поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.04.2020 Язмыш

«Син безгә кирәк идең. Кирәк идең, синсез хәзер ничек торыйк, кызым, балам»

«Быел туган көнемне мин Америкада каршы алдым. Миңа 21 яшь тулды. Алардагы законнар буенча – балигълык яшенә җитү. Һәм иртәдән бирле тирәмдәге кешеләр мине үзләренең барлыгы белән сөендерде.

Без иртәнге биштә тордык, чөнки мин океан янында таң атуын каршыларга теләдем. Биштә торуыбызның сәбәбе – океанга кадәр велосипедта 7 километр барырга кирәк, ә таң үзе сәгать алтыда атачак. Барып җиттек, мин хәтта шушы чара өчен махсус карбыз да сатып алдым. Ләкин бернинди таң атуын да күрмәдек. Чөнки көн болытлы иде, океанда дулкыннар котырды. Шулай да кәефем искиткеч иде. Без океан янында утырып тордык, акчарлакларны ашаттык һәм кабат лагерьга әйләнеп кайттык».
 
АМЕРИКАГА – ЯЛГА ҺӘМ ЭШКӘ
 
Бу язма Балтач районы кызы Сөмбелә Сибгатуллинаныкы… Соңгы ярты елда Америкада яшәгән тормышы, уй-кичерешләре белән Инстаграмда уртаклашкан. Бәхет, тормышны ярату, һәр таңны сөенеп каршы алуы сизелә. Тик бу – Америкада вакытта. Ә аннан туган якларына әйләнеп кайтканнан соң, кызның постларында билгесезлек һәм күңел төшенкелеге сизелә кебек.
 
«Алда мине нәрсә көтә? Кая алып китәчәк тормыш юллары? Диплом алгач нәрсә көтә мине? Куйган максатларыма ирешә алырмынмы? Дөрес юнәлештә хәрәкәт итәмме? Хәзерге мизгелдә корган планнарым буш хыяллар түгелме? Бәлки, бөтенләй китәргәдер? Соңгы арада мине бу сораулар борчый һәм аларга минем җавабым юк» (10нчы ноябрь) дип язган булган кыз. Ә тугызынчы декабрьдә «Кемнәргә кирәк без бу дөньяда? » – дигән сорау биргән. Шушы соравының астына язылган шәрехләмәләр җанны өтеп ала. «Син безгә кирәк идең. Кирәк идең, синсез хәзер ничек торыйк, кызым, балам». «И бәбкәм, кызым минем. Бик кирәк идең бит, ничек яшәрмен синсез…».
 
…Ике атна элек Сөмбел үзенә кул салган. Чөнки Америкадан кайтканнан соң, күңел төшенкелегенә бик бирелгән, депрессиясе башланган, дип аңлата мәрхүмәнең якыннары.
 
Сөмбеләне дә, аның әти-әнисен дә белгән кешеләр бары тик уңай яктан гына телгә ала. «Бик тырыш гаилә алар. Юкны да бар итә беләләр, эшчәннәр. Сөмбеләгә яхшы тәрбия биргәннәр иде, йөзләренә кызыллык китермәде. Максатчан, тырыш булып үсте ул да. Республикада үтә торган «Татар кызы» бәйгесендә катнашты, бик актив иде. Энергетик университетының 4нче курсында укыган шушы чәчәк кебек кызның арабыздан китүенә ышануы бик авыр», – ди алар.
 
Сөмбеләнең Америкага китүе – үзе өчен бер могҗизага тиң хәл була. «Моннан берничә ел элек миңа Америкага китәсең, дигән булсалар, ышанмас идем. Бу минем күңелемдә яшереп саклый торган иң зур хыялларымның берсе иде. Ә бит бар да уйлаганнан да җиңелрәк икән», – дип язган ул үзенең Инстаграмында.
 
