|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2010 Җәмгыять
КЕМ ЯЛКАУ ДА КЕМ ТЫРЫШ?Киләсе елда республикага чит илләрдән 33 меңнән артык кешене эшкә чакырмакчы булалар. Узган атнада Татарстан Хөкүмәте йортында узган утырышта әнә шул хакта билгеле булды. Алар яхшырак эшлиме, әллә без ялкаумы? Сәгыйть Җаксыбаев, Татарстан Халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары:
– Бәлки җавабым ошап та бетмәс, әмма чынбарлык шундый: без ялкаурак шул. Дөресен әйткәндә, чит ил кешеләренең дә күбесе яхшырак эшли. Әлбәттә, эшсезлек шартларында чит илдән килүчеләрнең күп булуы аларга карата ниндидер социаль киеренкелек тудырырга мөмкин. Тик без моңа үзебез гаепле.
Рафил Ногъманов, Татарстан Дәүләт Советының комитет рәисе урынбасары:
– Алар бездән яхшырак эшли дип әйтмәс идем. Үзебездә дә тырыш егетләр җитәрлек. Әмма чит илләрдән килүче кунаклар нәрсә әйтсәң шуны башкарулары белән аерылып тора. Безнекеләр каршы әйтергә, сүгенергә, махмырдан эшкә чыкмаска мөмкин. Ә чит ил кунаклары арасында андый кимчелекләр очрамый диярлек. Бәлки, әнә шуның өчен алар кайбер кешеләргә туры киләдер дә инде. Аннары шунысы да бар: мигрантлар күбесенчә безнекеләр эшләргә теләми торган урыннарда хезмәт куя. Араларында бездә булмаган белгечләр дә очрарга мөмкин. Әлбәттә, беренче чиратта җирле халыкны эш белән тәэмин итәргә кирәк. Әмма, миңа калса, чит илдән эшкә килүчеләр кимемәячәк. Чөнки бездә эшче һөнәренә ия кешеләр азая, халык саны кими, ә эш арта. Мәскәү кебек эре калаларда яшәүчеләр исә ялкаулана бара. Шуңа күрә авыр эшләргә барыбер читтән мигрантлар җәлеп итәргә туры киләчәк.
Рамил Галиуллин, төзүче:
– Минемчә, монда эш ялкаулыкта түгел. Мин үзем дә узган ел Универсиада төзелешендә эшләдем. Татарстанның икенче шәһәреннән килеп, Казанда яхшы акча эшләрмен, дип өметләнгән идем. Тик хыялларыма чынга ашырга язмаган икән. Башкалада безнең өчен эш шартлары да, түләү хакы да начар иде. Көненә 10-12 сәгать эшләп айга башта 12 мең, соңрак бөтенләй 8 мең акча алдык. Моңа өстәп, эштән кайткач, тулай торакта да ял итеп булмый. Күп эшчеләр эштән соң эчеп, кәеф-сафа корып йөрделәр. Боларның барысына да түзә алмыйча эштән китәргә мәҗбүр булдым. Ә чит илләрдән эшчеләрне чакырырга җыенуларына гаҗәпләнмим. Алар бит кая яшәрмен дип борчылмый, акчаны да бераз түләп торсалар, шул җитә.
Җәүдәт Идрисов, пенсионер:
– Икесе дә бардыр инде. Күпме генә зарлансак та, соңгы елларда тормыш дәрәҗәсе бермә-бер күтәрелде бездә. Урамдагы машина һәм йортларга гына карагыз сез. Шуңа күрә безнең кешеләрне, бигрәк тә шәһәрләрдә вак-төяк эшкә чыгара алмыйсың. Урта Азия илләрендә исә, киресенчә, тормыш шартлары, хезмәт хакының бик үк яхшы түгеллеге билгеле. Шуңа күрә аларның ни өчен һәр тиен өчен тырышуын аңлавы кыен түгел. Без яхшырак яшәү, алар исә исән калу өчен тир түгә. Әлбәттә, аларга акча эшләү хирыслыгы нәселдән үк бирелүен дә онытырга ярамый. Сәүдә эшендә мигрантларны берничек тә уздыру мөмкин түгел.
Илназ Минвәлиев, җырчы:
– Аларны чакырып китереп безнең халыкны нишләтергә җыеналар икән? Үзебезнең дә илдә халык эшсез ята. Миңа калса, бездә 80 мең дә кеше җыеп була. Аннары ул килгән кешеләргә яшәргә урын кайдан табачаклар?.. Мин моңа каршы, үзебезнекеләр эшләсә, әйбәтрәк булачак.
|
Иң күп укылган
|