|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2020 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты хәзер китапларны өегезгә китереп бирәКитап сөючеләр өчен күңелле яңалык! Хәзер китапларны өегезгә китереп бирү мөмкин. Сайт аша үзегезгә ошаган китапка заказ бирә аласыз. Заказ бирү юллары:
- www.tatkniga.ru сайты аша
- www.instagram.com/tatkniga директка язып
- www.vk.com/tatkniga аша язып
- +79872961939 номерына СМС яисә WhatsApp аша хәбәр җибәреп.
Заявкада сайланган китапларыгыз белән бергә адресыгызны, телефон номерыгызны да күрсәтергә онытмагыз.
Казан буенча өйгә китереп бирү 200 сум, китаплар бәясе 999 сумнан артканда - бушлай. Эш көннәрендә заказларны Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча үзең килеп алырга да мөмкин. Китапларны алырга килгәнче телефоннан вакытны килешү мәҗбүри.
Түләү шартлары:
Куркынычсызлыкны саклау максатларында, түләү контактсыз юл белән тормышка ашырыла.
Шунысын да исегезгә төшерәбез, сайтыбызда шактый күп китапларны бушлай укырга һәм тыңларга мөмкин. Әлбәттә инде, интернет-кибеттәге китапларны теләсә кайсы регионга заказ биреп кайтартырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|