|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2020 Дин
Ильяс Халиков Рамазан аенда үзенчәлекле марафонга кушылырга чакыра (Видео)Мөселманнарның изге Рамазан ае якынлаша. Шул уңайдан, Шәле авылы имамы Тимур хәзрәт Латыпов #хәрамсызаймарафонын башлап җибәргән. Марафонның максаты - ураза вакытында эшмәкәрләрне хәмер эчемлекләре сатудан тыелып торуга чакыру. Дини җырлар, нәшидләр башкаручы Ильяс Халиков та хәзрәтнең теләк-омтылышын хуплап, инстаграм челтәрендә видеомөрәҗәгать уранаштырган. "Шәле авылы җирлегендә, мөрәҗәгать буенча, йөздән артык имза җыелган. Башка районнарда, авылларда яшәүче хөрмәтле кибет хуҗалары, сәүдәгәрләр, эшкуарлар, сезне дә Рамазан аенда булса да, хәмер һәм харам әйберләр сатудан тыелып торырга чакырабыз, #хәрамсызаймарафонын кабул итүегезне сорыйбыз", - ди ул видеомөрәҗәгатендә.
Үзенең язылучыларыннан: "Татар авылларында Рамазан аенда хәмер саталармы, сезнең авылларда хәлләр ничек?" - дип тә кызыксына Ильяс Халиков. Җырчының инстаграм битенә кереп, фикерегез белән бүлешегез һәм марафонга сез дә кушылыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|