поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.04.2020 Шоу-бизнес

Рифат Зарипов: «Көндәшләрем бар дип уйламыйм»

Күпләр үзизоляцияне авыл һавасын сулап уздырырга карар кылды. Авылда тәгәрәшеп үсеп, таш шәһәрләргә күчеп китүче­ләрнең бу кадәр озакка кайтып торганнары күптәннән булма­ган­дыр. Җырчы һәм юмор остасы Рифат Зарипов та шулай ди.

:: Ни дисәләр дә, инде күп сөйләнелсә дә, актуаль темадан башламый булмас. Үзизоляцияне кайда, ничек уздырасыз?
 
– 16 көнен авылда, Оренбург якларында уздырдык. Әти-әни янына инде ун еллап болай озакка кайтканым юк иде. Гадәттә, кайта идек тә, ашыга-ашыга китеп тә бара идек. Бу юлы, Аллага шөкер, вакытыбызны әти-әни белән бергә уздырдык, дуслар белән күрештек, әллә ни еракка китмәсәк тә, урамга да чыккалап тордык.
 
:: Иҗат хәлләре ничек соң?
 
– 19 марттан бирле инде концерт куйганыбыз юк. Бик зурлап Себергә чыгып киткән идек. Сургутка барып җитеп, бер-ике концерт бирдек тә, гастрольне туктатып торырга туры килде. Бүген исә авторлар белән аралашабыз, җырлар сайлыйбыз.
 
:: Тамашачыгызны сагындыгызмы инде?
 
– Әлбәттә, сагындым! Үзләре дә безне сагынганнар инде. Онлайн концерт куюны сорап язучылар бик күп булды. Онлайн концертлар телефон аркылы башка кешенең чәй эчкәненә карап, тәмен сорап утыру кебек кенә инде ул, минемчә. Тамашачы – безнең, без тамашачының энергиясен тоеп эшләү – бөтенләй башка әйбер.
 
:: Тамашачы дигәннән, чит төбәкләрдә концертлар белән күп йөрисез. Андагы тамашачы татарстанлылардан аерыламы?
 
– Төрлесе була. Башкортстан аеруча җылы кабул итә, мәсәлән. Татарстан тамашачысының да үзенә генә хас җылылыгы бар. Тик бездә бит артистлар бихисап, концерт куярга буш көннәр дә юк хәтта. Авылларда да куеп булмый торган чаклар бар иде. Шуңа күрә тамашачы сайланып йөри. Бер килеп, ошатмыйча кайтып китсә, гомумән, борылып та карамый. Сайлау мөмкинлеге күп бит. Шулай да, әлегә кадәр, кая гына барсак та, тамашачыбыз зал тутырып көтеп тора, Аллага шөкер. Моның өчен мин аларга бик рәхмәтле.

:: Гастрольләрдә күп йөргән кеше буларак, өй режимына ияләшү кыен булмадымы?
 
– Аллага шөкер, гел гаилә белән хәзер. Бик рәхәт! Улым «әти» дип эндәшә башлады, бергәләп уйнарга да өйрәндек. Гастрольләрдә йөргәндә, көн дә бер әйбер кабатлана иде: иртән торып, машинага утыр да чап, кичен концерт куй, аннан кайтып йокла. Ул чакта, киресенчә, гаилә онлайнда гына иде. Бу хәлләр туганлык җепләрен ныгытырга, эшнең, ирекнең тәмен белә башларга адәм балаларына җибәрелгән бер сынау гына булса иде инде. Иң мөһиме – ахыры хәерле булсын.

:: Социаль челтәрләрегездән чыгып фикер йөртсәк, сез бер дә ял итмисез, ахры. Гел эшләгәнегезне күрәбез…
 
– Авылда булгач, вак-төяк эшләр эшләнә, урманнардан да әйләнеп кайтыла инде. Балачактан ук, гомумән, өйдә утырырга яратмыйм мин. Гастрольләрдән туктап торган арада да бер көннән артык өйдә тора алмыйм, булмый ул миннән. Буш вакытым булганда, өйдә тотып булмый мине, кыскасы.
 
:: Бүген җырчы да, юмор остасы да булу авыр түгелме? Көндәшлек дигәне дә юк түгел бит…
 
– Һәр эшнең дә үз авырлыгы, үз җиңеллеге бар. Һәркемнең – үз эше, үзе сайлаган һөнәре. Шуннан тәм табып, ләззәтләнеп, күңел биреп эшлисең икән, бернинди авырлык та, көндәшлек тә күренми. Минем исә – үз ризыгым, үз сукмагым, үз максатым. Көндәшләрем бар дип уйламыйм, булсалар да, аларны күрмим мин. Иҗатымны яраткан тамашачым барында бернәрсә дә куркытмый.
 
Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.04.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»