы, я авыру симптомсыз уза», — диде ул.
Аның сүзләренчә, 8 очрак читтән кертелгән, 67 очрак — авыручылар белән контактлар.
18 яшькә кадәр авырган 12 кеше исәпләнә, 18-30 — 8, 30-50 — 23, 50-60 — 13, 60-70 — 7 кеше, 70-80 — 1 кеше, 80-90 яшь аралыгында 4 кеше.
75 очрак түбәндәге шәһәр-районнарда теркәлгән. Казанда — 35, Чаллыда — 4, Аксубай — 2, Лаешта — 11, Питрәчтә — 6, Түбән Камада — 7, Сарманда - 3, Арча, Баулы, Биектау, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Әгерҗедә берәр очрак ачыкланган.
22 апрельгә Татарстанда коронавирусның 355 очрагы теркәлгән.
--- |
Иң күп укылган
|