поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
19.07.2010 Җәмгыять

ЧҮП – ЧҮП МӘСЬӘЛӘ ТҮГЕЛ

Казанның Социалистик шәһәрчеге, башкала үзәгеннән кайтып төшсәң, ямьле дә, тыныч та өйне хәтерләтә иде. Йортлар ике-өч катлы, куак-агачларсыз урыннар юк диярлек, зур булмаган бакча-парклар, ял итәрдәй урыннар да күп. Авиатөзелеш район хакимияте шул бакчаларны әледән-әле төзекләндереп, ял итәргә уңай булсын дип, матур-матур кәнәфиләр урнаштыра, карт агачларны яшьләре белән алыштыра, фонтаннар аттыра, чәчәк түтәлләрен арттыра.

Кыскасы, гел тиргәлеп торган ЖКХ да, юлчылар да шушы районда яшәүчеләрнең яшәеш шартларын күпмедер яхшыртмакчылар инде. Өстәвенә, өстән килгән фәрман да үз эшен эшлидер. Ни дисәң дә, олы бәйрәмгә әзерләнәбез бит. Шулаен шулай да... Социалистик шәһәр исемен йөрткән тукталышны ай ярым вакыт дәвамында күзәтеп торганнан соң, күңелгә әллә күпме шикләр кереп урнашты бит әле.

 

Беренчедән, бу тукталыш ай дәвамында бер генә тапкыр да җыештырылмады. Бары: «Метшин килә икән», – дип, сөйләнә-сөйләнә, ниндидер студентлар сигарет төпчекләрен куллары белән берәмләп җыеп киттеләр. Шуннан соң бер ай вакыт узды. Тукталыш тәмәке төпчекләре белән чын мәгънәсендә түшәлде, чөнки тәмәкечеләр, автобус килгәнче тартып торалар да автобус килеп җиткәч, тартмаучылар кергән арада теге «кадерле агу»ны тагы бер-ике генә булса да суырып өлгерәләр дә шунда ук аяк астына ташлап кереп тә китәләр. Көненә йөзләгән, меңләгән пассажир-тартучылар үтә моннан. Шулай булгач, күз алдына китерегез инде тукталышның нинди хәлдә икәнен.

 

Шул тукталышта бер укытучы танышым вакытлыча туңдырма сатып акча эшләмәкче булган иде. Тәмам исе киткән моның: «Бәй, шулай да буламы икәнни? Ай буе бер килеш... Әле бу тукталышларны дезинфекцияләргә дә тиешләрдер, ә монда ялгыш кына да себереп караганнары юк», – ди. Бу кадәресен уйлаганым юк иде. Танышымның медицина дипломы да бар шул, мөгаен, белә инде ул халык күп булган урыннарны әледән-әле чистартып торырга кирәклеген.

 

Беркөнне эксперимент үткәреп карарга булдык. Тукталышта кеше бик күп чакта теге төпчекләрне кечкенә себеркеләр белән себереп өйдек. Җиде-сигез тартма төпчек кенә җыелды. (Шуларны чүплеккә ташырга да кирәк бит инде. Туңдырма сатучы табибәм мине үз урынына бастырып куеп, киемнәрен алыштырып чыкты. Азык-төлек сатучы санитар нормаларга туры килгән киемнәрдән булырга тиеш бит инде). Тик ике-өч көннән бу хезмәтебезнең юкка гына икәнлегенә төшендем. Өстәвенә, автобус кондукторлары да үзләренең чүпләрен, буш су шешәләрен тукталышларда гына ташлап китәләр икән. Димәк, бу оятсыз кондукторлар һәм оятсыз тартучылар артыннан махсус җыештыручы эшләп торырга тиешмени? Күз алдыма  йортым алдындагы бакча килеп басты. Бәй, анда да бит шул ук бомжлар, эчкече, тартучылар һәм этләргә хезмәт итә җыештыручылар. Нинди матур кәнәфиләр тезеп куйганнар иде. Теге эчкечеләр, сыра шешәләрен тотып, аларның сыртларына менеп утыралар да  әй эчәләр, әй сүгенәләр таңгача. Иртә белән  йөзләгән шешә, каплар. Шунда ук бәдрәфе дә...