Хәзер бит студентларны чит илгә эшләргә һәм шул ук вакытта ял итәргә җибәрә торган дәүләт программалары бар. Андый программаларда катнашу өчен таләпләр әллә ни зур түгел. Югары белем йортының көндезге бүлегендә укуың, 18-23 яшьтә булуың һәм инглиз телен уртача дәрәҗәдән дә азрак белмәвең генә мөһим. Сөмбеләне Америкага алып барган «Work and Travel» программасы татарчага «Эш һәм Сәяхәт» дип тәрҗемә ителә. Студентлар 15нче майдан 15нче сентябрьгә кадәр эшли дә, соңыннан иң күңеллесе – 30 көн буе Американың үзе теләгән урынында сәяхәт итү мөмкинлеге ала. Бу, билгеле, бик яхшы тәкъдим. Чөнки Америкадагы хезмәт хаклары безнеке белән чагыштыра торган да түгел – яхшы гына акча эшләргә, әле җитмәсә бөтенләй таныш булмаган, фильмнардан гына күреп кызыккан тормышта яшәп карарга мөмкин. Сөмбелә дә шушы мөмкинлекне файдалана алуына бәхетле булгандыр, һәрхәлдә, социаль челтәрләрендәге фотоларны һәм язган сүзләрен укыганда, шундый фикер туа.
 
Тик һәр рәхәт, һәр ял иртәме-соңмы, бер бетә. Кызга да октябрь аенда кабат Русиягә әйләнеп кайтырга туры килә. Сөмбеләне белгән дуслары әйтүенчә, кыз шуннан соң күңел төшенкелегенә бирелгән. Әнисе кызын психологларга, өшкерүче әби-бабайларга да йөртеп караган, тик кызганыч, ярдәме булмаган.
 
Казанда карантин игълан ителеп, уку йортлары, мәктәпләр ябыла башлагач, Сөмбелә укыган Энергетика университеты да студентларын өйләренә кайтарып җибәрә. Карантинга дип кайткан вакытта кыз Казаннан сумкасына салып, бау да алып кайткан. Димәк, бу эшне алдан ук планлаштырган, күп уйлаганнан соң гына бу адымга барырга булгандыр ул. Үләсе көнне төш вакытында кыз башта әнисенә шалтыраткан. Әнисе бу вакытта Балтачта, эштә булган. «Әни, әти кайда?» – дип сораган. Әтисенең дә эшкә китүен белгәч, печәнлеккә менеп планын тормышка ашырган. Аягы да җиргә аз гына тими калган булган, диләр.
 
ЧИТ ИЛДӘН СОҢ КҮҢЕЛ ТӨШЕНКЕЛЕГЕ
 
Чит илдә яшәп кайтканнан соң, депрессиягә бирелү күпләрдә буладыр ул. Үземнән чыгып кына әйтәм, карантин игълан ителгәнгә кадәр еш кына Төркиягә барырга туры килә иде. Җир белән күк арасы. Эш табигать матурлыгында, диңгез-пальмаларның кул сузымында булуында һәм гел кояш көлеп торган җылы җирдә ял итеп кайтуыңда гына түгел. Кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен анализлыйсың, Төркиядә әйтик, кешеләр бер-берсенә игътибарлы, бик әдәпле. Анда башка төрле тәрбия бирелгән, анда чыгарга ярамый торган кысалар, бер-береңә кардәшем дип дәшү, һәм бөтенләй чит булган кешене дә кардәшең кебек якын күрү гадәте бар. Аннан соң бит ялга баргач, тормыш проблемаларсыз, хәсрәтсез үтә. Рәхәт. Ә кире әйләнеп кайттыңмы – тормышың кабат үз агымына кайта. Чишелмәгән проблемалар, эшләнмәгән эшләр, кабат тормышны тукталып калган җиреннән алып барырга кирәк… Аермасы зур. Бәлки Сөмбеләнең дә әнә шул берничә ай буе ят шәһәрдә, чит илдә үткәргән матур көннәре артык күңеленә уелып калгандыр һәм ул октябрь аенда суык, соры Русиягә, йөзләренә канәгатьсез булуы чыккан кешеләр янына кайткач, үзен авыр хис итә башлагандыр.
 
