|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2010 Мәдәният
КАДЕРЛЕ КАДР (ФОТО)Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова. Беренче тапкыр телевизордан күрдем мин аны. Без мәктәптә укып йөргән елларда телевизордан атна саен спектакльләр күрсәтәләр һәм аларны гаилә белән җыелып карау үзенә күрә бер традиция иде. «Туйлар узгач» (Р.Батулла) спектакленең эчтәлеге бигрәк тә үсмер кызлар күңеленә хуш килерлек инде – мәхәббәт, туй, матур, ләкин көйсез килен. Көйсез, эш рәтен белми торган кәләшне Луара апа уйнады. Аның чибәрлеге! Аның сылулыгы! Казанга килеп студент булгач, и, эзләдем дә соң шул матур артистканы театрлардан. Тик тапмадым... Ул инде Камал театрында музей белән җитәкчелек итә икән. 100 яшьлек татар театрының тарихын саклауны ышанып тапшырганнар аңа.
Луара апа белән якыннан аралашып яшибез хәзер. «Сәхнә» өчен мәкаләләр яза, тарихи материаллар табарга да ярдәм итә ул. Бүген аның гаилә тарихы пәрдәсен бераз ачарбыз, фотоларда «яшәүче» балачагына барып кайтырбыз.
«Туктагыз, уенчыгым төште!.. Миңа 1 яшь»
«Иң беренче тапкыр Сабан туена чыгып барганда урамыбыз кызлары белән төшкән фото бу. Лена апа белән мин – иң кечкенәләр. Миңа биредә 3 кенә яшь әле. Без үскән ул урамда хәзер бары бер өй калды... »
«Мин әтинең төпчек, иркә кызы. Эскәмиягә баскач әти белән бер буйда үзем».
«Ниһаять, укучы булдым».
«Иртән мәктәпкә китешебезне әти тарихка калдыра».
«10 нчы сыйныфка күчкән җәйдә әти, әни, апа, абыйларым белән. Арткы рәттә уртада кардәш апабыз. Җәй көне нишләрмен дип борчылам ахры...Кәефсезрәк күренәм».
«Мәктәбебез сәхнәсендә «Школьные годы чудесные» дип җырлап торган чак бу».
«Казан театр училищесындагы сабакташларым Айдар Хафиз, Илдар Хәйруллин белән төштек бу рәсемгә. Яшьлегебезне сагынып карар өчен булган икән...»
«Без Питерда укыдык... 10 елдан соң бәйрәм итүебез».
«Батулланың «Туйлар узгач» комедиясен халык бик яраткан иде».
«Туфан ага Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә»сендәге Тәнзиләне һаман уйнар идем».
«Казан, Финляндия, Америка татарлары Нью-Йоркта Азатлык һәйкәле янында».
«Стамбулдагы Сабантуйда Америка, Финляндия, Алманиядә яшәүче таныш татарларымны очраттым бит!»
«Театр Сабантуе яшьлеккә алып кайта!»
Соңгы елларда бик күп иҗат кичәләренә сценарийлар яза һәм ул кичәләрне зәвык белән алып та бара Луара апа. Матбугатта еш кына күләмле мәкаләләре белән күренә, радиотапшыруларда катнашып, татар артистлары турында тарихлар сөйли. Күптән түгел генә үзенең дә иҗат кичәсе булып узды, шул кичәдә Луара апага «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелү хакында игълан иттеләр. Без аны чын күңелдән тәбриклибез. Уңышлар, сәламәтлек телибез. Гел-гел иҗат итеп яшә, Луара апа!
Сәхифәне Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА алып бара |
Иң күп укылган
|