поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.06.2008 Җәмгыять

КАЗЛЫ КОМАНДИРОВКА

Егет чак, шәп чак. Мәктәпне тәмамлауга ук эшли башлаган редакциямә армиядән соң яңадан кайтып, командировкаларга да кыю чыга башлаган еллар. Өс-баш та фырт кына. Дулкынланып торган мул чәчләр, сызылып киткән кара мыек. Казан Дәүләт университетының журналистика факультетында читтән торып укуымны да исәпкә алсак, Минзәлә өчен менә дигән журналист!

 

Менә шундый килеш-килбәтем, “дәрәҗәләрем” белән чираттагы командировкага киттем. Клубтан чыкканда персидәтел бик шәп җырлаган галәмәт матур кызны чакырып китерде.

 

– Менә бу абыең сездә куначак, сеңлем. Әниеңә бәлеш пешерергә кушып үткән идем бая. Өлгерткәндер инде... Бу караңгыда кунак ләпеккә батмасын яме, корырак сукмаклардан алып кайтырга тырыш. Култыклап дип әйтүем...

 

Өйләре бәләкәй булса да, пөхтәлеге, җылылыгы белән нурлы иде. Бәлеш янына ярты да чыгып кунаклады. Шуның пары әтисе белән күңелле генә сөйләштерде. Мине караватка яткырдылар, кызга урынны идәнгә җәйгәч, әти-әнисе, утны сүндереп, эчке якка кереп тынды.

 

Урын йомшак, рәхәт... Ләкин йокы алмый. Каян килгән бу кызыйга шушы кадәр гүзәллек? Әнә, әтисе, дистә еллар буе җир сөреп, ватык тракторын бер сүтеп, бер җыеп изалана торгач, ком гарәбе кебек каралып беткән, дегет сеңгән куллары рашпиль сыман кытыршыланып, бирчәеп калган. Салкын, дымлы абзарда сыерлар савып, социалистик ярыш вымпеллары өчен “көрәшеп” яши торгач, иллесенә дә җитмәгән тешсез һәм җыерчык йөзле әнисе дә бөрешкән карчыкка охшап калган. Матурлыкның әсәре дә сизелмәгән ике җан иясеннән шушы хан кызы туган! Их, булмады шунда шаяргандай итеп кенә биленә кул салып алу һәм: “Кочакларлык, үбәрлек булгансың инде, балдыз, әйдә, Минзәләне күрергә кил әле шушы арада”, – дип әйтеп кую! Әнә, миннән бер адымда гына ята ул хәзер ятуын. Ләкин аңа әлеге сүзләрне пышылдап та әйтә алмыйсың...

 

Шулчак одеалым кыз ягына талгын гына тартылып куйгандай булды. Сак кына, сизелер-сизелмәс кенә... Үз янына чакыруы түгелме бу алай-болай?! Юктыр, тоелган гынадыр... Торып, янына килеп кара син аның! Шундый чыр-чу, гауга кубачак өйдә, атасы, газ ачкычыдай каткан куллары белән элеп алып, шәрә килеш ишек алдына чыгарып атачак. “Ни-ишләп ятасың инде, җебегән сарык, тө-өш инде монда-а!” – дия-дия тарткан кебек, одеалым бер-бер артлы ике мәртәбә шуышты өстемнән. Аптырагач, шыпырт кына торып, аякларымны шым гына карават читеннән асылындырдым. Нишләргә? Әмма бу соравыма шул ук мизгелдә җавап табылды: балтырымны кемдер келәшчә белән эләктереп умыргандай булды. Барысы да аңлашылды: караватым астында каз утыра икән. Одеалны да шул тарткалаган, утта көйдергәндәй тешләүче дә шул икән!

 

...Бу вакыйганың күңелсез һәм йөрәкне сыкраткан дәвамы да булды... Ниндидер китап эзләп, район китапханәсенә киттем. Капкасына җиткәндә якындагы телефон баганасына маңгаен тери-тери елап торучы яшь кенә хатынны күреп алдым. Үксепме үкси... Кулындагы биләвендә кечкенә бала... Кызыксынып, якынрак килсәм: ни күрим: өченче ел мине караңгы урамнан култыклап кайткан Мәсрүрә бит бу!

 

– Нинди кайгы килде, сеңлем? – дип соравым булды, илереп үк елый башлады:

 

– Ирем китеп барды, абый! Вербовкага язылып, Камчаткага китте!.. Өч елга...

 

Ул кабат үксергә тотынды.

 

– Кайтса да минем белән тормас инде ул. Әнисе дә котырткалады бугай миңа каршы... Үз авылыма, әткәй-әнкәй янына китүдән башка чарам калмады бугай...

 

Бераздан ул ныклап тынычланды. Аларда кунган төн бүгенгедәй күз алдымнан үтте. Үзалдыма елмаеп та куйдым кебек.

 

– Мин йоклаган карават астындагы казыгыз исәнме әле? – дип соравымны үзем дә сизми калдым.

 

– Сине тешләгән казмы?

 

– Каян белдең?