 

Җыештыручылар җыештырып зур-зур капларга тутыралар, машиналарга төяп алып китәләр. Бу көн саен диярлек. Шулай булмаса, бер атнадан ул бакчага эт тә керә алмаслык була. Алай да, хуҗалары этләрен кертеп җибәреп , читтән генә карап торалар. Шулай бу парк эт бәдрәфе ролен дә үти. Нәниләрне арбага утыртып яки җитәкләп, яшь әниләр дә килә бирегә, әмма чын ана булган хатыннар бирегә керергә ярамавын бик тиз аңлап алалар. Ялгыш атласаң да эт тизәгенә батасың, пычрак кәнәфиләргә утыру исә балалар гына түгел, өлкәннәр өчен дә куркыныч.

 

Җәе дә бигрәк эссе килде. Белинский урамы буйлап кайтып барам. Буш су савытын ташламакчы булып, чүп савытына үрелгән идем, чүп савыты каплап куелган булып чыкты. Бастырып куймакчы булсам, парикмахерская дип язылган ишектән бер байбәтчә килеп чыкты да миңа ябырылды.  Ник безнең урнага тибәсез! Мин сезне милициягә алып барып штраф түләттерәм... Үзе мине телефон фотоаппараты белән төшерә, үзе кычкыра: «Сезнең безнең урнада ни эшегез бар?! Сез безнең парикмахерскаяга йөрисезме? Әнә, безнең эчтә  үз хезмәткәрләребез өчен чиләк куелган.

 

Аның белән милициягә барырга исәбем юк инде минем. Беренчедән, гаебем юк. Икенчедән, хәзерге милициянең ни кыласын белгән юк. Бу бәндә меңлек очын күрсәтсә, хулиганлык дип беркетмә язарга да күп сорамаслар. Тик ник болай кыланды соң әле бу бәндә? Чүп савытлары гомер-гомергә чүп салыр өчен бит инде. Җыештыручылар бушатып тора иде моңарчы. Димәк, нидер үзгәргән. Җыештыручылар даими түгеп торсалар, чәчтараш хуҗаларының чүп савытында кайгысы булмас та иде.

 

Милиция димәктән, экология милициясе булдырылган иде түгелме соң? Бер генә дә тәэсире сизелми шул. Милиция һәм суд хезмәткәрләре утырган кайбер биналарның тирә-яклары үзләре ташландык хәлдә. Минем өйнең иң беренче катында «Мировые судьи» дигән язу эленгән. Әнә шул ишегалды да «Социиалистик шәһәрчек» тукталышыннан бер генә нәрсәсе белән аерылып тора: монда нечкә генә сигара төпчекләре белән түшәлгән ишегалды һәм аны да бер дә җыештырганнары юк. Юкса бит инде, монда тәртип вә хокук саклаучылар эшли... Менә шундый каралмаган ишегаллары,  тулган-түгелгән чүп савытлары күбәйде безнең «Социалистик шәһәрчеге»бездә һәм анда гына да түгел. Казанның бик күп урыннары чүплекне хәтерләтә бит, җәмәгать. Чүп мәсьәләсендә чишелмәгән төеннәр инде күптән үзләрен сиздерә. Тиешле хуҗалыклар килешеп эшләгәндә чүп мәсьәләсе башкачарак хәл ителер иде. Көнбатышның күп кенә чирләре безнең җәмгыятьне чирләтте инде, чүп чире дә йокмас дигән гарантия дә юк. Чүпчеләрнең баш күтәрүләрен әлегәчә телевизор аша гына күрә килдек, татар мәркәзенә кагылмасын иде ул. Чүп, чынлап та, чүп мәсьәлә генә түгел бит, бигрәк тә чүпкә батсаң һәм шул чүп мәсьәлә читкә дә чыкса. Чүп мәсьәләсе әхлакый, рухи, матди вә хокукый мәсьәлә ул. Самосыр вә башка тау вә таучыклар әллә кайчаннардан бирле үзенең комплекслы чишелешен көтеп, мәркәзебезне ямьсезләп вә сасытып ята бирә...

Нәҗибә САФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы