|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2020 Фаҗига
3 яшьлек бала янып үлгәнБу коточкыч хәл Башкортстанның Мәчетле районында булган. Мәчетле районының Олы Устьикин авылында вакытлыча яшәү өчен төзелгән корылмада янгын чыккан. Урынга коткару хезмәтләре оператив рәвештә килеп җитә. Янгын турында хәбәр диспетчер пультына 11:48 сәгатьтә килә. 11:56 сәгатьтә бирегә янгын сүндерүчеләр килә, ә 12:12 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелә.
Фаҗига урынын караганнан соң, биредә кечкенә баланың гәүдәсе табыла. Өч яшьлек сабыйны коткарып калу мөмкинлеге булмаган. Куркыныч фаҗиганең сәбәпләре билгеле түгел. Бу хәлнең сәбәпләрен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесенә ачыкларга кирәк булачак. Фото: "Башинформ" агентлыгы.
--- |
Иң күп укылган
|