 

– Бәбкәләре дә әз чыккач, әткәй шул ук көздә суйды аны... Мин дә йокламаган идем бит әле син торып утырганда. Казның тешләвен дә сиздем. Тышка чыкмакчы идең бугай...

 

– Юк! – дидем тәвәккәлләп. – Синең янга ятып, сөйләшеп алмакчы идем. Бик ошаган идең син миңа. Ләкин каз айнытты. Синең әле бик яшь икәнеңне уйларга мәҗбүр итте.

 

Ул миңа тутырып карады. Бу карашта гаҗәпләнү дә, кызгану да бар иде сыман.

 

– И, абый, гәҗитләргә кулың белән акыллы гына әйберләр язсаң да, башыңда акылың юк икән синең. Дүрт яшь аерма нәрсә ул?! – Аннары сагышлы итеп өстәде. – Минем дә серләшәсе килгән иде ул төнне, дөресен генә әйткәндә...

 

...Менә хәзер җилдертеп җитмешкә таба барган хутта тукталып-тукталып уйга калам: бер-берсенә өзелеп гашыйк булган күпме җаннар нинди генә сәбәпләр аркасында кавыша алмый гомер итеп, нинди генә язмышларга дучар булмадылар икән бу дөньяда?! Теге каз арага кермәсә, бәлки мин хәзер Мәсрүрә исемле карчык белән яшәп яткан булыр идем, ходавәндә!..

 

Әлеге каз турында язгач, казлар белән бәйле тагын бер командировкам искә төшеп елмайтты.

 

Үткән гасырның сиксәненче еллар уртасында, урак өстендә, Татарстан радиосыннан Алексеевск районына бардым. Авылдан авылга, колхоздан колхозга күп йөрелде. Хәлләр монда совет киножурналындагы кебек: һәр басуда комбайннар кәрваны, аларның бункерларына тоташып баручы ашлык ташучы машиналарга алтын бөртекләр ташкыны агыла. Микрофоныма персидәтелләр дә, сулыш алырга төшкән комбайнчылар да сөйли, шоферлар һәм аш пешерүчеләр дә... Кассеталар гына җитсен!

 

Төн кунгач, иртәнге сәгать белән тагын бер хуҗалыкка киттек. Аның да иген басуларын күзәтә-күзәтә шактый юл үттек. Үзәк авылга барып кердек һәм персидәтелен дә таптык. Микрофонны чыгарып, каршына басуга, хуҗа, чебен-черкидән котылырга теләгән мал койрык уйнаткан кебек, артка чигенә-чигенә, кулларын җилпендерә башлады:

 

– Ничего не буду говорить! Не буду и все!

 

Авылдан чыгып, басу юлыннан җилдерткәндә җор телле шоферым дустанә төрттереп куйды:

 

– Татар колхозларында күпләрне сайраткан идең дә... монда ике җөмлә генә алдың...

 

– Ни-чау-уа! Мин әле монда йөзләп сөйләүчене күрәм, – дидем. – Әнә теге борылышта машинаңны туктатырга онытма!

 

Ә инде күреп өлгергәнем – бодай басуына тулган бихисап казлар иде. Килеп туктауга ук казлар иң күп җыелган урынга кердем дә, магнитофонымны шунда калдырып, кабат чыктым...

 

Казанга кайткач, тапшыруны әзерләп чыгаргач, аның бер өлеше, (минем тавыш белән) болайрак яңгырады:

 

– Ә инде бу колхозда хәлләр бөтенләй башкача. Аның председателе урып-җыюны исеннән чыгарган кебек, чөнки басуларда тынлык. Шуңа күрәдер, безне күргәч, каушап калды һәм нибары ике-өч сүз генә әйтте. (Шушы урында аның әлеге ике җөмләсе яңгырап алды). Аннары качты. Игеннәрнең тәмам өлгерүен бер генә коллектив аңлаган әле бу колхозда. Шул коллективның ничек эшләвен күз алдыгызга китерәсегез килсә, алдагы бер минут дәвамында безне игътибар беләнрәк тыңлагыз, хөрмәтле радиотыңлаучылар! (Шуннан соң эфирда казларның микрофонга керердәй булып каңгылдашуы, тыгыла-тыгыла башаклардан бөртек аерулары, бер-берсенә ысылдаулары, салам кыштырдатулары яңгырап торды. Бер казның, хәтта, коңгыл-коңгыл килеп торган җиреннән микрофонны чукып алуы да яхшы ишетелде). Аннары сүзне болай түгәрәкләдем:

 

– Иртәдән кичкә кадәр армый-талмый тырышучы бу казлар алдагы көннәрдә дә шундый активлык белән хәрәкәт итсәләр, колхоз кырларына комбайннар кертүнең дә кирәге калмастыр, мөгаен.

 

Бу тапшыруны әлеге без йөргән районда да яратып тыңлаганнар, рәхәтләнеп көлгәннәр. Сөйләшүдән баш тарткан персидәтел генә көлмәгән. Аны шул ук көнне эшеннән алганнар.


Фәнзаман БАТТАЛ
Татарстан яшьләре
№ 68 | 03.06.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»