|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2020 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев: "Башта эшне бетерәм, аннан - онлайн-концерт" (ВИДЕО)Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев карантин дип, бер дә тик ятмый. Бу көннәрдә Фирдүснең эшләре бик кызу: үз куллары белән верандасын яңарта. Бу турыда ул инстаграм аккаунтында видео уранштырган. "Мине югалтмагыз, башта эшне бетерәм, аннан онлайн-концерт", - ди җырчы үзен сагынырга өлегергән тамашачыларына. Җырчының иҗатына, тормышына битараф булмаган тамашачылардан: "Фирдүс, шабашкага кеше кирәк, әйдә безнең белән", "Микрофон гына тотып йөрмисең, тормышны да алып бара беләсең", "Сиңа Фирдүс исеме түгел, Тиктормас исеме кушасы булган", дип бик кызыклы комментарийлар килгән.
Ә онлайн-коцертларны тамашачылар әлегә Фирдүс өчен үзләре күрсәтәләр. Аның җырларын башкарган тамашачыларның видеоларын ул үзенең инстаграм битенә куеп бара.
Менә шулай, җырчының үзизоляциясе эш һәм җыр белән бергә үрелеп бара.
--- |
Иң күп укылган
|