|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2020 Бәйге
"ШАЯН ТВ" каналы "Апрель ае - Тукай ае" дигән рәсем бәйгесе игълан итәАпрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган ай. Шул уңайдан, "Шаян ТВ" балалар каналы "Апрель ае - Тукай ае" дигән рәсем бәйгесе игълан итә. Аның шәхесенә, иҗатына, туган ягына, Казандагы Тукай исемен йөрткән истәлекле урыннарга, әдәби музеена багышлап ясалган рәсемнәрегезне 20 апрельгә кадәр konkurs@shayantv.ru почтасына җибәрегез. 21 апрельдән https://shayantv.ru сайтында рәсемнәр өчен тавыш бирү булачак. 30 апрель көнне җиңүчеләрне билгеләячәкбез. Җиңүчеләр Г.Тукай әдәби музеена экскурсия, Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева һәм "ШАЯН ТВ" каналыннан истәлекле бүләкләргә ия булачак.
--- |
Иң күп укылган
|