Әнә бит психологлар да, мондый хәлнең булуы табигый, дип сөйли. Чит илдән ялдан кайткач, кешенең үзен арган кебек һәм төшенкелектә хис итүе – еш очрый, диләр. Нәрсәдер эшләргә көч таба алмау, яки көчең булса да, эшләргә кулың бармау – шундый меланхолиянең беренче билгеләре икән. «Кеше үз эшен соңгы минуты килеп җиткәч, мәҗбүри генә эшли башлый. Тик бу узгынчы хәл. Берничә атнадан, артык тирән депрессиягә кермәгәндә, бар да үз урынына кайта. Бераз вакыт бирергә генә кирәк. Әйе, кешенең башына: «Мин үземнең эшемне яратмыйм. Миңа бу тормыш ошамый», – дигән фикерләр дә килә. Андый очракта яки башка эшкә күчәргә, яки бу төшенкелекнең узуын бераз көтәргә кирәк», – ди В.П. Сербский исемендәге психиатрия тикшеренү үзәге фәнни хезмәткәре Елена Дозорцева.
 
Психологлар киңәшенә карасак, отпусктан соң ниндидер кискен карарлар кабул итәргә ярамый. Әгәр мөмкин булса, чит илдән кайткач, берничә көн ялгызыгыз гына өйдә калыгыз, диләр. Бу башыгызга килгән карарларны кабат-кабат уйлап, анализларга да ярдәм итәчәк. Яки ешрак дусларыгыз белән очрашыгыз, вакытыгызны якыннарыгыз белән уздырыгыз, алар белән сөйләшеп, күңелегездә булганнарны аңлатыгыз, киңәш сорагыз, диләр. Дозорцева әйтүенчә, ялга бер айдан да озаграк вакытка китәргә ярамый икән, чөнки кешенең тормышны кабул итү процесслары үзгәрә башлый, ди. Ә менә 10 көннән дә азрак ял итү баш миенә һәм организмга ял итәргә җитми.
 
«АЕРМА СИЗМӘДЕМ»
 
Дус кызым – журналист Алсу Сәләхова да узган ел Америкада булып кайткан иде. Аның белән бу мәсьәлә буенча фикер алыштым.
 
