|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2020 Шоу-бизнес
Раяз Фасыйхов нефть эзли?Үзизоляция чоры озаккарак сузылу сәбәпле, һәр кеше нинди дә булса шөгыль табарга тырыша. Җырчы Раяз Фасыйхов та тик ятмый кебек. Берничә көн рәттән инде ул нефть эзләү белән шөгыльләнә. Дөресрәге, нефтьне Раязның Рич исемле эте эзли. Раяз Фасыйховның инстаграм аккаунтындагы сторисны карагач, шулай дип әйтергә мөмкин. Эт шулкадәр бирелеп, җирне актара, әйтерсең, чыннан да нидер эзли ул анда. Ә Раяз үзе: “Карантинның егерменче көне. Нефть эзлибез», - дип аңлата бу күренешне. Мондый сторисның беренче генә куелмавына карап, Рич нефтьне даими эзли дип тә әйтергә була. Уңышлар, Раяз! Нефть тапсаң да, җырлавыңны ташламассың дип ышана тамашачыларың.
--- |
Иң күп укылган
|