– Америкадан Татарстанга кайткач, минем дә бераз күңел төшенкелегем булды. Моның сәбәпләрен үземчә аңлатам. Беренчедән, «Work and travel» программасы җәй көне уза. Җәй аен без Татарстандагысын да бик яратабыз: урамда рәхәт, бакча тулы тәмле җиләк-җимешләр, яшелчәләр, каникуллар. Көз көне бар кеше дә җәйне сагынадыр инде, минемчә. Ә бу әле, өстәвенә, чит ил. Икенче сәбәп, Американың моңа хәтле күрелмәгән, яңа җир булуы. Яңа җирдә яңа хис-кичерешләр туа, моңа хәтле күрелмәгән мәдәният, менталитет, кешеләр. Менә шул кызыклы җәеңнән син көндәлек укулы гадәти тормышыңа кайтып төшәсең. Шуңа, әлбәттә, ниндидер кәеф төшү була. Тагын бер сәбәп: чит илдә синең яңа дусларың, танышларың кала һәм син аларны башка күрмәячәксең. Бу сагыну хисе. Америкада барысы да башкача тоела, ниндидер эйфория кичерәсең, хыялланасың, кайткач бөтен нәрсә дә кулыңнан килер кебек. Ләкин бу эйфория гына, сиңа шулай тоела гына һәм син моны беренче проблемаларның, каршылыклар килеп чыккач аңлыйсың. Шулай ук рәхәт нәрсә түгел. Аннары кайбер яшьләр гашыйк та була бит. Монысын таныш кызларымнан чыгып әйтәм. Мәхәббәтең чит илдә калу шулай ук төшенкелек сәбәбе булырга мөмкин. Минем мәхәббәтем калмаса да, бераз кәеф төшү булды. Ләкин үземне тиз генә кулга алдым: туганнар, дуслар белән күрештем, укуымны, эшемне дәвам иттем. Миндә депрессия үк булмады. Ә депрессиядә булучылар, иң беренче чиратта, тормышларының үз кулында булуын аңларга тиештер. Ягъни, якыннары әйткән сүзләрдән генә әллә ни үзгәрмидер, үзеңнең аңлавың кирәк. Чит илдән кайтканда ук минем күп кенә танышларым грандиоз хыяллар белән кайтты. Ул хыяллар 100 процентка ук тормышка ашканмы-юкмы – белмим, ләкин ул алар өчен стимул булды, дип уйлыйм. Киләсе көнеңә якты өмет булса, син шул өметеңне тормышка ашырыр өчен нәрсә дә булса эшләсәң, депрессияне җиңеп буладыр. Чит илләргә барып кайту күзаллауны киңәйтә, яңадан кайткач, әлбәттә, барысы да алай ук җиңел түгел икәнен аңлыйсың, ләкин моны авыр кабул итмәскә кирәктер. Бу очракта минем теләсә нинди киңәшем ямьсез булачак, чөнки мин хәлне тулысынча белмим. Минемчә, чит илгә барып кайту ул трамплин кебек: син биеккә сикерәсең, күпне күрәсең, күпне аңлыйсың. Ләкин синең җиргә, чынбарлыкка ничек килеп төшүең – үзеңнән тора… Америкадагы тормыш белән Русиядәге тормыш арасында әлләни зур аерма сизмәдем. Ләкин кешеләрдә барыбер ирек сизелә. Ул тәртип, закон бозу түгел инде, үз-үзләрен тотышында тоемлана. Алар тормышка җиңелрәк карый кебек. Эшен дә эшлиләр, ялын да ял итә беләләр. Без эшләргә дип килдек бит инде анда, шуңа без атна буе эшли идек, атнасына бер бездәге «Ашан» кебек зур кибеткә барып атналык ашарга ала идек. Бөтенебез дә эшли торган студентлар булганга, кич белән кайтып, берәр сәгать сөйләшеп утыра идек тә, йокларга ята идек. Китәр вакыт җиткәндәрәк кенә эш азайды, үзебез яшәгән шәһәрне әйләнеп, Ниагара шарлавыгын эчтән дә, тыштан да, паромга утырып та карадык. Һәм кайтыр алдыннан ике атна мин тур сатып алган идем, шунда булдым. Американың туристик урыннарын, билгеле шәһәрләрен карап, күреп кайттым. Зур шәһәрләрдә кешеләр гел чабып йөри. Нью-Йоркта, мәсәлән, хатын-кызлар зур сумкалар белән, алар чаба-чаба эшкә барганда аяк киемнәрен дә алыштырып өлгерә. Һәркем төрлечә яши инде, ул бездә дә шулай бит. Анда акча зур роль уйный. Телевизордан күрсәтә торган артык килограммлы апа-абыйлар яхшы, сыйфатлы ризык ашамаганга шундый. Чөнки зыянсыз ризык кыйммәт тора. Аның өчен махсус кибетләр дә бар. Аннан соң анда медицина иминияте мәҗбүри, уку түләүле – бу да кешенең бюджетыннан тора. Бик бай кешеләр генә, аңлавымча, үз өйләре белән яши, күбесе торак урынын яллап тора. Күп кешенең машинасы бар, анда аларга 16 яшьтән йөрергә ярый. Наркотиклар легаль түгел, аңлавымча, ләкин кич белән эштән кайтканда урамда марихуана исе була иде. Без әле башта аны белмәдек, күршеләр һәм дуслар аңлатты нәрсә исе икәнне. Киенүләре бик гади: рестораннарына да футболка белән джинсыдан керергә мөмкиннәр. Теләсә-кем белән җиңел аралашалар. Биографиясен, этен-мәчесен сөйләп бирә алалар. Бездә ул сәеррәк тоела бит. Мин үзем әллә ни сокланып, бу җәннәт җире икән, дип кайтмадым, – дип сөйли Алсу.
 
…РЕДАКЦИЯДӘН: Сөмбеләнең якыннарына чиксез сабырлык һәм көчле булуларын телибез, кайгыларын уртаклашабыз.
 
Карантин чорында да күп кешеләр күңел төшенкелегенә бирелә башлады. Якыннарыбызга карата игътибарлы булыйк, аларга кирәкле сүзләрне табарга тырышыйк.
 
Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»